поиск новостей
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 13.04 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11:00,14:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
  • 15.04 Нәзер. Тинчурин театры, 18:30
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 13 Апрель
  • Ренат Әгъзамов - кулинар-кондитер
  • Рамил Шарапов - шоумен
  • Абруй Сәйфи (1889-1960) - язучы
  • Айдар Әгъләмов - җырчы
  • Алмаз Гафиятов - журналист
  • Нәзифә Кадыйрова - җырчы
  • Альфред Вәлиев - сәясәтче
  • Илһам Кашапов - дәүләт эшлеклесе
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.01.2010 Мәдәният

БӨРКЕТ БУЛЫП КАЛУ

Мәдәният тормышындагы мөһим вакыйгаларда, ул берәр күргәзмә, яисә берәр кичә булсынмы, бөркетнекедәй үтәли карашы белән халыкны күзәтә, берәгәйле сүзе белән сискәндерә, кирәк булганда оялта Әзһәр Шакиров. Тикмәгә генә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров аның хакында: "Җәмгыятьтә барган һәрбер вакыйгага үз карашы булган, гаделсезлеккә каршы чәчрәп чыга, туры әйтә торган объектив кеше. Ул хискә бай, саф күңелле..." – димәгәндер. Щепкинчылар аны үзара яратып, безнең иң кечкенәбез, дип дәшәләр. Менә шул төпчек щепкинчы да озакламый җиденче дистәне тутыра икән инде.

Сәнгатьтә яшь мөһим түгел, дигән бер акыл иясе. Бу чыннан да шулай, чөнки Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакиров бүген туарга талпынган татар киносында да, Камал сәхнәсендә барган премьераларда да төп рольләрне башкара. Бу җәһәттән аның тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынучылар да шактый. Менә шуңа күрә бүгенге әңгәмәбез газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Алдан ук әйтеп куйыйк: ул һәрвакыттагыча, үтә туры сүзле булуы белән үз кыйбласына тугры калды.

 

– Щепкинчылар – татар театрын иң югары ноктасына җиткерүчеләр, дигән фикер яши, сез шуның белән килешәсезме? Хәзер исә щепкинчылар туарга талпынган татар киносына да ярдәм итәргә омтылалар. "Күктау", "Бөркетләр" фильмнарында да катнашкан кеше буларак, кино сәнгатенең халәтенә бәя бирсәгез иде.

 

– Мин татар театрын бары тик рус театры белән генә чагыштыра алам. Әмма безгә һәрвакыт, сез руслар белән тиңләшә алмыйсыз, чөнки алар бөек милләт, шуңа күрә аларның театрлары да бөек, дип өйрәттеләр. Ләкин әдәбиятта, сәнгатьтә халыкның сан ягыннан күп булуы һәрвакыт та да хәлиткеч роль уйнамый. Менә Рәсүл Гамзатовны гына алыйк. Ул бит нибары йөз мең булган халыкның улы. Әмма аңа егерменче гасырның уртасында тиңнәр бик сирәк булды. Әйтик, Чыңгыз Айтматов – өч миллионнан аз гына артык булган кыргыз халкы вәкиле. Аңа тиң язучылар да бик сирәк. Дөрес, без аларны рус теле аша белдек. Әмма алар үз фикерләрен ана теле аша әйттеләр. Мин шуны әйтмәкче булам: сан ягыннан күп булмаган милләтләр дә бөекләрне тудыра ала.

 

Әгәр синең максатың халкыңның барлыгын, бөеклеген аңлату икән, ул вакытта синең киноң булырга тиеш. Бу хоккей яки футбол гына түгел инде. Дөрес, спорт белән дә милләтне күтәреп була. Әмма моның өчен командада үз милләтең балалары уйнарга тиеш. Ә болай, хоккейда ике татар, футболда, баскетболда берәү дә юк. Нәрсә соң инде бу? Әлбәттә, сатып алып бөтен әйберне эшләргә була анысы. Әмма үзеңнекен үстереп, үзеңнекен мәйданга чыгару ул – бөтенләй икенче әйбер.

 

Кино өчен акча юк, дигән сүзләр исә чеп-чи ялган. Кино үзе акча дигән сүз бит инде ул. Прокаттан миллионлаган табыш алып була. Әнә "Чыңгызхан"ны төшерделәр дә бөтен дөньяга тараттылар. Ә бит Чыңгыз хан – татар кешесе. Безнең аның турында үз сүзебезне әйткәнебез дә юк.

 

– Режиссер Рамил Төхвәтуллинның "Зөләйха" фильмы татар халкы турында фикер әйтергә омтылу түгел идемени?

 

– Омтылу иде, әмма аны фестиваль программасына кертергә дә курыктылар шул. Испанлыларның Көньяк Американы колониягә әйләндерүе хакында нинди генә кинолар төшермәделәр. Аңа карап бүгенге испанлыларга әшәке халык дип әйтмибез бит. Ә без – татарлар куркабыз. Чын дөреслекне хәтта кинода күрсәтергә дә куркабыз. Ә бит безнең кинога төшерерлек бихисап тарихи байлыгыбыз бар. Рәсәйдә төшермәсәләр, чит илдә төшерерләр иде. Һаман бер әйбер: эшләргә кешесе юк. Ә болай, безнең кино сәнгатендә беренче адымнарны мин хуплыйм. "Алтын мөнбәр" мөселман киносы фестиваленә әзерләнеп, елына кимендә 2-3 фильм төшерәләр икән инде, татар халкы өчен моннан да зур бәхет юк. "Алтын мөнбәр"дәге фильмнарны караганнан соң шундый фикер кала: дөньяда биниһая зур үзгәрешләр бара, Ислам тәгълиматы бүген иң көчлеләрдән санала. Аллаһы Тәгалә бөтен халыклар өчен бар һәм бер. Шушы бөек фикер халыкларны берләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә бу фестиваль безне халык буларак та, дәүләт буларак та бик югары күтәрә.

 

– Театр тормышына кире кайтсак, килешәсездер, режиссер театрга чор алып килә. Ә сез – төрле режиссерлар белән төрле чорда эшләгән актер.

 

– Сәнгатьтә бер генә нәрсә дә кабатланмый. Талантлы режиссерлар бигрәк тә. Марсельгә килгәндә, миңа аның бер омтылышы бигрәк тә ошый иде. Ул, татар театры бүтәннәрдән берничек тә ким булмаска тиеш, дигән уй белән яшәде. Без беренче булырга тиеш дигән фикерне каныбызга, җаныбызга сеңдерә алды. Гастрольләр белән Себергә, Омск, Новосибирск, Красноярск, хәтта Тындага кадәр барып җиттек. Спектакльләрне айлар буе уйнасак та, бөтен билетлар сатылып бетә иде. Хәтта 1957 елны Н. Хрущев Мәскәүдә татар театры ачарга тәкъдим итте. Әмма үзебезнең татарлар, обком җитәкчеләре каршы килде. Артистлар Казаннан Мәскәүгә китеп бетәчәк, дип уйладылар. Ә бу аларның иң зур хатасы иде. Бездәге талантлар Мәскәүгә дә, Казанга да җитәрлек. Аннан соң, ул бит театрда үзе генә түгел иде. Празат абый Исәнбәт, Рифкать абый Бикчәнтәев, Хөсәен абый Уразиков, Ришат Хаҗиәхмәтов, Дамир Сираҗиевлар спектакльләр куйды. Шуңа күрә артистларга да җиңелрәк булды.

 

Фәрит Бикчәнтәевне Марсельнең укучысы, диләр. Әйе, театр училищесында аның курсында укыгач, аннан соң театрда үскәч, һичшиксез, тәэсире булмый калмагандыр. Ләкин аңа Мәскәүдә укыганда күргән спектакльләр, кинолар ныграк тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Адәм баласы бал корты кебек бит ул, мәгълүматны төрле җирдән җыя. Мин Фәрит белән белән шактый рольләр эшләдем. Бик рәхмәтлемен. Ләкин ул Марсель түгел, бөтенләй икенче режиссер һәм бу шулай булырга тиеш тә. Шуның белән ул миңа кадерле дә. Фәритнең киләчәге барлыгына ышанам. Ул һаман эштә, үсештә, эзләнүдә.

 

– Сез үзегезне теләгән рольләрне генә башкарган кеше дип саный аласызмы?

 

– Артист өчен бу мөмкин түгел. Мин теләгән әсәрләрне театр куймады да. Яшь чагында мөмкинлекләремә артык ышанганмындыр, күрәсең. Ә режиссерларда миңа карата андый ышаныч булмаган. Театрда артистның язмышын режиссер хәл итә. Шулай да Дамир Сираҗиев "Ахырзаман" спектаклендә Бостон ролен биреп, миңа зур ышаныч белдерде. Иҗат кешеләре арасында бер-береңә ышану сирәк була. Моны үземә татырга туры килде. Миңа бер генә режиссер – Гали абый Хөсәенов кына ышана иде. Ә минем иптәшләремә Марсельнең ышанычын яулау бәхете күбрәк тәтеде. Алар өчен махсус куелган спектакльләр дә булды.

 

– Фәрит Бикчәнтәевнең соңгы эшләреннән "Курчак туе" спектаклен алыйк әле. Анда сез бай ролен башкардыгыз. Ул роль белән килешеп уйнадыгызмы? Бездә шундый байлар чыннан да булганмы икән?

 

– Башта ул рольдән баш тарттым. Татар байларын дөньяда иң кабахәт, иң ямьсез кеше булган дип сәхнәдә күпме күрсәтергә була! Тарихта бит бөтенләй икенче факт ярылып ята: шулар акчасына мәктәпләр, мәчетләр төзелгән, газета-журналлар чыгарылган. Өстәвенә байлар малының кырыктан бер өлешен зәкят итеп биргән. Кыскасы, әгәр без моңарчы театрда күрелмәгән татар баен күрсәтә алсак, мин канәгать булыр идем. Спектакльдә татар баеның мәхәббәт аркасында фаҗигагә килүе минем өчен иң кадерлесе булды. Мондый татар кешесен уйнауны үзем өчен яңалык дип кабул итәм. Төп рольне башкаручы Нәфисә Хәйруллина өчен бик сөенәм. Аның мөмкинлекләре зур, бу бит әле – беренче эше.

 

– Сез тудырган рольләрне күздән кичереп чыктым да тискәре образларның күплегенә хәйран калдым. Алар, телисеңме-теләмисеңме, күңелдә барыбер үз эзен калдыра. Сезнең дингә килүегез, хаҗ кылуыгыз да шуннан чистарынуга омтылыш булмадымы?

 

– Мин Хельсинкида гастрольдә идем. Шунда Равил хәзрәт Гайнетдин дә килгән. Сүз ара сүз чыгып, синең берәр теләгең юкмы, дип сорап куйды. Хаҗ кыласы иде, дидем. Хаҗ кылу ул бит сәяхәт кенә түгел. Аңа бик зур әзерлек кирәк. Минем әти-әнием дә хаҗ кылырга лаеклы кешеләр иде. Әти дүрт чакрым ераклыктагы Буралы авылына һәр җомга намазына йөрде. Әлбәттә, хаҗга бару минем өчен зур бәхет булды. Дөрес, анда бик каты авырдым, температурам 38,9 га күтәрелде, аяклар шеште. Күрәсең, климат үзгәрү нык тәэсир иткәндер. Бездә 25 градус суык иде, анда 38 градус эссе. Чирләдем, ләкин авыруны берничек тә тоймадым. Ходай Тәгалә көч биргәндер.

 

– Тискәре рольләрне уйнасагыз да, халык сезне ярата. Бу, мөгаен, сезнең иң начар кешенең дә матур ягын күрсәтергә омтылудан киләдер.

 

– Тискәре роль уйнаган артистны ничек яратырга мөмкин инде? Хатынын алдый, баласын ташлый, кешеләрне харап китә. Аннан карт кеше рольләре. 27 яшемдә Шәүкәт абый Биктимеров, Равил Шәрәфиевләрнең, Ринат Таҗетдиновларның әтиләрен, бабаларын уйнап йөрдем. Кыскасы, театрда "иң карт кеше" идем. Шуңа күрә тамашачы мине яратты дип уйламыйм. Мине бер генә нәрсә коткарды: ул да булса – телевидение. Менә анда уңай рольләрне уйнадым инде. Ул вакытта Бразилия сериаллары юк, халык ябырылып телевизион спектакльләрне карый. Ә мин фаҗигале язмышларны башкарам. Телевизион спектакльне караганнан соң урамнарда туктатып, җылы, ягымлы сүзләр әйтә башладылар. Шунда гына халыкның ничек яратуын аңладым.

 

– Нәҗибә апа Ихсанова белән артист булырга Казанга чыгып киткән малай бит сез. Артист хезмәтенең тиешенчә бәяләнмәвен дә, бигрәк тә матди яктан алганда, җилкәгездә татыган кеше. Бу һөнәрне сайлавыгызга үкенгәнегез булмадымы?

 

– Укып бетергәч, 70 сум хезмәт хакы билгеләделәр. Авылга кайткач, нүжәли җүнлерәк эш таба алмадың, бу кыяфәтең, белемең белән шуңа риза булып йөрисең, диделәр. Әмма театр училищесында укыганда шулай тәрбияләделәр ки, безнең өчен сәнгатьтән бөек әйбер юк иде. Аңа нормаль кеше түзә алмый. Филармониядә гастрольләрдә йөреп кенә өс-башны карый алдым. Ширияздан абый Сарымсаковка, җитте, филармониягә китәм дигәч, ул мине туктатып калды. Ә филармониядә эшләп йөргәнемне кешегә әйтергә дә ояла идем. Менә хәзер аптырыйм, шундый талантлы кызлар, егетләр бүген театрда биш мең тәңкәгә эшләп йөриләр. Мине хәзер бер генә нәрсә борчый: талантлы татар балалары, татар театрын ташлап, ничек кенә булса да Мәскәүгә китәргә тырышачак, чөнки алар анда акча эшләячәк. Моңа мисаллар да җитәрлек: Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров, Роза Хәйруллина (алар үзләрен татарлар дип йөртәләр бит). Бу хәлне бары тик татар театрын "Национальное достояние России" дәрәҗәсенә күтәреп кенә хәл итеп була. Мәскәүнең, Петербургның академия театрында артистлар нинди хезмәт хакы алалар, безнең артистлар да шулай алырга тиеш. Шунсыз татар театрының киләчәген күз алдына китерүе бик авыр. Ә бит Россиядә татар театры – иң көчлеләрдән берсе.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 1-2 | 01.01.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»