|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2017 Фаҗига
Татарстанда фаҗигале рәвештә 7 яшьлек бала үлгәнТүбән Камада Химиклар урамындагы сауна бессейнында 7 яшьлек малай батып үлгән, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Башлангыч версия буенча, 18 август көнне малай 31 яшьлек әнисе белән сәүдә үзәгенә портфель алырга китә, дип яза Татар-информ. Анда хатын-кыз ир-ат танышын очрата, шуннан соң алар өчәүләп саунага юнәләләр. Алар бина администрациясенең саунадагы бассейнның - тирән, ә суының бик салкын булуы турындагы кисәтүенә колак салмый. Берникадәр вакыттан соң әнисе бассейн төбендә яткан улын табып ала. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, малай су астында 10 минуттан алып ярты сәгатькә кадәр булган.
--- |
Иң күп укылган
|