поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ире төнлә өйгә кайтып керә. Аны кулына тукмак тоткан хатыны каршы ала.
    Ире:
    – Матурым, ят син, йокла, минем тамагым тук.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Июнь
  • Наилә Ахунова - язучы
  • Энгель Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • Нур Гыйззәтуллин (1928-2004) - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Ләбиб Гыйльми (1906-1938) - язучы
  • Альберт Разин (1940-2019) - фән эшлеклесе
  • Илдус Нәфыйков - прокурор
  • Энҗе Шәйхетдинова - журналист
  • Динар Шәймәрданов - җырчы
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
21.08.2017 Авыл

“Бәрәңге уры­нына җиләк утыртабыз. Никадәр тырышсак та, бәрәңге үсмәде, ә җир җиләкне яратты”

Һәр авыл үзенчә тырышып көн күрә. Күпләп мал асрый, кече эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә, һич югы, бакчасында үскән помидор-кыярын сатып, өстәмә табыш кертергә тырыша. Авылда кешечә яшәргә тырышуның бер генә фәлсәфәсе бар: йок­лап ятмаска кирәк. Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында яшәүче Гыйльметдиновлар да шулай.

Авыл җирлеге башлыгы Фәрит абый Садриев аларны авылда иң үрнәк гаилә дип атый. “Сер булмаса, күпме табыш алганнарын да белерсез. Бер дә тик тормыйлар. Бакчаларында бәрәңге түгел, җиләк үстерә алар”, – диде ул. Хәер, авыл җирлеге башлыгы гына түгел, Гыйль­мет­диновлар­ның эшсез торырга яратмаганын һәммә­се белә булып чыкты. Җиләк сезонында бигрәк тә вакытны җиткерә алмыйлар. Әүвәл­геләр әйт­кән­чә, кылны кырыкка ярыр­дай чак бит. Бер бакча җиләкне җыярга да, эш­кәртергә дә, урнаштырырга да кирәк. Иртәнге өчтә торып, җиләк җыеп, сату өчен Казанга юлга кузгалалар.
 
Бер ай элек килгән булсак, Фә­нисә белән Ил­нурның җиләк үстерүләре турында болай иркенләп сөйләп утырырга вакытлары да булмас инде. “Быел җиләк сезоны озаккарак сузылды. Моңар­чы июнь-июльдә эшне бе­тер­сәк, бу юлы августка калды. Сабантуйдан соң җыярга тотынган идек... Бер ай йок­ламасаң, бар да була. Барысына да өлгер­дек. Бакчадагысын гына түгел, җир җиләген дә, каенныкын да җыйдык. Аннан кура җи­ләкләре җитеште”, – дип ихластан уңышлары белән ур­таклаша Фәнисә ханым. Бакча җиләге үстерү белән шө­гыльләнә башлаганнарына 10 еллап вакыт үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә үзлә­ренең сатып алучылары барлыкка кил­гән. Бакча җиләген сораучылар алдан шалтыратып та белешәләр, ел саен әнә шулай көтеп торучылар да күп икән. “Көн­гә 100-120 килограмм җыеп алабыз. Аз дигәндә 50-60 килограмм була. Читтән китерелгән җи­ләккә караганда бездә үскәне тәмле­рәк. Алар төс-кыяфәт белән дә, тәм белән дә аерыла. Без “Фестиваль” сортын үстерә­без, аның эресе дә, вагы да күп була. Төрле бәядән сатабыз.
 
Быел Казанда 300 сумнан, авылда 200-250дән саттык. Яңгыр­лы көннәр быел шактый кыенлык тудырды. Булган җиләк­не әрәм итмәдек, вакытында сату өчен яңгыр явып торганда да җыйдык”, – дип сөйли Гыйльметдиновлар. Ярый әле яннарында булышырга торучы кызы һәм улы бар. Кызлары Фирүзә узган ел берьюлы ике уку йортында белем ала башлаган, Илфар мәк­тәптә укый. “Кызы­быз­ның ике җирдә укуына озак ияләштек. Үзе­нә дә баштарак кыен булды. Әтисе – укытучы, мин – фельд­шер, шуңа да беребезне дә үпкә­ләтергә телә­мичә, ике­безнең дә һө­нәрен сайларга булды”, – дип елмая Фә­нисә.
 
Гыйльметдиновлар бү­ген җиләкләрне чабып, чис­тартып куйганнар, кышкылыкка әзерләү өчен салам да кайтартылган. Бәрәңге рәтләре кебек утыртылган бакча җиләгенең бер башында яңа җиләк түтәлләре барлыкка килгән. Аны махсус агроспан белән каплап куйганнар. “Җиләк бер җир­дә 7 ел гына үсә, аннан вагая башлый. Чү­бен утап, чабып, арасын казып чыгабыз”, – дип сөйли Илнур. Җиләк үстерүнең сер­лә­ренә тө­шенергә, яңача алымнарны үзләштерергә дә тырышалар. Орлыктан җи­ләк үсте­рергә дә өйрән­мәк­челәр.
 
Җиләкне киптереп, орлыгыннан үстереп караганнар. Орлыктан бик авырдан китә, барыбер китапта язылганча барып чыкмый икән, дип тә баш ваталар.

Август азагы якынлаша, ә Гыйльметдиновларның бакчаларында сортлы каен җиләге әле дә уңыш бирә. Тәмгә дә татлы, эре, сусыл. Бакчалары исә ишек төбен­нән үк чәчәкләргә күмелгән. Уңган хуҗаларның помидоры, кыяры өлгергән. Чүплә­ребезне күреп китәсез инде дип хафалансалар да, бакчада чүп үләннәр күз­гә-башка чалынмады. “Без бәрәңге уры­нына җиләк утыртабыз. Никадәр тырышсак та, без­нең бакчада, бәрәңге үсмәде, ә җиребез җиләкне яратты”, – дип сөй­ли хуҗабикә.

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы