|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2017 Дин
“Бу җырчы баеп бетте инде”, – диләр. Синекен таламаган бит. Үзеңнекен кара“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә. – Нурулла хәзрәт, кешене каргарга ярыймы? Каргыш төшәме? “Каргау” дигән сүз бар, бу кешегә начарлык теләү. Ләгънәт кылу бар. Ләгънәт кылу бер караганда каргауга керә. Аллаһы Тәгалә үзе генә ләгънәт кыла ала. Теләсә ләгънәт кыла, теләмәсә юк. Без Аллаһы Тәгалә өчен хәл итә: “И, Раббым, бу кешене ләгънәт кыл!” – дия алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә иблис, фиргавен, Әбү лә һәбне ләгънәт кылган. Залимнәр Коръән аятьләрендә ләгънәт кылган икән, без, аларга ләгънәт булсын, дип әйтә алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Хәмер эчүче, хәмер ясаучы, бирүчене, зина кылучы олы кешене Аллаһы Тәгалә ләгънәт кыла”, – дигән. Боларны без хәдисләргә таянып әйтә алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) күп җәберләсәләр, дошманнары аны үтерергә теләсә дә ул аларны ләгънәтләми. “Мин ләгънәт кылыр өчен килмәдем”, – ди. Мөэмин – мөселман кешене бервакытта да каргамый. Каргыш ирешәме-юкмы? Әгәр каргыш, ләгънәт сүзләре әйтелгән икән, каргыш әйтелгән кеше бу сүзләргә лаеклы булса, ул аңа ирешергә мөмкин. Мәзлум (изелгән, җәберләнгән, рәнҗетелгән, кыерсытылган) кеше кыерсытучысына йөрәк әрнүе белән каргыш сүзе әйтә икән, бу очракта ул ирешергә мөмкин. Әгәр дә теге кеше лаек булмаса бу каргыш әйткән кешенең үзенә әйләнеп кайта. Әйткән вакытта сак булырга кирәк. Инстаграмда, социаль челтәрдә кешегә янау, нәрсәдер әйтү ул мәгънәсезлек. Кеше популяр, тормышы социаль челтәргә чыккан икән янаучы – каргаучылардан сакланып булмый. Мактаучылар булган кебек, яманлаучылар да була. Кайвакыт кешенең шәхси тормышына кагыла башлыйбыз, аерылган икән тикшерәбез. Синең кеше тормышын тикшерергә хакың юк, үз сүзеңне үзеңдә калдыр. – Үлем теләргә ярыймы? Кеше нәрсәгәдер ирешсә икенче кеше көнләшә башлый. Мәҗлесләрдә: “Бу җырчы баеп бетте инде”, – диләр. Ник аның баеганына борчылалар икән? Синекен таламаган бит. Үзеңнекен кара да яшә матур итеп. – Яман бәндәләрдән саклану догасы бармы? "Бисмилләһилләзи лә йәдурру мәгәсмиһи шәй’ун фил әрдый үә лә фиссәмә үәһуәс сәмигул гәлим”. “Аятел-көрси”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре дә ярдәм итә. Нинди генә авыр халәттә дә тәкъва, иманлы, сабыр булып калырга кирәк. Дингә битараф булган кешегә бу догалар ярдәм итмәскә дә мөмкин.
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|