поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.08.2017 Мәдәният

Мәскәүдә Разил Вәлиевның иҗат кичәсе үтте (ФОТО)

Мәскәүнең татар мәдәният үзәгендә (Асадуллаев йорты) зур уңыш белән күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның иҗат кичәсе үтте. Кичә шагыйрьнең 70 яшьлек юбилеена багышланды һәм Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен башлап җибәрде.

Кичәнең тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов һәм Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов чыгыш ясады.

“Татарстан мәдәнияте көннәре башкалада 7 тапкыр үткәрелә. Быел алар күренекле шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиевның иҗат кичәсе белән башлануы бик табигый. Чөнки Разил Вәлиевның язмышы Мәскәү белән нык бәйле. Нәкъ менә Мәскәүдә аның иҗатына нигез салынды. Биредә ул 5 ел белем алды, биредә аның беренче китабы дөнья күрде, биредә аның кызы туды”, – диде Равил Кәлимуллович.

Разил Вәлиевне юбилее белән академик Роберт Нигъмәтуллин, дипломат Йолдыз Хәлиуллин, язучы Рауль Мир-Хәйдәров тәбрикләде.

Кичәдә Разил Вәлиев шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Аларны Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, Татарстанның һәм Башкортастанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин, Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов башкарды.

Кичәгә залны шыгрым тутырып башкаланың мәдәният һәм сәнгать әһелләре, врачлар, галимнәр, киң җәмәгатьчелек вәкилләре килде.

(Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллегенең  матбугат үзәге материаллары буенча).


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»