поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
15.08.2017 Авыл

Авыл кешеләре ничек яши? (АВЫРТКАН ТЕМА)

2017 елның май аенда авылга әтием каберен күрер өчен кайткач, имәнеп киттем: бер бакча да сөрелмәгән. Узган елда да нәкъ шундый хәлне күргән идем. Бакчалар булган урыннарда чүп үләннәре үсә, коймаларны сүтеп алып киткәннәр, бу урыннарда бозаулар гына йөри.

Кайткач сатып алырбыз, дип үзебез белән бәрәңге дә алмадык. Күрше Александровка авылында сатуга башка яклардан алып килгән бәрәңгенең бер килограммы 45 сум тора. Аның юклыгын коры җәйгә сылтап та булмый, биредә ул бөтенләй утыртылмый.

Авыл кешеләре ничек яши? Кәҗәләр, тавыклар тота. Авылда элек сыер көтүләре икәү булган, колхозга сөт, ит тапшырып, шуның белән план үтәлә иде. Хәзер барлыгы 10 сыер гына калган.

Яшьләр Ханты-Мансига вахта юлы белән йөреп эшли, авылда картлар гына калып бара. Саланың үлә баруын күрү бик авыр. Колхоз бай чакта асфальт юл салынды, сыер фермалары төзелде, артезиан скважинадан суүткәргеч торбалар сузылды. Авылда кеше арткач, өченче урам барлыкка килде. Хәзер болары юк инде.

Әти йорты каршында колонка бар иде, аны сүткәннәр. «Ни өчен?» – дип сорагач: «Еш ватылды, төзәтергә кеше дә, акча да булмады», – дигән җавап ишеттем. «Гомуми ихтыяҗлар өчен акча җыю юкмы әллә?» «Кемгә кирәк ул? – диләр. – Кем җыя аны?» «Суны каян аласыз? – дим. – Кешеләрнең ишегалларында коелары бар, күршеләргә шунда суга йөрибез». Бу коеларда исә су каты, дуенлы, күбесенең бөерләрендә ташлар бар.

Туган авылыма кадәр кайтканда йөзләгән авыл аша уздык. Бар җирдә дә бер үк күренеш. Ташландык җимерелгән фермалар... Сыер көтүләре беркая юк... Җир хезмәтеннән аерып, халыкны югалтабыз. Өлкән буынның хезмәт тәрбиясе көнбатыш цивилизациянең тискәре йогынтысыннан, алкоголь, җинаятьчелектән коткара ала. Россиядә мондый сәясәтне кертеп, эшне башкарыр кеше юкмыни? Без бары кулланучылар җәмгыятен барлыкка китердек, кешеләр мөстәкыйль рәвештә проблемаларын хәл итү урынына, дәүләтнең кредит бирүен көтә, аны түләмичә, җәзасыз калу юлларын эзли. Акылыгызга килегез! Дәүләтнең төп бурычы итеп җирдә хезмәт куючы, уңыш җыючы, Россияне ныгытучы кеше тәрбияләүне куйыйк. Эш урыннары булдырыйк. Авылны торгызу өчен булдыра алган кадәр эшлик.

Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, Туган як
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 15.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы