поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.08.2017 Шоу-бизнес

Лилия Кадыйрова: “Көне буе шуны эшләдеңме, балакай?” – дип әйтәсе килә

ТMTV Татар музыкаль каналы. Анда җор телле, кыю, шаян, тырыш яшьләр эшли. Биш ел эшләү дәверендә алар бик кызыклы проектлар оештырды. «Без мәҗбүри бөтен кешене татарча сөйләтә, җырлата алмыйбыз. Махсус кануннар да кабул итү хокукыбыз юк. Без бары тик туган телебездә сыйфатлы контент булдырырга тырышабыз.

Үз телебездә тәүлегенә 24 сәгать эшләп торган һәм тамашачыда иң популярлар рәтендә булып,  яратып карый торган TMTV телеканалы нәкъ менә шул телне саклау максатыннан булдырылды», – ди телеканалның баш мөхәррире Лилия Кадыйрова.



-Лилия, укучыларыбызны үзең белән таныштыр әле.

-Гүзәл табигатьле Кама Тамагы районындагы Келәнче авылында туып-үстем, Казан дәүләт университетының журналистика һәм cоциология факультетында белем алдым. Юлымда һәрчак профессионаллар очрап торды. Мин аларга бик рәхмәтле! Деканыбыз, профессор Васыйл абый Гарифуллин: “Әгәр диплом артыннан  гына килмәгәнсез икән, укыган арада бай кияү табып кияүгә чыгу өчен генә йөрмәсәгез, әлеге һөнәр буенча китәргә уйласагыз,  укыганда ук үзегезне азмы-күпме күрсәтергә тиешсез, укуны тәмамлаганда  эшкә ярый бу, дип кемдер көтеп торырга тиеш”, – дип әйтә иде. “Каләмең белән кеше үтермә, кешеләргә мөмкин кадәр яхшылык эшлә!” дигән сүзләре дә күңелгә сеңеп калган.

Атнаның бер көне иҗат көне буларак билгеләнгәнлектән, ул көнне кая да булса эшләп үткәрергә кирәк. Башта газеталарда яздым, аннан “Татарстан – Яңа гасыр” каналында хәбәрче булып практика үттем,  “Матбугат ру” порталында каләм чарладым. Аллага шөкер, юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Танылган журналист Данил Сәфәров белән танышкач, аның фикерләү рәвеше якын тоелды мина. Мин бүгенгәчә аны алдынгы карашлы журналист итеп саныйм. Ул журналистиканың аермасын күрергә өйрәтте. Газетада яратып укылган материалны интернет-порталда, ачып та карамаска мөмкинннәр. Газета-журналга язган мәкалә, теле-, кибер-журналистика… Бу өлкәләр төрле. Үзеңне табыйм дисәң, һәрберсендә эшләп карарга кирәк. Мин Данил Сәфәровка бик рәхмәтле. Журналистика өлкәсендә формалашуымда зур роль уйнаган икенче кеше — Илфат абый Фәйзрахманов. Телевизион журналистиканың нечкәлекләренә өйрәтте ул мине. Ә иң мөһиме – һәрвакыт кеше булып калырга! Мин журналистикада аның кебек принципиаль (яхшы мәгънәсендә) кешеләрне башка белмим дә бугай.  Журналистлар бәйрәмнәрендә катнашып, шәхесләр белән аралашып, алардан үрнәк алганбыз. Мәрхүм Илфак абый Шиһаповка рәхмәтлемен, ул да остазларымның берсе. Күңел ачтыру юнәлешенә кирәкле “лайтовый стиль”, җиңеллекне ул ачты. Телевидениедә эшләү балачак хыялым, әниемнең туганы журналист Рәйсә Гәрәева. Аңа гел сокланып карый идем. Фәнни хезмәтемне дә ул алып барган “Аура любви” тапшыруы турында яздым. Көн-төн Рәйсә апа янында идем, барысын да күзәтеп, булышып, өйрәнеп йөрдем. Нәтиҗәдә, ул эш миңа бик якын тоелды. Кызганыч ки, бездә телевидение журналистларын әзерләп чыгара торган ныклы базалы мәктәп юк, бары нигезләрен генә укыталар, юнәлеш бирәләр.

-Ә Сезгә эшкә урнашырга килгән кадрларны ничек сайлыйсыз?

-Кадрлар бөтен нәрсәне дә хәл итә дип саныйм мин! Кайвакыт биш кеше белән озаклап эшлисе эшне, бер кеше белән дә җиренә җиткереп башкарырга мөмкин. Әгәр эшләргә ашкынып, күзләре янып тора икән, кадрны үзеңә ясарга кирәк дип уйлыйм. Мәскәүләрдә махсус белем алганнан соң кире сиңа эшкә кайтыр дип өметләнеп утыруның мәгънәсе юк, мин үзең белгәнне өйрәтү яклы. Бер команда булып эшлисе бит, алга таба алар белән үзеңә үк җиңелрәк була дип саныйм. Журналист белгечлеге буенча укыганы белән театр училищесы студентын бергә кушсаң, бездә эшләргә яраклы хезмәткәр килеп чыгарга мөмкин.   TMTVда эшләү өчен тырышлык һәм  фантазияң бай булу кирәк. Үзем тәҗрибәне төрле урыннарда эшләп тупладым.

“Татарстан – Яңа гасыр” каналында практика үтеп йөргәндә өлкәнрәк курстагы кызлар Мөселман киносы фестивален үткәрүдә булышырга тәкъдим итте. Чөнки халык күп килә, чит илдән кунакларны каршы алырга, алар белән эшләргә кирәк. Шулай итеп матбугат үзәгенә эләктем. Төрле илләрдән килгән кешеләр бөтенләй башка, алар шундый ирекле, шул ук вакытта әдәпле, зыялы, акыллы, бәхетле – күзләремне зур итеп ачып исем китеп карап торуларым әле дә хәтеремдә. Материаллар әзерләп, журналистлар белән аралашып матбугат хезмәте эше белән якыннан таныштым. Бу өлкә иҗатка гына түгел, оештыру сәләтенә, теләсә нинди ситуацияләрдә, теләсә нинди шартларда эшеңне эшләргә өйрәтә. Өч ел кинофестивальдә эшләдем,  “Татаркино” оешмасына матбугат үзәге эшен алып бардым. Сыйфатлы видео контентны тоемлау, ясарга өйрәнгәнем өчен мин кинофестивальгә рәхмәтле. Шул чакта мин үземне кызыксындырган видео дөньясында белемнәрне арттырырга кирәклеген тойдым.

-Килешәм, яратып эшләсәң, барысына да өйрәнергә мөмкин.

-Фестиваль уздырылган вакытта Катрин Денев, Изабель Аджани, Марк Дакаскос, Айдан Шенер, Арманд Ассанте, Орнелла Мутти, Азизоллы Хамиднезаде, Эдриан Броуди, Кшиштоф Занусси, Никита Михалков, Эльдар Рязанов, Евгений Миронов, Владимир Хотиненко, Маргарита Терехова, Аристарх Ливанов, Игорь Петренко, Вениамин Смехов, Максим Аверин, Олег Табаков… Бу кешеләр белән аралашу, аларга пресс-конференцияләр әзерләү синең үзеңне дә яңа баскычка күтәрә. Син инде стереотипларда качасың… яңача уйлый башлыйсың.

Көн-төн матбугат үзәгендә идек инде. Үзеңне һөнәри яктан үстерергә бик зур мөмкинлек.  Арып-талып кайтып керсәң дә, ниндидер аңлатып булмый торган рәхәтлек кичерәсең. Шушы тарихи вакыйгаларның шаһите булуыңны тою рәхәтлек бирә иде. Мин әле хәзер дә Мөселман киносы фестивале башлангач, яңадан шул мизгелләрне кичерү өчен сайтларына кергәлим, өлгерә алганча кинокартиналар белән танышып барырга тырышам.

-TMTV телеканалы премиясен тапшыру тантанасында җырчыларның кызыл келәмнән узуы – татар эстрадасында яңа күренеш. Белүемчә, бу синең идея. Ул ничек туды?

– Мөселман киносы фестивалендәге төрле илләрдән килгән “йолдызларның”, режиссерларның, продюсерларның кызыл келәмнән сәламләп үтүе аларны күрергә килгән тамашачыга ошый торган матур күренеш. Нигә аны татар эстрадасына бәйле кичәләрдә дә кулланмаска?



-Татарда креативлык бармы?

-Креативлыкның милләте юк! Кыю идеяләр, үзенчәлекле караш булу бер нәрсә… ә аны кабул итү кайвакыт бик катлаулы процесска әверелә. Олырак кеше синең фикерең белән килешмәскә мөмкин. Креатив фикерләү җенестән дә, яшьтән дә тормый. Бездә креативлык җитми дип язарга яраталар инде. Аклану өчен түгел, аерманы тояр өчен генә, бер мисал китерәсем килә. Бөек Ватан сугышыннан соң, бездә авыр заманнар булганда, Американың “Дисней” клубы бар көченә эшләп торган. Күңел ачтыру индустриясе дигән төшенчә булган! Бездә “татарча күңел ачтыру индустриясе” дигән төшенчәне соңгы 20 ел эчендә беренче тапкыр “BARS MEDIA” Татар Медиа Группасы эшли башлады. Ә алар 1934 елда ук “Белоснежка и 7 гномов”ны күрсәтеп 8 миллион доллар акча эшли! Ә безнең илдә бала тамагы туйганчы икмәк тә ашый алмаган! Нинди зур аерма!.. Юк, мине үз илен яратмый дип уйламагыз! Мин патриот дип сныйм. Мин тарихны хөрмәт итәм. Әби-бабаларыбызның батырлыгын балама сөйлим.

Тик нишләтәсең, бу факт! Бу хакта уйланганда аерым шәхесләрне, милләтләрне түгел, илеңне үк чагыштырырга кирәк, минемчә. Аллага шөкер хәзер үткәннәр куркыныч төш кенә. Безнең өчен өр-яңа булган юнәлештә беренче адымнарны гына ясыйбыз. Яңача эшләнгәнне башта кабул итмиләр, тәнкыйть утына тоталар. Аның өчен һәрчак көрәшергә, яхшы идея икәнен исбатларга кирәк. Беренче чиратта син моңа үзең бик нык ышанган булырга тиеш. Уйлап табу бер нәрсә, ә тамашачының кабул итү-итмәве икенче мәсьәлә, никадәр дәрәҗәдә өлгергәнлегенә бәйле. Җәй буе ТМТV продакшн клиплар төшерә. Кайвакыт кызык идея тәкъдим итәсең… хәтта яшь җырчылардан да ишетергә туры килә андый фикерне: “Бу безнең татар халкы өчен түгел, мине аңламаячаклар, авылыбызда бер матур урын бар, шунда кайтабыз да төшерәбез”. Эшләп карамый торып каян белә ул аны?! Әнә Элвин Грей икеләнеп тормады, эшләп карады һәм уңышка иреште. Бүген Элвинга Башкортстанның атказанган артисты исемен бирделәр –  ябырылып тетә башлады өлкән буын, имеш, бик иртә! Җәмәгать, бу егет яшьләрне үз телләрендә җыр тыңлата алучыларның берсе! Абына-абына булса да бу өлкәдә эшлибез, алга китеш бар. Тик сәнгать өлкәсе мәгариф системасы шикелле бит ул. Килдең дә укучыдан имтихан алдың түгел, укытучы укучы имтиханны яхшы бирсен өчен еллар дәвамында, көн саен укыта, көн саен эшли. Биредә дә көн саен тырышасы.

-TMTV телеканалы коллективында ничә кеше эшли? Кызлар-егетләрне эшкә нинди сыйфатларына карап аласың?


-Без 12 кеше. Иң мөһим сыйфат – тырышлык. Практика узарга дип журфактан да, мәдәният һәм сәнгать институтыннан да килгәлиләр. Социаль челтәрләрдә дә язалар. Шәхсән үземә иртәнге дүрттә торып клип төшерергә чыгып китүнең бер кыенлыгы да юк. Ә кайбер практика үтүче студентларым я йоклап кала, я өлгерми, иртән тора алмый икән, имеш. Я булмаса, оператив рәвештә эфир өчен материал әзерләгә кирәк. Ә журналистика көтәргә яратмый. Ә телевидение аеруча. Анда уйлап табу, язу, төшерү, монтаж, эфирга бирү… Бер карасаң, бик гади әйберләр инде бу, иҗат кешесе кагыйдәләргә буйсынырга тиеш түгел дип күзаллый кайберәүләр. Ләкин таркаулык ялкаулыкка китерә. Үзеңне кызганып, җайлы урыннар гына эзләп йөрсәң, шундый дулкынга ияләшәсең. Мин үз организмымны үзем теләгәнчә эшләргә мәҗбүр итә алам.



Дәү әнием “Йокы елата”, дип әйтә торган иде. Әйе, чыннан да,  үзеңне җиңү кыен, бигрәк тә төнлә бала уянып, йокың бүленгән булса, иртән киреләнәсе дә килә. Төшерелгән материалны төне буе монтажлап утырган чаклар да булгалый. Ирем Айнурга рәхмәтлемен мине аңлап, эшемнең шул якларына түзеп яшәгәненә.  Бер-беребезне шәхес буларак ихтирам итәргә, үз фикеребезне көчләп такмаска тырышабыз. Телевидение уртак хезмәт бит ул, барлык матбугат чаралары да шулай инде, ләкин телевидениедә аеруча сизелә. Әллә нинди шәп идеяләрең дә, әгәр оператор кыек-мыек, сыйфатсыз төшереп кайтса, уңышсызлыкка дучар була.



-Синең кебек яшь, мөлаем хатын-кызга җитәкче булу авыр түгелме?

-Эш процессында төрле хәлләр була. Кайвакыт кешегә бирем бирәсең… Үзем бу эшне бик тиз генә җиренә җиткереп эшли алам. Ә кушкан кешегә аның очына чыгу кайвакыт авыррак, күбрәк вакыт таләп итә. Бәлки сыйфат ягы да син көткәнчә үк булмас. “Көне буе шуны эшләдеңме, балакай?” – дип әйтәсе килә. Ләкин үземне туктатам. Йодрыкларымны кысып төйним дә, тырнакларым уч төбенә батып кергәнен тоюга, мин әйтәсе сүзләрдән шушы кешенең күңеле дә шулай яраланачак, дип уйлап куям. Сабыр гына тагын бер кат аңлатам, тәмам өйрәтеп бетермичә тынычланмыйм (көлә). Мин иҗат кешеләре белән эшлим, ә аларның күңеле бик нечкә, балаларныкы шикелле, катырак тәнкыйтьләп куйсаң, бөтенләй сынарга мөмкиннәр. Җырчылар белән аралашканда үзенә күрә бер психолог булу кирәк. Алар еш кына үпкәлиләр, күңелләре дә кителә, ләкин күпмедер вакыттан мөнәсәбәтләр барыбер җайлана. Шуның өчен дә иҗат бит ул, катлаулы процесс!..

-Шоу-бизнеска кагылышы булган шәхесләр иртә-соңмы җырлый башлый. Синең дә җырлар яздыру, аларны сәхнәдән башкару теләге юкмы?

-Мин җыр-моңга гашыйк гаиләдә үстем, бала чагымда рәхәтләнеп җырладым. Әлеге күңелле, татлы мизгелләр барлык тормышыма җитәрлек булды дип саныйм, шуңа күрә олы сәхнәләргә чыгып җырларга омтылышым юк.  Әнием Ләлә исемле, гомер буе мәктәптә физика-математика фәнен укытты. Бүген мин нәрсәгә дә булса ирешкәнмен икән, болар барысы да әниемнең хезмәте. Чөнки ул миндә шәхес  тәрбияли алды, үз-үземә ышанырга өйрәтте.



Әтием Дамирга килгәндә, ул башта күмәк хуҗалык рәисе булды, хәзерге вакытта авыл җирлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара. Гомере буе туган авыл дип, аның кешеләре дип яши, барлык көчен куя. Икесе дә бик тырышлар, туктаусыз янып-көеп йөри торган кешеләр. Бездән беркайчан да кунак өзелми, шау-гөр килеп торабыз. Миңа алар һәрчак үрнәк булдылар, нәкъ минем әти-әни кебек кешеләр дөньяның тоткасы дип уйлыйм. Әбием Гайшә искиткеч матур итеп җырлый иде. Авылыбызда аны Сандугач Гайшә дип атап йөртәләр. Аның кочагында иркәләнеп-сөелеп кенә, матур җырларын, догаларын  тыңлап тәрбияләндем. Әбиемнең музыкаль белеме юк, сәләте – табигать бүләге. Якыннарым өчен җырлыйм, аларны да, мине дә канәгатьләндерә бу өй концертлары.



-Шигырьләр язасың дип тә беләм…

-Элек күбрәк языла иде. Хәзер кызу темплы тормыш рәвеше үзең белән үзең аралашыр өчен вакытны бик аз калдыра. Аннары минем шигырьләр я бик бәхетле, я үземне бик бәхетсез итеп тойганда туа. Шуңа мин аны я иремә генә, я әнигә генә укытам… артыгы кирәкми… Шулай да бер искәрмә бар, берсенә җыр иҗат ителде – Ләйсән Гыймаева репертуарындагы “Онытылмый, иркәм, сүзләрең” дип атала ул.

-Мондый кызу темплы тормышта кызыңны тәрбияләргә вакытың каламы соң?

-Кызыбыз Азалия бик актив бала, бик яратып рәсемнәр ясый, ару-талуны белмичә төрле түгәрәкләргә йөри, мөмкин булганча балабызның теләкләрен истә тотарга, сәләтләрен үстерергә тырышабыз. Гаиләдә бер генә бала булуыңа карамастан, иркә түгел. Үзен җаваплы итеп тоярга ярата, берәр эш кушсаң, шуның өчен мактап та кусаң, күңеле үсеп китә. Һәр кыз кебек матур әйберләр ярата. “Үскәч кем буласың?” дигән сорауга “Әни кебек Матур булам!” – дип җавап кайтара. Әнием белән араларыбыз бик якын. Хәтта дус кызларым да, проблемаларын, әнигә әйтә алмыйм, әйдә синең әниең белән сөйләшик әле. Теге вакытта бик ярдәм иткән иде дип еш мөрәҗәгать итәләр. Әни педагог булгангамы, һәр нәрсәне үз урынына куеп, җайлап бирә ала. Начар якларны да, иң авыр кисәтүләрне дә мин әнидән ишетәм. Шулай тиеш тә. Үзем дә кызыма гомер буена шулай ук якын, яхшы әни була алсам иде!..

Без балаларны, балалар безне тәрбияли. Кызым белән 5 каналдан “День добрых дел” тапшыруын карыйбыз. Анда авыру сабыйлар, балалар йортлары турында сөйлиләр. Кайчак икебез дә елап җибәрәбез, фондка еш кына смс-хәбәр юллыйбыз. Әлеге гамәлем белән кызыма тормышта төрле хәлләр булырга мөмкинлеге хакында җиткерергә телим. Юк, куркыту өчен түгел. Үзенең ни дәрәҗәдә бәхетле икәнен тоеп торсын өчендер, бәлки. Анда кечкенәдән дөрес кыйммәтләр формалашуын телим. Чөнки “буш”, “эчтәлеге” булмаган, мәгънәсез нәрсәләргә мөккиббән китеп яшәгән кешеләр көннән-көн күбрәк очрый. Заманасы да шундыйдыр. Былтыр 1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан TMTV телеканалы Зур телевизион хәйрия марафоны игълан итте. Иртәнге 7.00 дән 21.00 гә кадәр татар эстрадасы йолдызлары һәм аларның балалары телевизор караучыларны изге эшләр башкарырга өндәде. Бүләкләр уйнаттык, интерактив уеннар оештырдык, мультфильмнар күрсәттек, йолдызлы гаиләләр чыгыш ясады. Чараның иганәчеләреннән бүләкләр һәм марафон барышында җыелган барлык акча Татарстан Респуликасы ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче “Наз” хәйрия фондына (http://www.fondnaz.ru ) күчерелде.

— Телеканалдагы иң уңышлы проектлар дип кайсыларын атар идең?

– Яшьләргә атап булдырылган «Яшьлек тавышы» тапшыруыбыз бар. Яшь башкаручыларга тамашачылар хозурына күренү өчен менә дигән мөмкинлек ул. Эстрадага яшьләр килеп, аңа яңа сулыш өрергә тиеш. Бөтен кеше дә җырчы булып бетә алмый, әлбәттә, тик күпләрнең күңелендә җыр яши. Алар өчен бездә «Жырлаоке» тапшыруы бар. Аны инде өченче сезон рәттән Рифат Зарипов алып бара. Тамашачы Рифатны үз итте. Әлеге проект кемнәргәдер зур сәхнәгә юл башы булыр дип ышанабыз. Мисалга Регина Тимербулатова, Ильяс Шаяхмәтовларны китерә алам. Җинүчеләрне концертларыбызда катнашырга чакырабыз, чыгышларын телеканалыбызда күрсәтәбез. Булат Бәйрәмовның «Тәмле көрәш»е дә инде менә бишенче сезон популярлыгын югалтмый, реклама бирүчеләр дә бик ярата әлеге тапшыруны. Быел премия тапшыру тантанасында Булат «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә җиңүче булды. «Шоубез» тапшыруының фишкасы – җырчылар тормышыннан эксклюзив яңалыклар.

– Хәзерге яшьләр татарча телеканал карамый, милли көйләрне яратмый, күбрәк рус телле каналларын үз итә, чит ил музыкасына күчә дип зарланалар. Менә мондый шартларда уңышлы эшләүнең сере нидә? Тамашачыга нәрсә кирәген ничек ачыклыйсыз?

– Телеканалның заманча эшләргә омтылуындадыр. Чыннан да, тамашачы төрле каналлар карый, аның сайлау мөмкинлеге бик киң. Яңача тапшырулар, яңартылган аранжировкалар, яңа стильләр, яңа техник чаралар, яңача бизәлеш. Без шулардан өйрәнергә, үзебезнең җирлеккә  яраклаштырырга тырышабыз. Җитәкчебез Гәрәев Марат Мәүлет улының  “Җыр – татар халкының иң еш кулланган продукты һәм нәкъ менә җыр аша татар телен саклап калырга мөмкин” дигән фикерен куәтләп, шуны әйтәсем килә – без  мәҗбүри бөтен кешене татарча сөйләтә, җырлата алмыйбыз. Махсус кануннар да кабул итү хокукыбыз юк. Без бары тик туган телебездә сыйфатлы контент булдырырга тырышабыз. Үз телебездә эшләп торган радиостанция һәм яратып карый торган телеканал нәкъ менә шул телне саклау максатыннан булдырылды.

ТMTV премиясе дә заманча, яшьләрчә булса да, без мәңгелек кыйммәтләрне онытмаска, аларны пропагандаларга тырышабыз. Безнең премиядә башка номинацияләрдән аерылып торган ТМТV телеканалының  махсус номинациясе бар. Кичәге бүген онытылган вакытта, моннан 50 ел элек барлыкка килеп тә, бүгенгәчә онытылмыйча телдән-телгә, өйдән-өйгә йөргән кыйммәтләр бар халкыбызда. Шуларның берсе – җыр! Заманында ярты җир шарын әйләнеп чыккан җыр – “Әниемә” (Шәмси Калдаяков көе, Гафур Каербеков сүзләре). Аны башкарып халыкка таныткан тере легенда, якташым – Флүрә апа Сөләйманова! Татар сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен, Татар җырының данлыклы үткәнен якты киләчәгенә тапшырып, буыннарны бәйләве өчен “Музыкаль биеклек» премиясе белән бүләкләнде.



 – Тизлек белән дус булуыңны, премия тапшыру чарасында Дакар ярышлары мастеры, дөнья чемпионы Фирдәвес Зарипов күренгәч тә аңладык.

– Ооо, мин бит аларның күптәнге фанаты! Әллә аларны күреп, трассада тиз йөрүне якын иттем! (көлә). Менә спортчы ичмасам ул! Андый кешеләр белән аралашу рәхәт! Мин үземнән күпкә көчлерәк, тәҗрибәлерәк кешеләр белән эшләү яклы. Алар белән эшләү катлаулы булса да, син бу мизгелләрдә үзең дә үсәсең дигән фикер бар. Мин аның белән килешәм. Хәер, Фирдәвес әфәндене сәхнәгә чыгар өчен шактый үгетләдек. Татар җырын яратса да, татарча әдәби телдә зур сәхнәдән беренче тапкыр чыгыш ясавы иде бу аның. Шунысы куандыра, ул ТМТВ тамашачысы икән! Үзем өчен дә ачыш булды бу. Шулай ук «Тере шәһәр» заманча сәнгать фондын оештыручы Диана Сәфәрова да беренче тапкыр татарча чыгыш ясады.

Әйе, “Барс Медиа” коммерция оешмасы. Әмма бу тормышта бөтен нәрсә дә акча өчен генә эшләнми. Хәзерге заманда күп мәсьәләләрне  акча белән хәл итәргә мөмкин, анысы хак. Тик барысы да идеядән башлана. Нәкъ менә шул идеягә ышануың сине яңа эшләргә өнди, һәм каршылыкларны җиңү юлларын табарга ярдәм итә. Үзләренең әйтүенә караганда, “Барс Медиа” компаниясенә минем фикерләү һәм язу стилем якын тоелган. Иң әүвәл алар мине пиар белгече буларак эшкә чакырды. Телевидение белән мин дә үстем. Гомумән, “Барс Медиа”
ул мөмкинлекләр мәйданы! Әлеге җаваплы эшне ышанып тапшырган җитәкчеләремә, гомумән, “Барс Медиа” Татар Медиа Группасына бик рәхмәтлемен, чөнки алар татар телен саклауда, татар сәнгатен үстерүдә әйтеп бетергесез зур хезмәт куя! Продюсерлык үзәге, Концерт һәм реклама агентлыгы, тәүлегенә 24 сәгать эшләүче «Татар радиосы» һәм ТМТV телеканалы. Һәм болар барысы да туган телебездә! Мин бу өлкәдә алар кебек уңышлы эшләгән башка бер генә компанияне дә белмим. Бертуган Гәрәевларнең эшләгән эшен, мөгаен, безнең халык әле вакыт үткәч кенә аңлар.


Рәйсә БОРҺАНИЕВА
Идел
№ --- | 14.08.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»