поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.08.2017 Ана теле

“Микән белән халыкны бутамагыз. Андый сүз татар телендә юк! Икән сүзе генә бар” (ХАТ ЭЗЕННӘН)

Без “Ана теле” сәхифәсен ачып җибәргән беренче язмаларда ук мөнәсәбәтлекләр турында мәгълүмат биргәләгән идек, икән, микән, мәллә, мыни /-мени ише берәмлекләрнең иҗек, сүз кебек үк телнең төп берәмлекләре икәнен дәллилләргә омтылган идек.

Дөрес, алар фәндә морфология категориясе буларак сүз дип билгеләнмәгән. Икән дә.

    Ә чынында сөйләмне үтемле, тәэсирле итү алардан башка мөмкин түгел – һәркайсыбызда бит яшәү барышында теге-бу нәрсәгә, күренешкә, хәлгә, вакыйгага карата төрледән-төрле мөнәсәбәте (хуплавы, ризасызлыгы, нәфрәте, сөенүе, борчылуы, өметләнүе, ашыгуы, кызыгуы, көнләшүе, кызгануы һ.б.) туып тора, шул хәләтне белдерү өчен ул телдән үзенә кирәкле тамыр сүзләргә өстәп, бүтән чараларны да табып тора (әле, әллә, әйе, ярый, ләбаса/-лабаса, түгел, чү, икән, өчен, бәлки, белән һ.б).

    Мондый берәмлекләр фәндә модаль категориясендә карала. Аларны Г.Алпаров, В.Хангилдин кебек атаклы тел галимнәре өйрәнгәнен без искәрткән идек инде. Морфология белгече, филология фәннәре докторы Фәһимә Хисамова: “Тикшеренүчеләр шулай ук икән, имеш, микән кебек сүзләрне дә субъектив-модальлекне белдерә торган сүзләргә кертеп карыйлар (Татар грамматикасы, 2002, 344–350)”, ди. Сүз дип таный бит! Ә аларның сөйләмебездә сүз сыйфатында кулланылуын дәлилләп торасы юк: көндәлек аралашуда булсын, гаммәви чараларның барлык төрләрендә, халык җырларындамы алар актив кулланыла.

   Интернетчы кардәшебезгә без тел һәм сөйләм төшенчәләрен ачыграк күзалларга киңәш итәбез. Тел ул аралашу өчен гомуми, уртак чарабыз, ул халыкныкы, ә сөйләм шул байлыкны шәхси куллану, ул – аерым шәхеснеке. Сөйләм иясенең телне дөресме-ялгышмы куллануыннан, теге-бу чарасын тану-танымавыннан, куллану-кулланмавыннан телгә бернинди зыян килми, остазыбыз Хәсән Сарьянга ияребрәк әйтсәк, андыйларга ул “кымшанмый да”. Ә менә авторыбызның телнең бер чарасын танымавыннан, димәк ки, аннан файдаланмавыннан сөйләменә зыян килә дә килә.

Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы


---
Матбугат.ру
№ --- | 14.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»