поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.12.2009 Бәйрәм

2009 ЕЛ НИЧЕК БУЛДЫ?

Яңа ел сәгатьләре сугарга да санаулы гына көннәр калып бара. ВЦИОМ уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, узып баручы 2009 ел 56 % русияле өчен катлаулы булган. Һәр өченче кеше (34 %) бу елны озатып, киләчәккә оптимизм белән карый. Яңа елга начар кәеф белән аяк басучылар, узган елдагы белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек кимегән – 11 % (былтыргы сораштыруда 20 % булган). Узган елдагы кебек үк, русиялеләрнең яртысы (49 %ы) яңа елда могҗизага ышанмый, начарлык та көтми. 6 % кеше фаразларга кыенсынган.

2009 ел сезнең күңелгә нинди истәлекле вакыйгалары белән кереп калды? Уңышлы мизгелләр күбрәк булдымы, әллә, киресенчә, борчулыларымы? Ел азагында еш кына башкарган эшләребезгә, кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясыйбыз. Киләсе елдан бар да җайга салыныр, тормыш тагын да яхшырыр дип хыялланабыз. Ә сез 2010 елга нинди өметләр баглыйсыз?

 

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА, җырчы:

 

– Быел, кызганыч, безнең өчен күңеллеләренә караганда борчулы вакыйгалар күбрәк булды. Ирем Рөстәмгә 2 ноябрьдә бик катлаулы операция ясадылар. Ул айдан артык хастаханәдә ятты. Хәзер чыкты инде, әмма күренергә гел барып йөрибез. Киләсе елда андый кайгылар ишекне шакымасын иде. Сәламәт булуга берни җитми.

 

Аннары 2010 елның 11 гыйнварында Рөстәмгә 50 яшь тула. Бераз соңрак, ул тәмам аякка баскач, юбилей концертларын истә калырлык итеп үткәрербез дип торабыз. Бөтен җырларын, аларны башкарган җырчыларның һәммәсен барларга кирәк.

 

Кызыбыз Лилия өчен беренче чиратта сессия тора. Ул КДФИИда укый. Декабрь азагында зачетлар, гыйнварда имтиханнар тапшырасы бар. Шуларны әйбәт кенә бирергә иде дип өметләнә. Яхшы билгеләр көтә. Һәркемнең үз хыялы, үз мәшәкате.

 

Фәнис ИДРИСОВ, Апас районы, Әҗем авылы:

 

– Без, авыл кешеләре, ел азагында үзебез өчен хисап ясыйбыз. Быел, хуҗалыкны яхшырту максатыннан, биржага басып, 58 800 сум алуга ирештем. Кемгәдер бу күп түгел, әмма крестьянга бераз хәлне яхшыртып җибәрү өчен әйбәт сумма. Аннары быел балга бәяләр бик артты. Күпләп умарта тотучы буларак, анысы да сөендерде. Үткән ел 3 литр балны 500 дән саттык, быел 800-1000 сумнан урнаштырдык. Булганына шөкер итәбез. Ел уңышлы килде. Үзебезне төрле тармакта сынап карыйбыз.

 

Киләсе елдан югарыдагылар авыл кешесе өчен тормышны яхшыртырлык мөмкинлекләр тудырсыннар, берәр нинди карар кылсыннар иде. Әйтик, ун меңгә бозау алып, шуны ел буе асрап, суйгач, итен 140 сумнан сатабыз. Бик арзан бит бу. Урнаштыруы да җиңел түгел. Ә аңа киткән фуражның бәясен санап та тормыйм. Акчаның күп өлеше арадашчылар кулында йөри. Дәүләт берәр кайчан тәртипкә салыр микән боларны?!

 

2010 ел быелгысыннан начаррак булмасын иде. Крестьян гел хыялланып, тормышы яхшырачагына өметләнеп яши.

 

Сүрия УСМАНОВА, хокук яклаучы:

 

– Алдан планнар язып, шуңа карап эш итә торган кешемен. Һәр көнгә, айга алдан ук барысын да теркәп куям, аны гел тикшерәм. 2009 елга планлаштырылган эшләрнең 80 %ы үтәлгән. Яшь чакта башкара алмаган эшләр өчен борчыла идем, хәзер артык өзгәләнмим, фәлсәфи карыйм. Кайчак башкарылмаган эш тормышка ашуга караганда хәерлерәк булырга мөмкин.

 

Хокук яклау буенча ике китабым зур тираж белән басылып чыкты, ул Русия буйлап таралды. Хокукый белем алу өлкәсендә берничә проектымны тормышка ашыра алдым. Мәскәүдә медицина өлкәсендә эшләүче хокукчылар җыелышында чыгыш ясадым.

 

2010 елга планнар зурдан. Еллар хәерлесе белән килсен дип телим. Кешеләр сәламәтлеген сакласын иде. Саулык булмаса, тормышның яме дә, кызыгы да калмый. Үзләрен карасыннар, хокукларын яклый белсеннәр иде. Ходай исәнлектән аермасын, ярдәменнән калдырмасын дип телик.

 

Фуат ӘБҮБӘКЕРОВ, Камал театрының техник бизәлеш директоры:

 

– Аллага шөкер, 2009 ел бик тыныч узды. Хәвеф-хәтәрләр булмады. Бер генә театр да ябылмады. Бар да эшләп килә. Бусы да сөендерә. Гаиләдә барысы үз көенә бара. Әнием Хәлимәгә 96 яшь тулды. үзен әйбәт хис итә, күз тимәсен. Исән генә була күрсен.

 

Үземнең мини-юбилей булды, 65 яшемне тутырдым. Вакыт тиз үтә шул. Быел Камал театрының бусагасын атлап керүемә дә 45 ел булды.

 

Киләсе елларда да тамашачы тулы заллар, яңа премьералар күрергә язсын иде. Һәркемгә гаилә бәхете, исәнлек теләп калам.

 

Рамил ЮНЫС, Кол Шәриф мәчете имамы:

 

– Бер көннән дә, елдан да зарланырга хакыбыз юк. “Елларга, фасылларга, гасырларга зарланган кеше Аллаһны гаепләүче булыр. Аларның һәрберсен безгә Ходай бирә”, – дигән хәдис бар. Көннең, айның, елның тегеләй яисә болай үтүе кешенең тормышка карашыннан тора. Адәм баласының күңелендә шатлык, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт хисе бар икән, ул иң ямьсез шыксыз көндә дә үзен бәхетле сизә. Әгәр йөрәгендә хәсрәт булса, язгы кояшлы иртә дә аңа шатлык китерми. Кечкенә әйбердән дә матурлык, күңел шатлыгын эзләргә, таба белергә кирәк.

 

Ел саен дингә карашлары үзгәргән инсаннар саны үсә бара. Аллаһка инанучыларның артуы 2009 елда күбрәк күзәтелде. Җитәкчеләр даирәсеннән, яшьләр арасында исламның нәрсә икәнен белмәүчеләр намазга басты. Хаҗга баручылар күп булды.

 

2009 елда миңа 40 яшь тулды. Хикмәтне, гыйлемне туплап бетергән вакыт бу, Мөхәммәд галәйһиссәламгә дә 40 яшендә пәйгамбәрлек иңгән. Бу яшьтә кеше тормышына нәтиҗә ясарга тиеш. Пәйгамбәр, кешенең 40 яше тулып, изге гамәлләре гөнаһларыннан күп булмаса, үз урынын җәһәннәмнән эзләсен, дигән. Шуны аңлап, күбрәк эшлисе килә, изгелекләр кылырга тырышырга ашкыну көчле.

 

2009 елда хыялымда озак йөрткән беренче китабым дөнья күрде. “Йосыф пәйгамбәр хикмәтләре” дип атала. “Йосыф” сүрәсенең тәфсире әдәби телдә язылды, аның мәгънәви тәфсире бүгенге мәсьәләләр, тормыш хәлләре белән үрелеп бара. Аны күпләргә аңлаешлы, кызыклы итеп төзергә тырыштым. Күп укытучылар, имамнар, яратып укыйбыз, диләр.

 

Кызым мәктәпне уңышлы тәмамлап, Төркиянең мәртәбәле университетының илаһият факультетында укый. Алла боерса, зур гыйлемгә ия булып кайтыр. Моңа кадәр анда татарстанлылар укымаган. Быел республикадан биш татар кызы имтиханнарын уңышлы тапшырып, студент булдылар. Киләчәктә бу уку йорты белән элемтәләр булдырып, республика балаларын шунда укырга җибәрү эшен җайга салырга ниятлибез.

 

Ел хәерле булды, киләсе еллар да барыбыз өчен шатлык-куанычларга бай булсын иде. Бервакытта да күңелне төшерергә ярамый. Оптимист булып, актив тормыш белән яшәргә кирәк.

 

2009 ел халык телендә кризис дип истә калса да, ул безнең өчен файдалы булды. Кризис аркасында тормышның кадерен белә башлыйбыз. Акча, ризык кимү, эч пошулар – болар барысы да безнең өчен сабак. Хаталарыбызны аңлап, икътисадый, рухи тормыштагы тозактан арыну юлларын эзләп, Аллаһ ярдәме белән проблемаларны юкка чыгара алырбыз дип уйлыйм.

 

Резеда КАДЫЙРОВА, җырчы:

 

– Соңгы арада бераз авырып алдым әле. Әмма ул гына еллык кәефне төшерә алмады. Тырыш хезмәтем нәтиҗәсе булып, быел “Җырга күмик дөньяны” исемле альбомым чыкты. 2010 елга, Ходай кушып, март башларында башкалада концертларымны куярга планлаштырам.

 

Эш белән бергә ялны да онытмадым. Быел Мисырда ял итеп кайттым. Бик ошады. “Ижминводы” шифаханәсендә дәваландым.

 

2010 ел башында Кисловодск якларына барып, шифалы сулар эчеп дәваланасым килә әле. Эш дип, чабып булмый, саулыкны онытмаска кирәк. Гаиләмдә барысы да исән-имин яшәп ята. Яңа елга якты өметләр баглыйбыз.

 

Замир ФӘТХУЛЛИН, пенсионер (Казанның Салмачы бистәсендә яшәп, күпләп кәҗә асраучы бу абый турында язган идек):

 

– 2009 елга зур өметләр баглаган идем, әмма көткәнемчә килеп чыкмады. Минем өчен июльдә үткәрелгән авыл хуҗалыгы семинары бик истәлекле булды. Ул канатландырды, барганыма сөендем. Республикабыз президентының биргән вәгъдәләре бик күңелле күренеш булды. Ә менә шуларның барысын үтәгән дә булсалармы... Һаман бер үк сүзне кабатлыйм: Президент әйтә, әмма чиновниклар тыңламый. Әллә түрәләр мине дә баеп китәр дип куркалар микән?! Миңа берни кирәкми. Бары җиткән.

 

Яшьләр, балалар киләчәге, һәммәбезнең сәламәтлеге өчен кайгырам. Өемә көн саен сөт сорап кеше килә. Берсен яман шеш борчый, туберкулездан интегүчеләрне әйткән дә юк. Шуларга биреп җибәрергә сөт юк. Кире борасым килми, ә кая барыйм?! Кибеттән матур-матур этикеткалы ризыклар сатып алып ашыйбыз, әмма нәрсә белән тукланганыбызны белмибез дә. Армиядә хезмәт итәргә 100 егетнең 20 се генә яраклы дип табыла. Әле алары да 100 процент сау-сәламәт түгел.

 

Шулай да өметне өзмим, биргән вәгъдәләрен 2010 елда үтәп бетерерләр дим. Барысы да быел булса, яхшырак иде, әлбәттә. Чөнки әле кыш сезоны, бәяләр арзанрак. Ә язын кабат котырып үсәчәк. Әйтик, хәзер бер капчык цементны 140 сумга алып була. Ә язга?! Барысын да хәзердән алып куйган булыр идем.

 

Салават МИҢНЕХАНОВ, җырчы:

 

– 2009 ел минем өчен зур вакыйгаларга бай булды. Июньдә Татарстан президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамлап, кулга диплом алдым. Ә 28 сентябрьдә “Бердәм Русия” әгъзасы билеты бирделәр. Аны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

 

Күптән түгел “Онытма мине” исемле өр-яңа клибым дөнья күрде. Аңа күп көч куйдым. Барлык клипларым арасында монысы иң әйбәте дип саныйм. Шул ук исемдәге альбомым озакламый дөнья күрәчәк.

 

16 октябрьдә 30 яшьлек юбилеем булды. Аны Азнакайда ресторанда якыннар, дуслар белән бергә билгеләп үттек.

 

Концертларга килгәндә, кризис тәэсир итми калмады. Чөнки чакырулар азрак булды. Шулай да, ел азагына хәлләр яхшы якка таба үзгәреш алды. Киләсе елда бар да уңышлы булсын иде.

 

Үзем өчен барысыннан да мөһимрәк вакыйга: быел беренче тапкыр һәм бер көн дә калдырмый ураза тоттым. Сәламәтлегем тагын да яхшырды. Эшләрем гел уңышлы баруда моның тәэсире бар дип саныйм. Киләсе елда да, Алла боерса, ураза тотачакмын.

 

Яңа елда һәркемгә бары тик уңышлы көннәр, мул тормыш, сәламәтлек теләп калам. Гомернең кадерен белеп яшәгез.

 

Булат БӘЙРӘМОВ, “Татар радиосы” ди-джее:

 

– Гаиләбез өчен иң зур һәм шатлыклы вакыйга, әлбәттә, 11 августта икенче кызыбыз Зифа туу. Аннары 2009 ел безнең өчен юбилейларга бай булуы белән истә калды. 20 февральдә миңа – 30, әткәемә (Ләйсәннең әтисе Радикка – авт) 55 яшь тулды. Әнием Әлфиянең исә 60 яшьлек юбилее булды. Һәммәбезнекен дә туганнар, дуслар җыелып, зурлап үткәрдек.

 

Аннары Ләйсәннең “Рәхәт” исемле танцеваль альбомы дөнья күрде. Шул ук исемдәге җырга икәүләшеп клип төшердек. Исән-сау бала табып, хәл алганнан соң, Ләйсән, ниһаять, декабрьдә кабат сәхнәгә чыкты. Күптән түгел булып узган “Татарча солянка”да катнашты. Болар бар да, әлбәттә, сөенечле хәлләр. Ел безнең өчен уңышлы килде.

 

2010 елда гаиләбезгә зур фатир өмет итәбез. Хыяллар чынга ашмасмы әле, Алла боерса.

 

Айдар ГАЛИМОВ, җырчы:

 

– Бу елда төрлесен кичерергә туры килде. Ел бик җиңел булмаса да, аллага шөкер дияргә кирәк. 2009 елның башы хастаханәгә бару белән башланып китте. Бераз әтием авырып алды. Быел төп йортта зур ремонт эше башкарылды. Өйгә яңа җиһазлар кайтардым. Көзен туган авылымда спорт чарасы уздырдым.

 

Төп эшебез – концертлар гөрләп узды. “Безнең кино” программасы белән илнең бик күп төбәкләрендә чыгыш ясадык. Кая барсак та, җылы каршы алдылар. Бер генә концертны да өзмәдек, кичектермәдек. Кризис булуга карамастан, алга куйган максатны үтәдек.

 

Ел ахыры театрымда туй белән тәмамланды. Миндә ун елдан артык шофер хезмәтен башкаручы Илшат өйләнде. Хатыны безнең иҗатка мөкиббән Татарстан кызы. Яшьләргә чын йөрәгемнән бәхет телим.

 

Киләсе ел безнең өчен юбилей елы. Зур сәхнәгә чыкканга 20 ел тула. Шул уңайдан башка программаларга охшамаган, эшчәнлеккә нәтиҗә ясый торган зур концерт әзерлибез. Ул шуның белән истә калырдыр, мөгаен. 2010 елда улым Даниярга да 5 яшь тула. Олы кызым Гүзәл Башкорт дәүләт университетында укып йөри. Айгизә мәктәп яшендә. Гомумән, 2010 ел яхшы яңалыклар алып килер дип өметләнәм. Барыбыз да исән-сау булыйк!

 

Айрат МИНЕГАЛИЕВ, Питрәч районара тикшерү бүлеге башлыгы:

 

– Минем өчен 2009 ел әйбәт булды. Эш урынында күтәрелдем. Хезмәт хакы артты. Озак еллар тырышып эшләү уңай нәтиҗәсен бирде. Эштә яңа бинага күчендек. Шактый җинаять тикшерүләре ачыкланды. Коррупциядә гаепләнүче җитәкчеләргә карата эш кузгатылды. Аны судка җибәрдек.

 

Гаиләдә барысы да яхшы. Улым Айзат балалар бакчасына йөри башлады. Хатыным Гүзәл шунда тәрбияче булып эшкә урнашты. Фатирда ремонт ясадым. Индивидуаль җылыткыч үткәрдем.

 

Киләсе елдан тотрыклылык көтәм. Илләребез тыныч булсын!

 

Хәния ФӘРХИ, җырчы:

 

– Ел әйләнәсе Русиянең бик күп төбәкләрендә гастрольдә булдык. Быел “Татар җыры” фестивалендә унынчы “Алтын барс”ны алдым. Ун ел рәттән моңа ирешкән җырчы хатын-кызлар арасында мин бердәнбер икән. 24 декабрьдә Габделхәй белән кавышуыбызга 15 ел, кызыбыз Алсуга 14 яшь тулды. Матур гына шуны бәйрәм иттек.

 

2010 юбилей елы булып истә калыр. Чөнки 30 майда миңа 50 яшь тулачак.

 

Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН, Мамадыш районы хакимияте башлыгы:

 

– 2009 елда корылык булуга карамастан, башка еллардан да күбрәк уңыш җыеп алдык. Сөт сату күләмен – 30, итнекен 10 %ка арттырдык. Бу бик сөенечле. 64 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрү сәбәпле, төзүчеләребез дә эшсез калмады. Елны матур гына тәмамладык. Халыкка 27 мең кв.метр мәйданда торак тапшыра алдык. Планны бер ярым тапкырга арттырып үтәдек.

 

2010 елда күп көчне юл төзүгә сарыф итәчәкбез.

 

Руслан АЙСИН, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы рәисе:

 

– Узып баручы елга нәтиҗә ясаганда аны уңышлы дип бәяләргә мөмкин. Вакыйгалар да шактый булды. Аларның иң зурысы – татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусын бирү өчен имзалар җыю акциясе. Ул җәмгыятьтә бик зур резонанс тудырды, Русия хакимияте тарафыннан да моңа игътибар булды. Милли мәгарифне саклау кампаниясе җәелдерелде, туган телдә белем алу хокукын яклау комитеты булдырылды. Гомумән, шушы проблема моңа кадәр бер-берсен аңламаган иҗтимагый оешмаларны берләштерә алды. Тарткалаш, капма-каршылык бетте, бу зур алга китеш. Татар яшьләренең 2009 елда активлашуы да нык сизелде. Казандагы импульс нәтиҗәсендә төбәкләрдә бик күп яшьләр оешмасы барлыкка килде, яңа идеяләр белән яна башладылар. Яңа проектларны тормышка ашыралар.

 

Русиядәге вәзгыятьне алсак, катлаулы булды. Технологик катастрофалар ешайды. СССР заманында төзелгән инфраструктура таушалган, аның нәтиҗәләрен күрергә туры килә. Саяно-Шушенскидагы ГЭС фаҗигасе генә ни тора! Русия үзен XXI гасырда зур, көчле дәүләт итеп күрәсе килә икән, модернизацияләү кирәк. Кызганычка каршы, хөкүмәт бу юнәлештә системалы рәвештә эш алып бармый, күз буяр өчен генә косметик ремонт ясыйлар да, вәссәлам. 2010 елда хәлиткеч вакыйгалар күп булыр дип уйлыйм. Русия эчке сәясәтен үзгәртмәсә, халкына нормаль карашта булмаса, гражданлык җәмгыятен төземәсә, бүтән күтәрелә алмаслык итеп упкынга батачак. Ә кризис көчәячәк кенә. Киләсе ел татарлар өчен дә хәлиткеч булачак. Халык исәбен алу кампаниясенә безгә әзер булырга кирәк, чөнки бу мөһим вакыйга. Демократик үзгәрешләр булыр дип өметләнәм. Һәрхәлдә, телебезне, милли мәгарифне кайгыртырга чик куймаслар дип ышанасы килә. Күктән берни төшми, кул кушырып көтеп утыру мәгънәсез, үзебезнең хокуклар өчен көрәшергә кирәк.

 

Шәхси тормышыма килгәндә, 2010 елда 30 яшь тулачак. Бәлки, торак мәсьәләсе хәл ителер дип өметләнәм. Хыяллар тормышка ашсын дип дога кылабыз.

 

Рөстәм ЗАҺИДУЛЛИН, Саба районы Олы Шыңар авылы җирлеге башлыгы:

 

– 2009 ел узганнарына караганда күпкә отышлырак, уңышлырак булды. Олы Шыңар авылында заман таләпләренә җавап бирүче хоккей мәйданчыгы булдырылды. Моны ачуда Спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты һәм безгә кар көри торган машина бүләк итте. Халык ярдәме белән күрше Оет авылында күптән көтелгән мәчет төзелеше башланды. Бүген 300 мең сумнан артык эш эшләнде. Мәчет түбә астына керде, манарасы куелды. Авыл клубында һәм Олы Шыңар мәдәният йортында ремонт эшләре үткәрелде. Түлешкә авылының зират коймасы тотыла башланды. Кече Шыңарда күпергә капиталь ремонт үткәрелде.

 

Районда үткәрелгән смотр-конкурсында Олы Шыңар авылы җирлеге 3 нче урынны яулады һәм яхшы техник хәлдәге янгын сүндерү машинасы белән бүләкләнде. Хәзер бездә ике янгын сүндерү машинасы бар.

 

Шәхси тормышка килгәндә, яшьләр ипотекасы буенча йорт төзедек. Икенче балага бирелергә тиешле ана капиталы сертификатын моңа куллана алдык. Мунча салдык.

 

2010 елга да зур өметләр баглыйм. Койма тотарга исәп. Гаиләм белән чит илгә ял итәргә барасы, бер кыз бәби алып кайтасы килә.

 

Зәйнәп ФӘРХЕТДИНОВА, җырчы:

 

– Бу елда уңыш та, борчулар да шактый күзәтелде. Августта әниемне җирләдек. Олы улым Булат авырды. Төпчегебез Фоатка да күптән түгел сукыр эчәгенә операция ясадылар. Әбиләрен югалткач, күрәсең, иммунитетлары какшады. Әнине бик яраттылар.

 

Зөфәр белән миңа “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирделәр. “Татар җыры”нда зурладылар. Бертөрлелекне яратмаганга күрә, имиджымны үзгәрттем. Чәчемне кистердем. Тамашачы “Ничек үзгәрсәгез дә кабул итәбез” дигәч, рәхәт булып китте. 2010 елның февралендә тәкъдим ителәчәк яңа программаны узып баручы елда әзерләдек.

 

Киләсе 2010 елда Фоатка 10 яшь тула. Юлбарыс елы кискен үзгәрешләр белән килмәсен иде. Галәм караңгылана, дөнья бетә дип, хәвефкә салырлык әллә нинди сүзләр сөйлиләр. Моңа игътибар итми, бирешмичә яшик!

 

Венера ГАНИЕВА, җырчы:

– Һәр ел үз вакыйгалары белән истә кала. Сәнгать кешесе өчен иҗади чыгышлар, уңышлар бик мөһим. 2009 ел минем өчен бик тә бәрәкәтле булды. 6 ноябрьдә Камал театрында Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсендә Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән Мәйсәрә җырын башкардым. Бу күптәнге хыялым иде.

 

Шәкертләрем дә уңышка иреште. Быел Илназ Сафиуллин, Илнар Ялалов, Вадим Захаров тәүге концертларын куйды, компакт-дисклары чыкты. Шуңа бик сөендем.

 

Гаиләмдә татулык, тынычлык, мәхәббәт тантана итә. Ирем Камил белән ишегалдында 100 метр тирәнлектә кое казыдык. Хәзер рәхәтләнеп үзебезнең суны эчәбез. Шундый казанышка ирешүебезгә шатланып туя алмыйм.

 

2010 ел – юбилей елы. Миңа 55 яшь тула. Яшемне яшермим, аны шатланып каршы алам. Яшь барса да, йөрәгем унсигездә!

 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, “Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире:

 

– 2009 ел газета өчен бик уңышлы булды. Язгы подписка вакытында тиражы үскән газеталардан бердәнбер идек.

 

Шәхси тормышыма килгәндә, төрлесен кичерергә туры килде. Бик яратып эшләгән телевидениедән киттем. Абыемны, бер айдан аның 24 яшьлек кызын җирләдек. Өч айлык баласы ятим калды. Хәсрәт моның белән генә тәмамланмаган икән. Һич көтмәгәндә тагын бер абыем, аннан хатынымның әтисе якты дөнья белән хушлашты. Алты малайдан хәзер дүртәү генә калдык. Бу коточкыч югалтулар һаман йөрәкне әрнетә.

 

Бердәнбер шатлыклы вакыйга – оныгым Мәрьямнең дөньяга тууы. Хәзер аңа ике ай. Елмая, сөйләшергә тырыша.

 

2010 елдан сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык көтәм.

 

Илсөяр ГӘРӘЕВА, “Салават” җыр театры администраторы:

 

– Һәр ел вакыйгаларга бай була. Салават автоузышларда катнашып, икенче тапкыр Русия чемпионы булды. Бу зур дәрәҗә. Апрельдә оныгы Бибихәят туды. Хәйриячелек буенча да шактый эш башкарылды. Бүген халык ярдәме белән 1 миллион сумнан артык акча җыелды.

 

2010 елның 10 гыйнварында Салаватка 50 яшь тула. Хәзер мәш килеп шуңа әзерләнәбез. Юбилейны якыннары белән ресторанда билгеләргә җыена. Шактый артист катнашындагы үзенчәлекле концерт-тамашаны 25 гыйнварга билгеләдек. Ул Камал театрында булачак.

 

Шәмси ЗАКИРОВ, юмор остасы:

 

– 2009 ел тыныч узды. Мартта дүртенче оныгым туды. Кызым Алсу икенче тапкыр әни булды. Бәләкәчкә Шәмсия дип исем куштылар.

 

Быел бәрәңге бик уңды. Аны кышкы базда саклыйбыз.

 

Без өлкәннәрнең хәле уртача инде. Хәзер тормыш көйләнгән, балалар урнашкан. Сәламәтлек кенә какшамасын дип телим.

 

Илназ ГАЗИЗУЛЛИН, ЮХИДИнең Минзәлә бүлекчәсе башлыгы:

 

– 2009 елда юл һәлакәте кимеде, ләкин үлүчеләр саны артты. Соңгы унбер айда 17 кеше җан тәслим кылды. Узган ел 7 генә иде. Моңа бик борчылам. Кесә телефоным шалтырауга, тагын кайда бәрелделәр икән дип, хафага төшәм. Иң зур теләгем – юлда шоферлар бер-берсенә юл куйсын. Имин яшик.

 

Быел шатлыклы күренеш тә булды. Мине “Дуслык” медале белән бүләкләделәр.

 

Киләсе елга кызыбыз Индира беренче сыйныфка укырга керә. Хәзер зур түземсезлек белән шуны көтәбез.

 

Рамил МИНДИЯР, җырчы:

 

– 2009 ел минем өчен үтә дә уңышлы булды. Күп җырларым кергән СD-диск дөнья күрде. Гомумән, быел барлык җырларымны туплап, биш альбом чыгардым. Яңа елга тикле DVD-диск та дөнья күрмәсме әле дип өметләнәм. Бик күп концертлар бирергә өлгердек. Сәнгать кешесе өчен моннан да уңышлы ел була алмый. Ә гаиләдә, шәхси тормышта бар да үз көенә бара.

 

Бер теләк белән янып яшим әле. Киләсе елларда тормышка ашса, шәп булыр иде. Институтның театр һәм кино актеры бүлеген тәмамлаган кеше буларак, берәр җитди фильмда төшәсем килә. Әлегә бу хыялымның тормышка ашканы булмады.

 

Гөлнара САБИРОВА, журналист:

 

– Шәхси тормышымда алай зур үзгәрешләр юк: янымда да, җанымда да урын буш. Ә профессиональ өлкәдә исә шактый яңалыклар булды. Беренчедән, “Татарстан яшьләре” газетасыннан китәргә туры килде. Хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгында пресс-секретарь вазыйфасын башкарам. Бу хезмәтем дә шул ук журналистика белән бәйле. Әмма биредә үзеңнең оештыру сәләтеңне күрсәтергә туры килә. Яңа эшемдә миңа булган ышанычларын аклармын дип уйлыйм, сынатмам.

 

Аннары быел “Татарстан-Яңа гасыр” каналында Фердинанд Сәлахов белән бергә “Кара-каршы” тапшыруын алып бара башладык.

 

2010 елга да зур өметләр баглыйм. Үземнең җырлардан гына торган MP-3 дискым дөнья күрергә тиеш. Аннары, ниһаять, үз фатирым булыр дип көтәм.

 

Сәламәтлегем соңгы елларда какшап алды. Башка мине алай сынатмас дип ышанам. Киләчәктә дә әти-әни, туганнар, дуслар кадерен белеп яшәргә язсын. Илебез тыныч, имин, икътисадый өлкәдә дә бар да яхшы булсын иде. Кешеләргә исә үз-үзләре белән гармониядә булуларын телим. Кемгәдер ярарга, охшарга тырышмыйк, үзебез булып калыйк.

 

Марат ИБЛӘМИНОВ, “Европа плюс” радиосы генераль директоры:

 

– 2009 елда да кризис дәвам итүгә шатландым. Халык, аеруча җитәкчеләр экономияле яшәргә өйрәнде. Бер кирәкмәгәнгә акча туздыру, туктаусыз машина алыштыру, эчкечелек кимеде. Рамазан аенда ураза тотучылар күбәйде. Бу тормышта бөтен нәрсә акчага корылмаган.

 

Гаиләмдә күптән көтелгән шатлык – июльдә кызым туды. Газизә дип исем куштык.

 

“Европа плюс” уңышлы гына эшләп килә. Коллективта беркемне дә кыскартмадык. 25 ноябрьдә “Тәртип” радиосын кабат ачу буенча Мәскәүгә конкурска бардым. Кызганыч, теләккә ирешеп булмады.

 

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, “Яңа гасыр” радиосы PR-менеджеры:

 

– 2009 ел әллә ни зур вакыйгаларга бай булмаса да, икенче югары белем алу өчен укырга керүемне әйтергә кирәк. Финляндия татарлары янына барып кайту хыялы да җәй көне тормышка ашты. Радио өчен ел уңышлы булды дип уйлыйм. Шактый күп чаралар уздыра алдык. “Яңа гасыр”да – яңа хәрәкәт” проекты зур үсеш алды. “Яңа гасыр”ны тыңласаң, үзеңне ишетерсең” конкурсы да зурлап үтте. 13 декабрьдә аның гала-концерты булды. Бездә үзгә тавышлы ди-джей Ришат Хаҗиев эшли башлады. Кыска вакыт эчендә ул тыңлаучыларның яраткан алып баручысына әверелде.

 

Гомумән алганда, хәерле ел булды дип, Аллага шөкер итәм. Киләчәккә планнар корырга яратмый, Ходай үзе ничек кирәк, шул юнәлештә алып бара. 2010 елга ниятләнгән эшләрне башкара алсам, яхшы булыр.

 

Ренат АЮПОВ, Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театры режиссеры:

 

– 2009 елның иң зур премьерасы – улым Нурланның дөньяга килүе! Безнең өчен ул бик көтеп алынган мәхәббәт җимеше. Сабырлыкның нәтиҗәсе булып Нурланның тууы безнең өчен иң зур шатлыклы вакыйгаларның берсе. Тормышыбыз 180 градуска үзгәрде, ул барысын да үз урынына куйды.

 

Шушы елны безнең театр сәхнәсендә “Галиябану” спектакле туды. Аның уңышы зур булды, тәнкыйтьчеләр дә, тамашачылар да җылы кабул иттеләр. Әлеге музыкаль драманың сәхнәгә менүе безнең труппаны да оештырды. Гомумән, театрга карата карашның яхшы якка үзгәрүен дә әйтергә кирәк. Моңа кадәр җылыту системасы эшләми иде, ниһаять, бу проблема хәл ителде, театр хәзер җылы. Кризисны сизмәдек, труппа да исән-имин чыкты. Гастрольләр белән Башкортостанга бардык.

 

Киләсе елга белгечләрнең фаразлары бик үк яхшы түгел, сәнгатькә бүленгән финанслар күләме кимиячәк, бу шикләндәрә, куркыта. Шулай да, эшләргә, яшәргә кирәк. Кризиска иммунитет бар, җиңәрбез дип уйлыйм. 2010 елга планнар зур. Ул иҗатлы ел булыр дип ышанам. Гыйнварда Мәскәүгә гастрольгә китәбез. Ике премьера алып барабыз. Берсе “Галиябану”, икенчесе – Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” музыкаль комедиясе. Аннан соң Казахстанга барырга җыенабыз, анда иң зур дүрт шәһәрдә чыгыш ясаячакбыз. Ел гастрольләрдән башланып китә, тормыш һәм иҗат тәгәрмәче әйләнүдән туктамасын дип телим.

 

Гөлназ СӘФӘРОВА, “Татар радиосы” ди-джее:

– Үткән ел уңышлы, вакыйгаларга бай булды дип әйтә алмыйм. Ул гади ел иде. Укуда кайбер уңышлар булды, минем өчен әһәмиятле фәнни язмалар басылып чыкты. Шәхси тормышта үзгәрешләр булмады. Аллага шөкер, барысы да яхшы. Кризиска килгәндә, аны сизмәдем, эшебез туктамады. Концертлар күп булды. Кризис дип халык бәйрәм итүдән баш тартмады, тамашаларга йөрде. 2009 ел “Татар җыры”ның юбилее белән истә калыр дип уйлыйм.

 

Киләсе елдан күпне көтәм. Юлбарыс елында туганга, бу символ миңа икеләтә көч өстиячәк дип ышанам. Теләкләрнең, хыялларның тормышка ашуына ярдәм итә алыр дип өметләнәм. Максатым – фәнни эшемне язып бетерү. Берничә ел дәвамында кызыклы тикшеренү алып бардым, тизрәк нәтиҗәләр ясыйсым килә. Радиода мөхәррир буларак, аның эшчәнлеген яхшы якка үзгәртер өчен яңа идеяләр белән янып-көеп йөрим, аларны тормышка ашырасым килә. Яз көне безнең тыңлаучылар яңа продукт ишетә алыр дип уйлыйм.

 

Ирем белән торак мәсьәләсен яхшыртырга җыенабыз. Шоу-бизнеста шулай ук кайнарбыз дип уйлыйм.

 

Илназ ГӘРӘЕВ, “Алканат” төркеме солисты:

– 2009 елда, ниһаять, дипломлы булдым. КамПИны уңышлы тәмамлап, үзем теләгән эшкә урнаша алдым. Банкта икътисадчы-менеджер булып эшлим. Минем өчен бу яңа баскыч.

 

Ә “Алканат” өчен узган ел аеруча уңышлы булды. Төркия, Финляндиядә узган җанлы музыка фестивальләрендә чыгыш ясадык. Төркиядә дистәләгән төркем арасында беренчелекне яуладык. Русия күләмендә узучы “Emergenza” фестиваленең Казанда үткән сайлап алу турында катнашкан төркемнәр арасында “Алканат” иң күп тавыш җыючы булды. Урыс музыкантлары арасында татарлар иң яхшылары дип танылды. Бу да зур уңыш. Болар безгә җаваплылык өсти. Төркем тагын да камилләшергә тиеш. 2010 елга бу юнәлештә ныклап эшләргә дигән планнар бар. Яңа җырлар иҗат итәргә, бәлки, альбом чыгарып булыр.

 

2010 елда сәяхәт итәргә телим. Тагын бер кат Төркиядә буласым килә, Казахстан, Германиягә кунакка чакырдылар. Әйләнеп кайтасы иде шул якларны.


Лилия ЙОСЫПОВА, Эльмира СӘЛАХОВА, РИММА БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 1 |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»