поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.08.2017 Җәмгыять

"Егетләрдән кимерелгән сөякләре, ертык киемнәре, итек кисәкләре генә калган"

Миңа күп еллар Красноярск өлкәсе Эвенкия милли округының Байкит районында нефть эзләү экспедициясендә эшләргә туры килде. Чөнки 1974-1984 елларда Байкит (Эвенкча бай урын) һәм Тунгусски-Чун районнарында (Ванавара поселогы) Эвенкиянең җир асты нефтькә бай булуы расланды.

Хөкүмәт моңа зур игътибар биреп, нефть чыганакларына Подкаменная Тунгуска елгасы буенча су транспорты белән меңләгән тонналап төзелеш материаллары һәм нефть чыгару җиһазлары да китерелә башлады. Экспедицияләрдә эшчеләр саны күзгә күренеп күбәйде. Байкит (Байкит поселогы), Тунгусски-Чун (Ванавара поселогы), Илимпий (Тура округы үзәге) районнары үзәкләрендә торак төзелешләре киңәйде, мәктәпләр, юллар, күперләр төзелде, аэропортлар зурайтылды. Болар барысы да Геология министрлыгы тарафыннан эшләнде.
Бораулау вышкалары авыллардан ерак булган кара урманнарда корыла иде. Юллар булмау сәбәпле төзү материаллары, эшчеләр, ашамлыклар вертолетлар белән 150-300 километр ераклыкка китерелә иде.

Җирле Себер халкы күбесенчә аучылык белән шөгыльләнә. Күп еллар биредә эшләү дәверендә, ял көннәрендә, мин дә шушы һөнәргә өйрәндем. Шуңа күрә тайга сукмакларында мылтык тотып күп йөрергә туры килде. Гөмбәләр, төрле җиләкләр җыярга, балык тотарга да ярата идем.

Эвенкиянең табигате искиткеч матур һәм җиләк-җимешләргә, төрле кыргый хайваннарга, кошларга бик бай. Анда көртләмек (брусника), кара карлыган, кызыл карлыган, караҗиләк (черника), гөлҗимеш (шиповник), күк җиләге (голубика), мүк җиләге (клюква), шомырт, миләш шулкадәр күп булып, Габдулла Тукай әйтмешли,  “күз ачып йомганчы, җыярсың бер чиләк”.

Кыргый хайваннардан һәм җәнлекләрдән: кыргый боланнар, урман кәҗәләре, пошый, кеш (соболь), тиен, ас (горностай), куян һәм башкалар; кошлардан – урман тавыгы (глухарь), көртлек, кыр тавыгы (тетерев), күчмә кошлар шулай бик күп иде. Урынлы халык аларның барысын да аучылык объекты итеп саный. Ә минем кебекләргә җиләк-җимеш җыю, ауга йөрү бер кызыккан әйбер – “хобби” иде.

Эвенкиядә кыш иртә килә, сентябрь ахырында, октябрь башларында инде кар төшә. Ау сезоны ачылыр алдыннан, елгалар боз белән капланганчы, аучылар моторлы көймәләргә утырып, үзләренең ау бүлемтекләренә, йөзләгән чакрым ераклыкка китәләр. Анда алар кышкы ике-өч айга җитәрлек тоз, төрле ярмалар, ау җайланмаларын илтәләр, ау йортын (ызбасын) кышка әзерлиләр, ремонтлыйлар, утын китерәләр, балык тоталар, урман тавыкларының һәм башка ау кошларының итен әзерлиләр.

Эвенкия урманнарының иң эре һәм чагыштырмача күп таралган кыргый хайваны - көрән аю. Һәм ул иң кыйммәтле аучылык объекты булып санала. Аның тиресеннән тыш, аучылар кышкы ау сезонына зур күләмдә ит, төрле чирләргә каршы кулланыла торган аю мае, үт сыекчасы әзерлиләр. Кулны, битне туңдырганда аю мае аеруча файдалы һәм ул тиз терелергә ярдәм итә.

Аучылар күбесенчә аюны йоклаган вакытында өненнән атып алалар. Ләкин аның белән һич көтмәгәндә урманда очрашу бик куркыныч. Җәй көннәрендә ул күбесенчә төрле җиләкләр, көзен җиргә коелган эрбет (кедр) чикләвеге белән тук¬лана, кырмыска, кыргый умарта ояларын туздыра. Тук вакытта аңа зыян китермәгәндә, аюлар, гадәттә, кешегә тими, әгәр аның барлыгын сизә икән, очрашмыйча китеп бара.

Иртә язда оясыннан чыккач, яки җиләк-җимеш уңышы булмаган елларда ач аю зур җәнлекләргә - пошыйларга, боланнарга, башка җәнлекләргә һөҗүм итә. Кешеләргә дә ташланырга мөмкин. Бигрәк тә ана аю балалары белән булганда һөҗүм итәргә мөмкин. Кышка запас май җыймаса, аю йокларга ятмый һәм “шатун”га әйләнә, азык эзләп кешеләр яшәгән торакларга, авылларга килә.

Урманга чыкканда тәҗрибәле аучылар киңәшен тыңлап, мин ау мылтыгымны гел корган килеш йөртә идем. Еш кына комлы ярларда, урман сукмакларында яңа аю эзләре очрап тора. Кайвакытта яңа туздырылган кырмыска оялары, кура җиләге, гөлҗимеш куаклары арасында аюның ял итеп яткан урыннары да күренгәли.

Берничә мәртәбә миңа “урман хуҗасы”н якыннан күрергә туры килде. Моторлы көймәдә Подкаменная Тунгуска буенча барганда зур гына бер аю яр кырыена чыкты да арткы аякларына басып, алгы аяклары белән (кул рәвешендә) куакларны аерып, безнең көймәдә килгәнне күзәтеп тора башлады. Көймә 10 метрга якынлашкач кына, ул урманга кереп китте.

Икенче мәртәбә көртләмек җыярга баргач, Байкит поселогыннан 40 километр ераклыкта булды бу очрашу. Җомга көн эштән соң моторлы көймәдә дүртәү (хатыным һәм тагын бер гаилә) аучы ызбасына барып, төн уздырдык. Иртән йокыдан торгач, сукмак буйлап җиләкле тауга - наратлыкка киттек. Көн бик матур, кояшлы иде.

Чиләкләрне көртләмек белән тутыргач, кабат ау ызбасына төшәргә җыендык. Безнең юлдашларыбыз - Владимир белән Раиса алданрак киттеләр. Ә безгә кечкенә аланда эре җиләкле урын очрады. Чиләкләребез тулы булганга, без җиләкне пакетларга җыя башладык. Нәкъ шул вакытта аю үкергән тавыш ишетелде. Мин баштан Владимир безне куркытыр өчен шулай шаяра дип уйладым, һәм без җиләк җыюыбызны дәвам иттек. Шулай да мин мылтыгымны тикшереп куйдым. Үкерү икенче, өченче мәртәбә кабатланып, аның аю тавышы икәнлегенә ышангач, без артыбызга карый-карый аска таба, аучы ызбасына чаптык. Аю башкача кычкырмады да, артыбыздан да кумады. Ул безгә нарат урманы аның хуҗалыгы булуы һәм бу территорияне азат итәргә кирәклеге турында боерык биргәндер, мөгаен.

Башка вакытта (август ахырлары булгандыр) улым белән моторлы көймәгә утырып, елга буйлап урман тавыкларын ауларга киттек. Байкит поселогыннан 15 километр ераклыкта ташлы киң ярда ана аю һәм өч баласы күренде. Алар кызыл бөрлегән чүпләп йөриләр иде. Көймәне борып, яннарына якынлаша башлагач, ана аю урман кырыена барып басты да безне күзәтә башлады, ә балалары мотор тавышына игътибар бирмичә, бөрлегән ашауларын дәвам иттеләр.

Аю баласын атсаң да, анасы аны бирмәячәк. Ярдәмгә яныбызда этебез дә юк иде бит. Әле тагын аю конкрет кешенең исен бик озак (үлгәнчегә кадәр) хәтерендә тота һәм үч алу өчен эзли дип тә сөйлиләр. Ә бу җирләргә мин ауга да, көрт¬ләмек, кара карлыган җыяр¬га да еш йөри идем.

Шуны истә тотып, хәвеф-хәтәргә тарымас өчен, аю балаларын атмаска булдым. Мин сызгырып җибәрүгә, алар пулядай аналары янына ыргылдылар һәм берничә секунд эчендә барысы да урманга кереп югалдылар.

1977 елның җәендә һәм көзендә күп урыннарда җиләк тә аз, чикләвек уңышы да начар иде. Байкит тирәсендә генә уңыш яхшыдан булды. Шуңа да кышка май запасы җыймаган аюлар ризык эзләп безнең поселокларга, аучы ызбаларына да килгәли башладылар. Октябрь аенда бер аю, хуҗаның күз алдында, абзарыннан дуңгызын урлап киткән дип сөйләүләре хәтердә калган.

Танышым Владимир Пан¬ковның ау йорты Байкит поселогыннан 150 километр ерак¬лыкта Чуня елгасы башында (Подкаменная Тунгусканың уң як кушылдыгы) урнашкан иде. Владимир яшьли атасыннан бу һөнәргә өйрәнгән тәҗрибәле аучы булса да, моңа кадәр аңа “шатун” аю белән очрашырга туры килмәгән иде әле.

Иртәләрнең берсендә ул эте Полкан белән куйган капканнарын, башка ау җайланмаларын тикшерергә дип урманга чыгып китә. Полкан кош-кортны да, башка зур кыргый җәнлекләрне дә ауларга яхшы өйрәнгән эт була үзе. Көчле дә, кыю да, хәйләкәр дә, юкка-барга кар бутап чабып йөрми, көчен сак¬лап, хуҗасы артыннан чаңгы эзләреннән генә бара.

Бу көнне Владимир ау җайланмаларын, капканнарны тикшереп, кайту юлына чыкканда йомшак кар ява башлый, әкрен генә җил исеп тора. Ау йортына 50-60 метр ара калгач, ул лабаз янында гаять зур аюның казынуын күреп ала. Нишләргә? Аның кечкенә калибрлы винтовкасыннан ату черки тешләгән кебек кенә, зыян китермәячәк. Ә кеше күрсә, аучыга ташлануы да ихтимал.

Аю кар астыннан нәрсәдер эзләвен дәвам итеп, чаңгы астында кар шыгырдавын да ишетми кала. Җил дә аучы ягына таба исә. Полкан барсын да аңлап, тавыш күтәрмичә генә әйләнеч сукмактан килеп аюга ташлана  һәм каты көрәш башланып китә. Ә Владимир бөтен көченә ызбасына таба чаба. Ә миендә бер генә уй – аю күреп өлгергәнче, ничек тә йортка барып җитү.

Владимир ызбага керүгә, калтыравыклы куллары белән стенада эленеп торган ау карабинын ала да, этенә тидерүдән курка-курка, берничә мәртәбә аюга төбәп ата. Аю аугач, Владимир да лып итеп карга утыра. Полкан аюны калдырып, хуҗасы янына чабып килә, кулларын, битен ялый. Ә хуҗаның тамагына ниндидер төер килеп утыра, күзләреннән яшьләр бәреп чыга.

Бераз тынычлангач, ул ызба һәм лабаз тирәсен тикшерергә керешә. Аю ишеген дә тырнаган, тик ача алмаган. Шомартылган баганалар өстенә утыртылган лабазга да менә алмагач, астыннан керергә маташкан икән.

Шушы ук 1977 елның ноябрендә Куюмба поселогыннан 40 километр ераклыкта тагын шундый бер вакыйга була. Зур шатун аю аучы эвенкларның ызба ишеген кубарып керә дә кеш тиреләрен эшкәртеп утырган аучыга ташлана һәм аны йомарлап ташлый. Ир стенада эленеп торган карабинын алырга да өлгерми кала. Аучының хатыны гына югалып калмый,  идәндә яткан балтаны алып, бөтен көченә аюның башына сугып җибәрә һәм аюны миңгерәтә. Аннан карабинны алып, аюның башына ата. Ул иренең яраларын бәйли һәм киң аучы чаңгыларын икесен бергә бәйләп ясалган “чанага” салып, 40 чакрым арадагы авылга тартып бара һәм медиклар кулына тапшыра.

Ә иң һәлакәтле вакыйгаларның берсе шул ук көзне - октябрь ахырларында бораулау скважинасыннан ерак түгел урында килеп чыга. 19 һәм 21 яшьләрдәге ике егет, смена беткәч, Байкит поселогына кайтмыйча, рөхсәт булмауга карамастан, икесенә бер 16нчы калибрлы мылтык алып, көртлек һәм башка кош-корт ауларга урманга чыгып китәләр. Патроннарга вак ядрә тутырылган була. Кичен егетләр кайтмасалар да, башка сменада эшләүчеләр моңа игътибар бирми. Дүрт көн узып, эшкә чыгар вакыт җиткәч кенә,  мастер егетләрнең нигә юклыгын тикшерә башлый. Сәбәбен аңлагач, аларны эзләр өчен АН-2 самолетын һәм МИ-8 вертолетын чакырталар. Берничә көнгә сузылган эзләү нәтиҗә бирми.

Шуннан соң гына карабиннар, сигнал ракеталары белән коралланган берничә җәяүле төркем оештырыла. Унынчы көн ахырында гына Рафаил Йосыпов җитәкчелегендәге төркем аю эзләренә юлыга. Шулар буенча барып, эзләүчеләр вышкадан 800-900 метр ераклыкта фаҗига урынына килеп чыгалар. 10 метр диаметрдагы мәйданда кар тапталып беткән, ә егетләрдән кимерелгән сөякләре, ертык киемнәре, итек кисәкләре генә калган. Шунда  мылтык та табыла, аның бер көпшәсендә - атылган, икенчесендә атылмаган патрон калган була.

Өстә язылганнарга нәтиҗә ясап, Себер тайгасы кырыс, хаталануны да, ялгышуны да кичерми, дип әйтергә була. Ә зур көрән аю – урман хуҗасы. Ул иң куркыныч ерткычларның берсе булып санала. Алдан белеп булмый, кеше барын сизсә, аю тыныч кына, сиздермичә китеп барырга да мөмкин, ә ач булса, кешедән зыян күрсә, яисә янында балалары булса, һөҗүмгә ташланырга да озак уйлап тормаячак. Урманга барганда көтмәгән вакыйгаларга һәрвакыт әзер булырга кирәк.


Роберт ГӘРӘЕВ, Отрадный шәһәре, Самара өлкәсе
Бердәмлек
№ --- | 11.08.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»