поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.12.2009 Бәйрәм

ҮГЕЗ, САУ БУЛ! ЮЛБАРЫС, ИСӘНМЕ!

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Һәм әлбәттә инде, узып баручы елга нәтиҗәләр ясала. Яңа елга яңа өметләр баглана, теләкләр теләнә. Ә «Татарстан – Яңа Гасыр» телевидениесе һәм «Яңа Гасыр» радиосы алып баручылары Үгез елын ничек хәтердә калдырыр? Тылсымлы Яңа елга кагылышлы сорауларга алар үзләре җавап бирә.

Гөлназ Фәйзрахманова («Яңа Гасыр» радиосы ди-джее):

 

– 2009 ел вакыйгаларга бай ел буларак  истә калыр. Беренче­дән, «Яна Гасыр» радиосы шактый гына концерт һәм кичәләр оештырды. Мин дә аларда рәхәтләнеп катнаштым, яңа дуслар таптым. Икенчедән, улым белән чит илне күрдек. Һәм, өченчедән, машина йөртү таныклыгы алып, руль артына утырдым.

 

Эльнар Яркәев («Хәерле иртә!» тапшыруын алып баручы):

 

– Бу ел уңай нәтиҗәләр бирде: фатир алдык, улым туды. Аңа Ирхан исемен куштык. Кабат «Хәерле иртә!» тапшыруына әйләнеп кайттым. Аллага шөкер, сәламәтлек тә какшамады.

 

Флюра Абдуллина («Татарлар» тапшыруын алып баручы):

 

– Минем өчен бу ел гадәти булды, әллә ни зур үзгәрешләр тоймадым. Тапшыруыма килгәндә, ул яңа сәхифәләргә баеды. «И, туган тел!» сәхифәсен халык яратып кабул итте.

 

Радик Гыймаев («Татарстан хәбәрләре»н алып баручы):

 

– 2009 ел авыррак уз­ды. Февраль­дә әти­ем вафат булды – мондый кайгыны дошманыма да те­лә­мәс идем. ә иң зур шатлык – улым Камилнең үсеп, зур «җе­гет» булып җи­тешүе.

 

Эльмира Исрафилова («Татарстан хәбәрләре»н алып баручы):

 

– Быел нәрсә үзгәрде икән дип уйлап-уйлап карыйм да, күп нәрсә үзгәргән кебек. Ә аерып карый башласаң, тормышны нык үзгәрткән вакыйгалар юк та икән. Димәк, минем тормыш сизелмичә генә үзгәргән булып чыга.

 

Резедә Хәсәнова («Һава торышы»н алып баручы):

 

– Узган ел йолдызнамәдә «Үгез елында бик күп эшләргә туры киләчәк» дип язылган иде. Чыннан да, күп эшләргә туры килде. Эшемне яратканга, мин моңа куандым гына.

 

Илфар («Яңа Гасыр» радиосы ди-джее):

 

– 2009 ел минем өчен бик җайлы, иркен ел булды. Беренчедән, мин югары уку йортын тәмамлап, уку, сессия кебек өстәмә эштән котылдым. Беренче тапкыр чит илгә сәяхәт кылдым. Тәүге мәртәбә очкычка утыру, яңа ил белән танышу аеруча истә калды.

 

Марсель Әхмәдуллин («Тамчы-шоу» тапшыруын алып баручы):

 

– Узган ел зур үзгәрешләр булмаса да, эшемдә тагын да камилләшү һәм бер тотрыклылыкка ирешү булды дип уйлыйм.

 

2010 ел – Юлбарыс елы. Сез аннан нәрсә көтәсез?

 

Гөлназ Фәйзрахманова:

 

– Гадәттә иҗат кешеләре озак вакытка планнар белән яшәми, диләр. Әмма бу минем очракка туры килми. Планнар бар һәм күп. Икенче бер эштә үземне сынап карарга телим, инглиз телен камилләштерергә кирәк, икенче югары белем турында уйлыйм.

 

Эльнар Яркәев:

 

– Тагын да югарырак үрләр яуларга язсын иде. Профессиональ өлкәдә әле үземне тулысынча ачтым дип санамыйм. Хыялларым күп, аларның барысы да тормышка ашсын иде. Хәвеф-хәтәрләр булмасын. Ходай саулык һәм сәламәтлек бирсен.

 

Флюра Абдуллина:

 

– Мин Юлбарыс елында тудым. Туачак елның көчле хайван токымыннан булуын истә тотып, ул аеруча уңышлы булыр дип уйлыйм. Киләсе елда эшләр аеруча күп булачак. Шуларның берсе – халык санын алу. Тапшыруымда шул хакта яңа сәхифә ачарга уйлыйм.

 

Резедә Хәсәнова:

 

– Киләсе елда йолдызнамәдә «Эшегезнең нәтижәләре сезне шатландырыр» диелгән. Инде көтәргә генә кала. Юлбарыс елы зур үзгәрешләр елы булыр дип әйтәләр. Бу үзгәрешләр уңай якка һәм күңелле вакыйгаларга бай булсын иде.

 

Радик Гыймаев:

 

– Туасы елдан тотрыклылык көтәм. Юлбарыста салкынканлылык көчле дип уйлыйм. Бу сыйфат кешеләргә дә күчеп, аек акыллы булсыннар иде.

 

Эльмира Исрафилова:

 

– Юлбарыс – дәрәҗәле, көчле җәнлек. Елы да шуңа охшаш булсын иде.

 

Илфар:

 

– Бу минем ел. Шуңа да әлеге елга өметләрем зур. Нәрсә теләсәм, шул тормышка ашар кебек тоела.

 

Марсель Әхмәдуллин:

 

– Безгә язганның берсе дә булмый калмас. Шулай да сынаулар язган булса, аларның үземнең һәм якын туганнарым сәламәтлегенә кагылганнары булмасын иде. Бөтен гавамның бер-берсе белән аңлашып яшәвен көтәм.

 

Яңа ел төнендә теләк теләү, аны каршылауның берәр традициясе бармы?

 

Гөлназ Фәйзрахманова:

 

— Сәгать телләре 12не сукканда мин иң якыннарыма, үземә саулык һәм тынычлык телим. Безнең гаиләдә улыбыз Сәет туганнан бирле бер гадәт урнашты. Декабрь урталарында барыбыз бергә утырып Кыш бабайга бүләкләр сорап хат язабыз һәм аны уенчык аюның башлыгы астына яшерәбез. Кыш бабай аны төнлә килеп укый һәм Яңа ел кичендә бүләкләрне алып килә.

 

Эльнар Яркәев:

 

– Элегрәк теләк язган кәгазьне яндырган, шампан шәрабы тулган бокалга шоколад та салган чаклар булды. Хәзер теләкләрне эчтән генә әй­тәм. Яңа елны каршылагандагы тылсымлы мизгелне тоясы килә, бераз моңсу да булып китә.

 

Флюра Абдуллина:

 

– Традиция буенча бәйрәм табынына тутырылган каз әзерлибез.

 

Резедә Хәсәнова:

 

– Яңа ел төнен без энем белән гел түземсезләнеп көтә идек. Сәгать 12не суга башлауга бенгаль утларын кабызып, ул янып беткәнче, барлык теләкләрне дә әйтергә тырыша идек.

 

Радик Гыймаев:

 

– 12не сукканда иң изге теләкләремне Кыш бабайга түгел, Ходайга юллыйм. Нәкъ шушы вакытта аларның үтәлүе тормышка ашадыр кебек.

 

Эльмира Исрафилова:

 

– Ниндидер традицияләр юк. Сә­гать 12не сукканда эчтән генә бөтен теләкләремне «космоска җиткерәм».

 

Илфар:

 

– Теләк те­ләүнең ае­рым бер традициясе юк. Тик шулай да теләк­ле кәгазьне яндырып шампан шәрабына салган бар. Сәгать нәкъ 12не сукканда теләгән теләк чынга аша, диләр. ә миңа калса, теләкне чын күңелдән теләргә генә кирәк.

 

Марсель Әхмәдуллин:

 

– Булган барлык теләк, үтенеч-гозерләремне бары тик Аллаһ Тәгаләгә юллыйм. Яңа елны могҗизаи бер вакыттыр дип беләм, шуңа күрә дә чын күңелдән теләкләр теләмичә калмыйм.

 

Гадәттә Яңа елны кайда каршылыйсыз?

 

Гөлназ Фәйзрахманова:

 

– Гадәттә өйдә. Туганнар һәм әни янында да каршылаган бар. Безгә бар җирдә дә рәхәт.

 

Эльнар Яркәев:

 

– Төрлечә була. Әти-әни, туганнар белән каршыларга тырышабыз. Яңа елны кем белән ничек каршылыйсың – ел буе шулай булачак дигәнне истә тотам.

 

Флюра Абдуллина:

 

– Без һәр Яңа елны гаилә белән каршылыйбыз.

 

Резедә Хәсәнова:

 

– Яңа елны кайда каршылау түгел, ә кемнәр белән каршылау мөһимдер. Мин бу бәйрәмне якыннарым белән үткәрәм.

 

Радик Гыймаев:

 

– Бу гаилә бәйрәме. Табын артында иң якын дуслардан бигрәк гаилә әгъзалары (әби-бабайлар, бертуганнар) күбрәк була.

 

Эльмира Исрафилова:

 

– Яңа елны бер үк урында каршылаган юк. Һәр елны төрле җирдә каршыларга туры килә. Бу дуслар, туганнар күп булганга бәйледер.

 

Илфар:

 

– Гадәттә, мин Яңа елны туган ягым Байлар Сабасында дусларым белән каршылыйм. Тик быел 31 декабрь төнендә эфирда булачакмын. Шуңа төгәл генә кайда каршылыйсын әле уйлап бетермәдем.

 

Марсель Әхмәдуллин:

 

– Билгеле бер гадәте формалашмаган әле, гаилә традицияләре туып кына килә. Җылылык хөкем сөргән кампания һәм урын булса, урманда да каршы алырга була.

 

Якын кешеләрегезгә нинди бүләкләр бирәсез?

 

Гөлназ Фәйзрахманова:

 

– Иң якыннарыма нәрсәләр бирәсен инде күптән уйлап куйдым. Ләкин әлегә сер булып калсын. Ә менә сеңелкәш-энекәшләргә нәрсә бүләк итәргә икән дип әле һаман да баш ватам.

 

Эльнар Яркәев:

 

– Әлегә нинди бүләк ясарга дип баш ватканым юк, ләкин кайбер фикерләр бар. Мин сюрпризлар ясарга яратам. Быел да якын кешеләремне шатландыра алырмын дип уйлыйм.

 

Флюра Абдуллина:

 

– Мин ел фасылына бәйле бүләкләр бирергә тырышам.

 

Резедә Хәсәснова:

 

– Үзенчәлекле бүләкләр ясарга яратам. Аны мине елмаеп искә төшерерлек булсын дип әзерлим. Быел Юлбарыс елы булганлыктан, бүләкләремдә дә шул символиканы сакларга тырышачакмын.

 

Радик Гыймаев:

 

– Бүләк бер үк вакытта көнкүрешкә файдалы да, синең турында искәртеп торырлык та булсын дип уйлыйм.

 

Эльмира Исрафилова:

 

– Бүләкнең күңелне күтәрә торганын сайлыйм.

 

Илфар:

 

– Бүләкнең ниндие дә кадерле инде аның. Гадәттә, ул төрле сувенирлар, парфюмерия һ.б. Иң мөһиме игътибар күрсәтү дип уйлыйм.

 

Марсель Әхмәдуллин:

 

– Үземә көнкүрештә куллана алырлык бүләкләр ошый, шуңа башкаларга да шундыйракларын бирәм. Шушы гадәтемне белүчеләр миңа да берәр «җүнле нәстә» бүләк итәләр.


Ләйсән ХАНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»