поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.12.2009 Бәйрәм

«INTERTAT.RU» ГАЗЕТЫ РӘХМӘТ ХАТЫНА ИЯ БУЛДЫ (+КОРПОРАТИВ ФОТОЛАРЫ)

Ел дәвамында «Intertat.ru» газеты Татарстан Милли музее белән тыгыз элемтәдә торды. Без үз укучыларыбызны Татарстан ядкәрханәләрендәге яңалыклар, оештырылган күргәзмәләр белән даими таныштырып тордык

Милли музейнең традицияләргә бай тормышы олыларны да, балаларны да битараф калдырмый. Биредә һәркем үзенә нинди дә булса кызыклы мәгълүмат һәм хәтта шөгыль дә таба ала. Гөлчәчәк Нәҗипова җитәкләгән музей хезмәткәрләре гел хәрәкәттә, үз тарихыбызны киләчәк буынга түкми-чәчми үзенчәлекле итеп җиткерергә омтыла. Директор үзе дә: «Татарстанда музей эше зур үзгәрешләр кичерә. Үзара һәм башка төбәкләр белән элемтәләрне көннән-көн ныгытабыз. Быел Санкт-Петербург белән нәтиҗәле эшләр башкардык. Мәсәлән, “Морза Юсуповлар нәселе тарихы. Казан-Петербург-Париж”, “Федор Шаляпин – Петербургта” экспозицияләре тамашачыда зур кызыксыну уятты. Быел Татарстанның музей хезмәткәрләре Ассоциациясе төзелде. Аңа 19 музей һәм әгъза керде,» – дип сөйләде узып баручы елга нәтиҗә ясап, журналистлар белән очрашуда.

 

Яңа ел бәйрәме алдыннан Гөлчәчәк Нәҗипова менә инде дүртенче ел рәттән республика журналистларын музейга җыя. Бу юлы да бәйрәм өстәле артында үткәрелгән кичәдә Гөлчәчәк ханым музей тормышына битараф булмаган редакцияләрнең, актив хәбәрчеләрнең иҗатына тукталып китте. Музей җитәкчесе аеруча тырышларына истәлекле бүләкләр тапшырды, алар арасында "Intertat.ru" журналисты Мөршидә Кыямова да бар иде. Газетада музейлар тормышын даими яктыртуга зур урын бирелгәне өчен "Intertat.ru" газетының баш мөхәррире Әлфия Миңнуллина исеменә исә Татарстан Милли музее коллективының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Гадәттә журналистлар белән мондый очрашуларда музейның киләчәк гамәлләре дә тәгаенләнә. Әлеге сөйләшүдә, мәсәлән, Татарстандагы кайбер музейларның аяныч хәлләре мәсьәләсе телгә алынды. Әйтик, Казандагы бүлекчәләрнең күбесе төзекләндерүгә мохтаҗ. Казанда 2013 елда узачак Универсиада чарасына аларны рәткә китерү таләп ителә. Чөнки Казанда ул чакта туристлар ашкыны булачаганы шик юк һәм алар Татарстанның ядкәрханәләре белән кызыксынмый калмыячагы көн кебек ачык. Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренә караганда,  Татарстан Хөкүмәте музейларга финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә биргән.

 

Әйтергә кирәк, 2010 елдан музейлар бик күп һәм бик зур мәдәни вакыйгаларга әзерлек башлап җибәрә. Алар – Бөек Җиңүгә 65 ел, Татарстан Республикасының 90 еллыгы, Г.Тукайның 125 еллыгы һәм Л.Н.Толстойның вафатына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелечәк чаралар. Киләсе елда ике зур проект – Россиядә Франция елы чаралары һәм Татар костюмнары күргәзмәсенә дә старт бирелер дип көтелә. Шулай ук, 2010 елда Милли музейның 115 еллыгын да киң колач белән уздырырга ниятлиләр. Зур юбилей уңаеннан музей тормышын яктыртып баручы журналистлар арасында бәйге дә игълан ителде. «СМИром МУЗЕЯ» дип аталган әлеге бәйгегә нәтиҗәләр киләсе сентябрьдә – Россия музейчыларының фәнни форумында ясалачак.

Без, без, без идек...

Чыршы янында.

Журналистыбыз Мөршидә Кыямованың томыш иптәше Илдар әфәнде биеп кенә түгел, моңлы итеп җырлап та күрсәтте.

Кыш бабайның телефоны: 292...

Кыш бабай бүләкләрен эреттек...

Өйгә кайтасы килми иде...

 Фотолар Интертат.ру сайтыннан алынды.


---
Интертат.ру
№ | 29.12.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»