поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.08.2017 Язмыш

Еллар аша ялганган язмыш

Армия хезмәтеннән кайтканнан соң дус булып, аннары күп еллар үзара “югалышып” яшәгән күптәнге дустым Хәйдәр, яшәгән урынымны белешеп, минем янга килеп керде.

– Хәйдәр, син бу елларда кайда, ничек яшәдең, гаиләң, балаларың бармы? –дип соравым аның иң авырткан күңел ярасына тиде, ахры. Бу сорау аны ялкытып бетер-гәнгәме, әллә үткән гомеренә борылып карыйсы килмәгәнгә, теләр-теләмәс, әкрен тавыш белән:
–И, дускай! Юк, гаиләм дә, балаларым да юк. Аның урынына гомерем буе хыялланып көткән мәхәббәтем бар... – дип, азаккы җөмләсен күтәренкерәк тавыш белән әйтте, аннары тагын хафага төшебрәк:
– Минем өчен бу “тормыш” дигәнең гел үкенечләрдән генә торды инде, – дип уфтанып куйды. Без яшь, аралашкан чакларыбызда да ул, ни өчендер, моңсу иде.
–Үсмер чакта беренче мәхәббәт кошымны кулларымнан ычкын-дыргач та мине кара язмыш камап алган, мин ул чакта белмәгәнмен генә. Исеңдәдер, бәлки, без армиядән кайткан гына чакларда, балачактан ук сөйгән кызым – Гөлгенәмне сөйли идем.
–Ул инде кайчан булган хәлләр! Әле дә оныта алмадыңмыни? –дип гаҗәпләнәм, искә төшерергә тырышып. Әлбәттә, ул чакта без кызлар турында күп сөйләшә идек.
Ул, уйларын барлагандай, күз карашын читкә төбәп утырды да, үткән тормышын ерактан алып сөйли башлады:
–Кызларга беренче тойгыларым кабына башлаганда ук күңелем түренә нур булып кереп калган Гөлгенә иде ул. Язмышларыбыз юл чатларыннан төрле якка китеп, аралар ераклашса да, нигәдер, җырдагыча, бер кавышырбыз кебек иде...
Еллар узган саен күңелемдә тагын да көчлерәк сагыш-юксыну кабынды. Нигә мин балачак мәхәб-бәтемнең гомерем буе йөрәгемне көйдерәсен белмәдем икән? Шулай булырын белсәм, беренче сөйгәнемне нинди генә юллар белән булса да янымнан җибәрмәс идем, – дип, үз алдына сөйләгән кебек әйтеп куйды.
–Әле килеп сине нәрсә тетрәндерде соң?– дим, борчыган хәлләренә тизрәк төшенер өчен.
–Берникадәр вакыт элек Гөлгенәнең ялгыз калганын ишеттем. Шул вакытта гомерем буе хыялымда көткән язмышыма ышана яздым. Соң булса да, бәхет кояшым балкып киткәндәй булды. Гөлгенәгә кайнар хисләремне җиткереп, калган гомеребезне кулга-кул тотынышып үтәргә теләгемне белдереп, хәбәр җибәрдем. Әмма ул миңа хиссез генә, “мин инде үзгәрдем, хәзер миңа беркем дә кирәкми, миңа бары тынычлык кирәк”, дип, хыялымда үрелгән якты киләчәгемә кара пәрдә элде дә куйды...
– Шулай, мәхәббәт дигәнең утка да, суга да сала шул, бәлки, аның асылы да шундадыр? – дим, аңа теләктәшлек белдергәнемне күрсә-теп, әмма ул мине ишетмәгән дә кебек.
–Их,– дип сөйләнде тәрәзә ягына карап, –нигә болай килеп чыкты соң әле?
–Бәй, сөйгәнең сине яратканмы соң, ул да сине уйлап яшәгәнме? –дигән соравым Хәйдәрне тагын да ераккарак этәреп, балачак елларына алып китте.
–Без өч яшьтән бергә уйнап үстек. Мәктәп елларыбыз бергә үтте, аның яшьлек биографиясе минсез буш булыр иде. Үскәндә өйләр арасы ерак түгел, ике өй аша гына. Мин, бакчабызга чыгып, Гөлгенәләр бакчасына күз карашымны сирпесәм, анда үскән тирәкләр дә, хәтта өй тәрәзәләре дә аның күз карашы булып тоела иде.

Тойгыларым шундый ташкын кебек булса да, аларны тышка чыгармаска тырыштым. Бу гамәлем өчен гомерем буе үкенеп яшим. Гөлгенә дә мине аңлый алмады, шикелле. Ул бер очрашуыбызда: “Мин яшь чакта синең яратуыңны тойганым булмады”, – дип мине икеләтә көйдереп алды.

Гөлгенә гел уку алдынгысы булды. Барча мәктәп Гөлгенәгә соклана. Ул шундый биеклектә булса да, масаеп йөрмәде, йөзе гел елмаюлы, ачык булды. Миңа уку авыррак бирелде, мәктәпкә барганчы ук хәреф таный, чутлый белсәм дә, арытаба укуда артта калдым. Мин бәләкәй чагымнан ук бик хисчән булганга, ирексездән түбәнсенү хисе били башлады, үземне булдыксызга санап үстем. Шушы үземнең түбәнсенү хисләре дә аңа якынаерга кыюлык бирмәгәндер.

Кызлар иртәрәк өлгерә бит. Гөлгенә – исеме үк әйтеп тора – гөл кебек матур кызга әверелде. Миннән зуррак авыл егетләре аның артыннан йөгерешә дә башлады. Бу хәлгә мин бераз көнләшеп карасам да, мөнәсәбәтләрен чынга алмадым. Мине әлеге шул кыюсызлыгым, сабырлыгым тыйгандыр. Малайлар белән ертышып Гөлгенәне яулап та йөрмәдем.

–Ә мәктәп елларыгыз үткәч ничек аерылыштыгыз соң? – дип сорарга өлгерәм, ул тирән тын алган мәлдә.
–Тагын бер үкенечле мизгелемне искә төшердең: 10нчы сыйныфны тәмамлаган язның бер көнендә елга буена төшсәм, яр буенда ефәк матур күлмәктә Гөлгенә китап укып, язып-сызып утыра, каядыр укырга керергә әзерләнә иде. Мин янына килгәч, үзе белән бергә барып укырга керергә тәкъдим ясады. Шул чакта шаяру белән генә җаваплап, бу бәхетем булыр юлдан мәхрүм калдым. Әлегә кадәр шул ваемсызлыгым өчен дә үкенеп яшим, бәлки, бер юлдан киткән булыр идек... Бая син “сөйгәнең сине яратканмы соң?”, дип сораган идең. Миңа карата аның тойгылары, бәлки, тышка бәреп чыгарлык булмагандыр, әмма мин аның җылы карашын гел тоеп үстем, яшәдем. Миңа ул битараф түгел, киресенчә, яратуга якын хистә булды, дип уйлыйм.

Гөлгенә мәдәни-агарту технику-мында укыганда мин дә калада яши идем инде. Мәктәп елларында Гөлгенә бик матур, моңлы тавышы белән җырчы буларак танылган иде. Без, сыйныфташлары, аның зур җырчы булырына ышана идек, шуңа да аның сәнгать юлын сайлавы яңалык булмады.

Авылдан чыгып киткәч хатлар да алыштык. Әмма мин хатларымда да ташып торган хисләремне җиткерә алмаганмындыр, язышуыбызны ул дусларча мөнәсәбәт итеп кабул итте. Авылга кайткан чакларымда аның башка егет белән дус булуын күреп йөрәгем янды, күңелем кителеп, үземне үпкә тойгысы биләде. Ул вакытта, һәр яшь кеше уйлаганча, дөнья зур, киң, үземнең ярымны табармын әле, дип күңелемне Гөлгенәдән суыта төштем, дөресрәге – суытырга тырыштым.

Шул онытыйм дигән карарыма буйсынып, Гөлгенәгә армиядән бер генә хат та язганым булмады. Әмма оныта алдым, дия алмыйм. Мин хезмәттән кайтканда Гөлгенә күрше авылга кияүгә киткән иде.

Гомеребез агышында без сабантуйларда гына очраша алдык. Җыеннарда аны, бәлки, күрермен, дип халык арасында йөргәндә, ул үзе дә әллә каян пәйда була да, күрешеп аралаша идек. Сабан-туйларга ашкынуымның сәбәбе дә шул балалык мәхәббәтемне күрү өмете булгандыр. Очрашканда, телләребез белән сөйләшкәнгә караганда, күбрәк күз карашла-рыбыз белән сөйләшә идек сыман.

–Шул ярыңнан башка бер кызны да өзелеп сөймәдең мени?
–Әйтә алмыйм. Гомерем буе Гөлгенә сынлы, йөзле, буйлы, кыланышлы кызларны гына ошат-сам да, шулкадәр йөрәгемне әсир иткәнен очрата алмадым. Үзем дә әрсезләнеп йөрмәдем, таулар вәгъдә итмәдем.

Бик кызыклы тойгы яши миндә, –дип дәвам итте сүзен Хәйдәр, –Гөлгенә инде олы яшькә җитеп килсә дә, ул минем күңелдә 14-15 яшендәге гүзәл кызчык булып сурәтләнеп калгангадыр, ул миңа гел яшь кебек. Ул гаиләле, ә мин аңа шигырьләр багышлыйм, аны күкләргә күтәреп, фәрештәгә тиңләп яшим. Алар тормыш иптәше белән берсеннән-берсе матур, Гөлгенәгә охшаган 3 кыз үстерделәр.

– Әгәр синең мәхәббәтең бер генә яклы, җавапсыз икән, шулкадәр өзгәләнү кирәк микән? –дигән соравыма:
– И, дускай! Безнең йөрәкләргә сөю хисләрен табигать иңдергән бит, без нишли алабыз? Мин күп вакыт уйланам, – дип, үзен аклагандай дәвам итә Хәйдәр, –дөньяда бу хәлдә калган мин беренчесе дә, азаккысы да түгел бит. Мин фәкать күпләр үткәргән үкенечле язмышны кабатладым гына.

Күңелендәге аһ-зарларын күптәнге дусты белән уртаклашкач, Хәй-дәрнең күңеле күтәрелгәндәй булып, йөзе яктырып китте, минем белән әңгәмәләшеп утырганда беренче тапкыр елмайгандай итеп:
–Рәхмәт, дускай, түзеп тыңлап утырганың өчен, бик ялыктырып вакытыңны алсам, гафу итә күр, зинһар, – дип уңайсызланып куйды.

Эпилог урынына
Хәйдәр минем белән үзенең аһ-зарларын уртаклашканга ел ярым вакыт үтеп китте. Сирәк шалтыратышып, хәл-әхвәлләрне белешеп торганда аның тормышында үзгәрешләр сизелмәде. Гөлгенәсе белән аралашканнарын гына бәян иткән иде. Күптән түгел ул, алдан хәбәр дә итми, тагын минем янга килеп керде. Тышкы кыяфәтеннән, тотышыннан, күтәренке кәефеннән чыгып караганда, ул үткәндәге Хөйдәр түгел.

Пөхтә, ыспай костюм, үтүкләнгән чалбар, аякларда ак ялтыр түфлиләр. Әле сорашмый да аңлап торам, бу “чәчәк атуы” әлбәттә, Гөлгенәсе белән бәйле. ”Менә бит, мәхәббәт ниләр кыландырмый адәм баласын”, – дип аның өчен куанып, җылы исәнләштек.

Хәйдәрнең, үзе әйтүе буенча, вакыты бик тар булганга (хәзер ничек иркен булсын), тиз арада хәлләрен сөйләп, сандугачы –Гөлгенәсе янына канатланып очар коштай булып китеп барды.

Аның сөйләгәненнән шуны аңладым: Гөлгенә үзе теләгән “тынычлык”та яшәп, япа-ялгызлыкта җан тынычлыгы табал-маган. Инде күңеле бушлыктан тәмам ямансулагач, балачак дустын кичекмәстән үзенә кунакка чакырып, бер сөйләшеп утырырга карар иткән...

Хәйдәрнең, Гөлгенә юлында башкача күренмәскә, дип карар кылып йөргәндә тагын сабантуйлар вакыты килеп җиткән. Шушы халык җыеннарында инде ничәнче мәртә-бәләр очрашкан кебек тагын күрешеп аралашалар. Шунда Хәйдәр гомере буе сөйгәненең күзләренә азаккы тапкыр карагандай:
–Гөлгенә, минем хәзер бар теләгем – бу дөньядан синнән алдарак китү. Аның киресе була калса, мин гомеремне үтә дә ачы газапта үтәчәкмен, – дип, калтыраган тавышын чак яшереп әйтә алган.

Гөлгенәнең күңеле бу вакытта, Хәйдәргә чәчәк бәйләмнәре бөркегәндәй, сагыну хисләрендә янган:
–И, җүләркәем, әле үлү була мыни, андый уйлар уйлама әле. Әле сине үземә кунакка чакырырга, дип, эзләп йөрүем иде,– дип Хәйдәрнең мәңге саргаймас өмет бакчасына тагын гөлләр иңдереп куйган... Шулай итеп, бәхилләшергә, дип барган җирдән Хәйдәрнең йөрәгендә элеккедән дә көчлерәк яшәү уты янә кабынган.

Аның шатлыклы уй-кичерешләрен язып бетерү өчен кәгазь битләре җитмәс иде. “Мин гүя яшьлегемә кайттым, дускай! Менә сине дә үзебезнең “бераз кичектерелгән” туебызга чакырырга килүем иде”, – дип, миңа матур итеп бизәлгән чакыру кәгазе сузды.

Кәүсәр ӘМИНЕВ, “Балкыш” республика әдәби конкурсы лауреаты.


---
Өмет
№ --- | 09.08.2017
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»