поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.12.2009 Бәйрәм

2010 ЕЛГА ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар

 

2010 ел Кучкарлар тормышына шактый үзгәрешләр китерәчәк. Сез бу үзгәрешләр тудырган проблемаларның барысын да җиңәрсез һәм бу үзгәрешләр тормышыгызда яңа баскыч башлануга уңышлы старт булып торачак. Март, июнь һәм август айларында бик үк уйлап бетерелмәгән адымнарыгыз аркасында бераз акча югалтуыгыз ихтимал. Аның каравы, ноябрьдә күп итеп акча эшләп алу мөмкинлеге чыгачак. Быел күпләр фатир, йорт яки дача сатып алу бәхетенә дә ирешер. Шәхси тормышыгызда зур үзгәрешләргә әзер булыгыз. Гаиләдә низаг чыкса, уртага салып сөйләшергә, мәхәббәтегез өчен көрәшергә тырышыгыз. Әгәр инде барып чыкмаса, күңелегезне төшермәгез, чөнки яңа тормыш башлау беркайчан да соң түгел. Ялгыз Кучкарларны Юлбарыс елында танышулар да көтә. 2010 елда иммунитетыгызны ныгытырга, депрессияләргә бирелмәскә, яхшылап тукланырга һәм кирәк вакытта тиешенчә ял итәргә тырышыгыз.

 

Үгезбозау

 

2010 ел – сезгә тормышыгыздагы урыныгызны ачыклау елы. Ел башында Үгезбозауларга акчаны экономияләп яшәргә кирәк. Ә елның икенче яртысында акчалы гына “шабашка” килеп чыгар, бу мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз. Ел азагында яңа урынга күчү яки эштә үсү җае туар. Мәхәббәт өлкәсендә бар да ал да гөл дияргә мөмкин, тик бер шарт белән: элккеге үпкә-ачуларыгызны онытыгыз һәм беркайчан да юк-бар өчен ызгышмагыз. Юлбарыс елында балаларыгыз өчен шактый акча сарыф итәргә туры килер. Якын туганнарыгызга сезнең ярдәм кирәк булырга мөмкин. Әгәр сез әле һаман да ялгыз икән, ел азагына таба якын-тирәгездә йөрүче кешеләргә игътибар белән карагыз: сезнең икенче яртыгыз янәшәдә генә. Фатир сатып алу, ремонтлау, яшәү урынын алыштыру, яки күченү кебек зур мәшәкатьләр чыгарга мөмкин. Сәламәтлегегез тәртиптә булыр, тик шулай да февраль аенда игътибарлы булыгыз – организмыгызны сакларга тырышыгыз. Физик активлыкка күбрәк игътибар бирегез.

 

Игезәкләр

 

Сезне тормышның бөтен өлкәсендә дә мөһим үзгәрешләр көтә. Озак уйларга, анализларга вакытыгыз булмас, бар нәрсәне тиз хәл итәргә туры килер. Быел күптән күңелегездә йөрткән планнарыгызны, проектларыгызны тормышка ашыру җае чыгар. Кемгәдер моның өчен укып кайтырга яки эш урынын алыштырырга туры килер. Студентларның чит шәһәргә яки чит илгә укырга китүләре ихтимал. Юлбарыс елында Игезәкләргә табыш та шактый керер, ләкин шул ук вакытта чыгымнар да күп булыр. Тотрыклы булмаган гаиләләр таркалырга, гашыйкларның мөнәсәбәтләре дә өзелергә мөмкин. Әмма боларны йөрәгегезгә якын кабул итмәгез, чөнки алга таба да бергә калсагыз вакыт уздыру гына була. Өстәвенә, ялгыз Игезәкләрне җәен яңа мәхәббәт маҗаралары да көтә. Сәламәтлеккә килгәндә – барысы да ал да гөл. Ел дәвамында яхшы компанияләрдә ешрак булырга, яхшы кешеләр белән аралашырга тырышыгыз.

 

Кысла

 

Юлбарыс тырыш, үҗәт, максатчан Кыслаларны ярата, шуңа күрә эшләргә иренмәсәгез, елыгыз бөтен яктан да искиткеч уңышлы булачак. Мөмкинчелек чыкса белемегезне арттырыгыз, эш урынын алыштырудан да курыкмагыз. Иҗат өлкәсендә, сәясәт белән бәйле эшләрдә һәм белем-тәрбия тармагында хезмәт куючыларга үзләрен күрсәтергә җай чыгачак һәм бу форсатны кулдан ычкындырырга ярамый. Тырышлыгыгызны күреп, яңа эшләр тәкъдим итәргә, карьера баскычында күтәрергә мөмкиннәр. Гаиләгездә низаг-фәлән килеп чыга калса, кызган баштан кирәкмәгән гамәлләр эшләп ташлый күрмәгез. Тынычланып, барысын да уртага салып сөйләшегез һәм бу хәлдән чыгу юлын бергәләп карагыз. Түземле, тугры булыгыз, яраткан кешегезне көнләшүегез белән интектерә күрмәгез. Сәяхәтләргә барып кайтыгыз, алар файда һәм ләззәт китерер. Бурычка акча алмаска тырышыгыз, ә булган кредитларыгызны вакытында түләп барыгыз. Февральдә Кыслаларны үтә җаваплы һәм табышлы эш көтә. Аны кулдан ычкындыра күрмәгез.

 

Арыслан

 

Юлбарыс елында бер зур гына планыгыз тормышка аша башлар. Кул кушырып утырмыйча тырышлык куйсагыз (бигрәк тә февраль һәм март айларында), тагын ике елдан аның җимешен татырсыз. Кайбер Арысланнарга эш яки яшәү урыннарын алыштырырга туры килүе дә бар. Быел берүк кредит ала күрмәгез, чөнки аны түләп бару бик авыр булачак. Ел башында акчагызны саклап тотыгыз. Шәхси тормышыгызда җитди генә үзгәрешләр көтелә. Әгәр сезгә кемдер ошый икән, кыенсынмыйча үзегез беренче адымны ясагыз. Бигрәк тә язын һәм ел азагында. Гашыйк парлар гаилә корып, көнкүрешләрен җайлау, бергә яшәргә өйрәнү белән мәшгуль булырлар. Гаиләле Арысланнарга бер-берсенә игътибарны арттырырга кирәк. Быел йорт салу, яки фатир ремонтлау ише мәшәкатьләр дә чыгуы ихтимал.

 

Кыз

 

Бәхет, ниһаять, сезгә дә елмаер! Кызларны бар яктан да бик тә уңышлы ел көтә. Эшегездәге проблемаларыгыз җайга салыныр, җитәкчеләр сәләтегезне бәяләрләр, тырышлыгыгызның әҗерен алырсыз. Ләкин моңа карап дөньягызны оныта, ә иң мөһиме, борыныгызны күтәрә күрмәгез. Дөрес, ел башында акча проблемалары килеп чыгуы ихтимал, ләкин борчылмагыз, язга бар да җайланыр. Ай саен хезмәт хакыгызның бер өлешен җыеп барырга тырышыгыз, чөнки көтелмәгән чыгымнар килеп чыгуы бар. Бу чыгым җәйгә таба күчемсез милек сатып алу белән дә бәйле булырга мөмкин. Планнарыгызны, максатларыгызны чит кешеләргә сөйләп йөрмәгез. Ел дәвамында сәяхәтләр, күңелле очрашулар көтә. Тормыштан күңеле кайта башлаган ялгыз Кызлар көзен чын мәхәббәтләрен табарга мөмкиннәр. Башыгыз белән эштәге һәм гаиләдәге мәшәкатьләргә чумып, сәламәтлегегез турында да кайгыртырга онытмагыз. Ешрак елмаегыз, башыгыздан күңелсез уйларны чыгарып ташлагыз, начар гадәтләрдән баш тартыгыз.

 

Үлчәү

 

Елның беренче яртысында вак-төяк проблемаларның берсен дә йөрәгегезгә якын алмагыз, чөнки алар барысы да вакытлыча гына. Җәйгә бөтен проблемалар хәл ителер. Яңа кешеләр белән танышудан качмагыз, коллектив белән табигатьтә ял итүдән читләшмәгез. Беркемгә дә хәтерен калдыра торган сүз әйтә күрмәгез, ә таш белән атканга аш белән җавап бирегез. Язын һәм көз башында акча белән бәйле мәсьәләләрдә сак булыгыз, аферистлар кулына эләгә күрмәгез. Ел азагына акча эшләп алу мөмкинлеге чыгар. Шәхси тормышта әллә ни үзгәрешләр көтелми. Ялгыз Үлчәүләргә гаилә коруны алдагы елга калдырып торсалар да ярар, чөнки әле сез үз кешегезне очратмадыгыз. Сәламәт буласыгыз килсә, җәяү йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә һәм рәхәтләнеп ял итәргә тырышыгыз. Дөрес һәм актив тормыш рәвеше алып барыгыз. Нервыларыгызны саклагыз, юк-барга бетеренмәгез, вак-төяк нәрсәләргә кәефегезне төшереп йөрмәгез.

 

Чаян

 

Юлбарыс елы мөһим вакыйгалар, тормышта зур үзгәрешләр белән истә калыр, бигрәк тә елның беренче яртысы. Эшегезне алыштырырга, яңа һөнәрләр үзләштерергә, башка җиргә күчеп китәргә туры килүе бар. Балаларыгызга, әти-әниләрегез өчен акча сарыф итәргә туры килүе бар. Шулай да ел азагында яхшы гына акча эшләп алу җае чыгар һәм нәтиҗәдә, яңа елны яхшы кәеф белән каршыларсыз. Әти-әниләрегезгә ярдәм итәргә әзер торыгыз, аларга сезнең кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз кирәк. Мәхәббәт, гаилә өлкәсендә, сәламәтлек мәсьәләсендә бар да яхшы һәм тотрыклы. Юлбарыс елында күптән көткән балагыз яки оныгыгыз туар. Язын башыгызны югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булырсыз һәм бу мәхәббәт сезгә бар эшләрегездә канат куяр, тормышның кадерен белергә ярдәм итәр. Дусларыгыз белән ешрак очрашыгыз. Сезне кызыклы яңа танышулар көтә. Тыныч тормыш рәвеше алып барсагыз төрле чирләр сезне читләтеп үтәр.

 

Укчы

 

Эш мәсьәләсендә елның беренче яртысы (бигрәк тә апрель ае) шактый тынгысыз һәм киеренке булыр. Шуңа күрә ул айда саксыз гамәлләр кылудан, гайбәттән сакланыгыз. Ә инде көзгә таба бар да җайланыр. Эшегез артачак, ләкин шул ук вакытта хезмәт хакыгыз да күтәреләчәк һәм иң мөһиме, күпләр, ниһаять, күңелләренә хуш килгән эшне табачак. Июль һәм ноябрь айларында кредит ала күрмәгез, чөнки зур гына ялган кармагына эләгүегез бар. Әгәр юк-барга бер-берегезне көнләмәсәгез, юл куя белсәгез, гаиләле Укчыларның өйләрендә тотрыклылык һәм тәртип хөкем сөрер. Юлбарыс елында балаларны укыту белән бәйле шактый чыгымнар таләп ителүе бар. Ялгыз Укчылар, бигрәк тә кызлар, әгәр принц килгәнен өйдә тыныч кына көтеп утырмасалар, быел үз тиүнәрен очратачак һәм бу очрашу көзгә үк туй белән тәмамланырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнегез, эштән соң тиешенчә ял итегез һәм нервыларыгызны саклагыз.

 

Кәҗәмөгез

 

2010 елда бар нәрсәне контрольдә тотсагыз, иренмичә тимерне кызуында сугып барсагыз, нәтиҗәләре искиткеч көтелә. Эшегездә төрле тикшерүләр белән бимазаларлар, шуңа күрә итәк-җиңнәрегезне җыеп йөрегез. Күптән башыгызда йөртсәгез дә, Юлбарыс елында эшегезне алыштырмаска тырышыгыз. Әгәр үҗәтлек һәм тырышлык күрсәтсәгез, бу эшегездә дә сезгә ел дәвамында шактый гына табыш керәчәк. Ләкин бу акчадан башыгызны югалтып, лотерея, челтәрле маркетинг ише авантюраларда уйнарга маташмагыз. Гаиләгездә сабыр булыгыз, “җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән әйтемне исегездән чыгармагыз. Ялгыз Кәҗәмөгезләр, март һәм июль айларында гашыйк булырга әзерләнегез.

 

Сукояр

 

Сезгә 2010 елда күбрәк эшләргә, аралашу даирәгезне киңәйтергә һәм актив рәвештә яңа үрләр яуларга туры килер. Күпләр сезгә көнләшеп карар, аяк чалырга тырышыр, ләкин аларның мәкерләре барып чыкмас. Ел азагында акчагызны бик тә отышлы итеп берәр банкка салуыгыз бар. Апрель һәм декабрь айларында төрле оешмалардан тикшеренүләр килеп, шактый нервыгызны какшатып алачак. Гаиләгездә аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин. Гашыйк Сукоярларга да мөнәсәбәтләрне ачыклап, гаилә корырга дигән карарга килергә вакыт. Юк проблемаларны зурга җибәрмәгез, бөтен нәрсәне йөрәгегезгә якын алмагыз. Җәен җылы якка барып ял итеп кайтсагыз да комачау итмәс. Гомумән алганда, Юлбарыс сезгә файданы күбрәк китерәчәк һәм ел азагында сез моңа инаначаксыз.

 

Балык

 

2010 ел сезнең өчен бик тиз һәм актив узачак. Эшегездә, күнегелгән тормыш итү рәвешегездә һәм шәхси тормышыгызда тамырдан үзгәрешләр көтә. Бүтән урынга күчсәгез, бер дә үкенмәссез, яңа эш урынында талантыгыз ачылыр, үзегезне күрсәтергә мөмкинлекләр чыгар. Көтелмәгән чыгымнар аркасында акча янчыгыгыз ел дәвамында шактый юкарыр. Аның каравы, 2011 елда мондый проблемаларның эзе дә калмаячак. Гаиләгездә тәлинкә ватылмый тормас, шуңа күрә, беренче чиратта, үз-үзегезне кулда тотарга, сабыр булырга тырышыгыз. Мондый вакытлы проблемалар барысы да үтәр. Иң мөһиме, балаларыгыз ел дәвамында бары тик шатлык кына китерер. Ялгыз Балыкларга 2010 елда җитди адымнар ясарга кирәкми. Ирекле булуыгыздан ләззәт алып, гыйшыйк-мыйшык кына уйнап йөрегез, дусларыгыз белән аралашыгыз.



Татарстан яшьләре
№ 76 | 26.12.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»