поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.08.2017 Шоу-бизнес

Гөлназ Сәфәрова: «Улым ел буе ураза тота»

- Гөлназ, исәнмесез! Җәегез ничек уза, ял итеп буламы?
- Май ахырында, июнь башында ялда булып кайттык та, хәзер ул диңгез онытылды инде. Җәй буе эшлибез.

Улым дә садикка йөри, башка елларны җәен әти-әни карый иде. “Нишләп минем быел отпуск юк, ник мин көн дә эшкә йөрергә тиеш?” - дип, һәрвакыт зарлана инде. Аның да, башка балалар кебек, җәй көне паркларга йөрисе, күңел ачасы килә. Әмма мин көн дә эштә, яңа эшкә күчү сәбәпле, ирем да һәрвакыт мәшгүль.

21 август көнне Айданның туган көне, хәзер шуңа, сабыйның күңелен күрергә әзерләнәбез. Моңа кадәр һәрвакыт нинди дә булса ресторан-кафеларда уздыра идек, быел өйдә эшләргә булдык. Ишегалдында ял зонасы булдырдык, шунда бәйрәм итәрбез дип торам. Айданга Төркиядәге күбек дискотекасы ошады, шуны эшләргә иде. Табын эзерләүгә килгәндә, бар әйберне дә үзем пешерәчәкмен. Теләсә кайдан пицца, роллы китертергә  куркыта, балалар ризыгына карата мин зур игътибар бирәм. Айдан Казанның иң яхшы Япон рестораннарының берсендә роллы ашап агулангач, хәзер бик сак карыйм.

- Бик грандиоз чара булачак алайса. Кемнәр чакырасыз?
- Айданның дуслары. Аңа бер яшь тулганда да дусларын чакырган идек. Аның дуслары – ул минем ахирәтемнең балалары (көлә). Традицион рәвештә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гимаеваның балаларын киләчәк. Башка өлкәдә эшләүче дусларым да... Күрше балалары керми калмый. Ахырда зур гына компания җыела.

- Айданга карата таләпчәнме сез? Балагызга чипсы ашарга, кола эчәргә рөхсәт итәсезме?

- Юк, бездә бары тик дөрес туклану. Ул үзе зарлана инде. Янәсе, әллә кемнең планшеты да бар, рәхәтләнеп чипсы да ашый, ә без аңа рөхсәт итмибез. Бернинди дә гаджеты юк аның, кайчагында телефонны гына биреп алабыз. Теләсә нинди ризык белән аппетитын бозасы килми. Ул болай да бик әз ашый торган бала. Нәрсә ашаганын исәптә тотып, шуны гына пешерәм. Балалар бакчасында бернәрсә дә ашамый. Ел буе ураза тота, дип әйтсәң дә була. Ресторан кебек җиргә барсак та, анда да бик сайланып кына ашый. Үзе калак тотып, авыз тутырып ашаган балаларга сокланып карыйм. Айданга инде 6 яшь, ә мин һаман артыннан калак тотып: “Аша инде”, - дип йөрим.

Үзем бизнесым өлкәсендә эш алып барам. Бизнес-план бар, эшләр озакка сузылмас дип уйлыйм. Әлегә атамасын дөрес әйтә алмам, аны һаман да уйлап йөрим. Балалар үзәге булачак ул. Бала өчен бар уңайлылыклар да тудырылган бакча. Анда репетиторлар да булачак, тренерлар да, телләр өйрәнү дә... Чөнки алты ел әни булу дәверендә бала үсеше белән бәйле күп авырлыкларга очрарга туры килде. Сәгать көндезге өчтә эштә бушыйм икән, Айданны бакчадан кереп алам да, секцияләр буенча китәбез. Ә алар Казанның төрле урынында урнашкан.

Барысын да йөреп чыгып, өйгә кайтканчы сәгать 10 тула. Кайбер көнне – ирем, кайчак мин йөртәм, әмма барыбер хәлне ала. Баланы түгәрәккә йөртәм дисәң, йә кыйммәт, йә юк ул, йә мөмкин түгел! Минем шул мөмкин түгелдән мөмкинне эшлисем килә. Әти-әнигә дә уңайлы булсын, бала да үзен яхшы хис итсен һәм үсеш тә тулы күләмдә булсын. Бу – төп принципларым.


Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»