|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2017 Матбугат
Айзирәк Гәрәева кияүгә чыкты (ФОТО)Журналист, язучы Айзирәк Гәрәева ТР Диния Нәзарәте матбугат үзәгеннән эштән киткәч, бер мәл югалып торды. «Идел» журналында татар һәм рус телләрендә хикәяләре басылып чыгуын, фейсбук битендә тау итәгендә җиләк җыюларын күзәтеп тордык билгеле. Баксаң, Айзирәгебез кияүгә чыгып куйган икән. Кияү егете — Төркия татары Якуб бәй Акчура. Бөтендөнья татар конгрессының 6 съездына делегат булып килгәч, Якуб бәй тәкъдим ясаган. Актанышка — Айзирәк туган авылына кайтып никах укытканнар. Никахны районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин укыган.
Яшь гаиләгә бәрәкәтле, тигез мәхәббәтле хәерле гомерләр телибез.
P.s.: сүз уңаеннан, яшьләрне таныштыру-табыштыруда «Идел» журналы вәкиле Гөлүсә Закирова да роль уйнаган, дигән шик бар.
--- |
Иң күп укылган
|