поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.08.2017 Җәмгыять

Коллекторлар бер тиен бурычы булмаган пенсионерның сыерын алып чыгып киткәннәр

Коллекторлар. Кемнәр алар? Кешеләрнең бурычын түләткәндә алар һәрчак законга таянып эш итәме?

Башкортстанда коллектор хезмәтләрен тикшерү башланды. Республика Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары Рамил Хәкимовка коллектор хезмәтләренең эшчәнлеген тикшерергә кушты. Сәбәбе – соңгы вакытларда гражданнардан бурыч түләткәндә килеп туган низаглы хәлләрнең ешаюы.

Шундый күңелсез хәлләрнең берсе Кырмыскалы районында булды. Коллекторлар банкларга бер тиен бурычы, бер кредиты булмаган пенсионер апаның ишек алдыннан сыерын алып чыгып киткәннәр. Алар аңлатуынча, мондый гамәлгә икенче районда яшәгән, әмма әнисендә пропискада булган улының бурычы нигез булып торган.

Бу хәл авыл халкында гына түгел, республикада борчылу тудырды. “Әлеге вакытта үз  көчендә булган законнарга ярашлы рәвештә, бурычлы кешенең мал-мөлкәтенә суд приставлары гына арест сала ала. Анда да башкару кәгазе кулларында булса гына”, – диде бу уңайдан Константин Толкачев.

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, судка кадәр бурыч түләтүләр цивилизацияле итеп, кешегә психологик һәм физик басым ясамый гына башкарылырга тиеш. Кызганычка каршы, бүгенге көндә коллекторлар әдәп, тыйнак-лык саклап тормый. Шуның белән гражданнарның хокукларын боза-лар. Нәтиҗәдә коллекторлар эшчән-леген тыюга яки аларның эшен катгый рәвештә көйләүгә мохтаҗ-лык туды. Ә Кырмыскалы районындагы күңелсез хәлгә килгәндә исә, полиция һәм прокуратура бу хәл белән тиз арада кызыксына башлады. Һәм бу дөрес тә, чөнки коллекторларның гамәлләрен “үз белдегең белән кылану”, ә башкару кәгазе  булмау фактын кеше талау дип бәяләргә тулы нигез бар. Бу хәл депутатлар контроленә  алынды.

Абсолют рәвештә беркемгә дә, бер банкка да бурычсыз кешеләр  бик сирәк булган заманда яшибез. Булса да, шул авыл җирендә көн күрүче пенсионер әби-бабайларның гына җаны тынычтыр. “Беркемгә бурычка акча бирмәскә!” Бер-кемнән алмаска!” дигән принцип белән яшәүче апа-абыйларны үзем дә беләм. “Ачка какланып үлсәм үләм, әмма бурычка сорамыйм. Үзем дә бирмим!” дигән танышларым да байтак. Нишлисең, һәркемнең үз тормыш кагыйдәсе һәм ул аны гомер буе саклап яшәргә өйрәнгән. Бу язмам банклардан кредит алган гражданнар гына түгел, ә бурычы булмаган укучылар да киләчәктә коллекторлар белән очрашырга язса, әңгәмәне ничек корырга, үз-үзеңне ничек тотарга?” дигән сорауларга җавап тапсын дигән максаттан язылды.

“Кемнәр соң алар коллекторлар?” дигән сорау бирер кемдер. Коллектор агентлыгы – коммерция структурасы. Гадәттә ул ООО яисә ЗАО булып теркәлә. Мондый агентлык кешенең банкка түләргә тиешле бурычын түләмәгән очрак-та, я соңлатып түли башлаганда даулап алу бизнесы белән шөгыльләнә. Гади генә итеп әйткәндә, коллектор агентлыгы банктан кешенең бурычын “сатып ала”. Бер генә коллектор агент-лыгы да прокуратура яисә суд инстанциясе хокукларына ия була алмый.

Беренче кредиторлар кешелек цивилизациясе барлыкка килгән чорда ук булган дисәк тә була. Ул вакытларда беркем дә гуманлылык һәм яшәүгә хокук дигән төшен-чәләрне белмәгән. Әгәр кеше бурычын кайтармаса, аны имгәткәнче тукмарга яисә коллыкка сатып җибәрергә күп сорамаганнар. Ул вакытлардан соң берничә мең ел үтте. Ләкин бер әйбер үзгәрмәде – бурычны элеккечә кешене кур-кытып, янап, даулашып юллап алалар. Дөрес, хәзерге коллектор-ларның эш алымы бераз үзгәрде. Үтерү, тукмау, имгәтү белән яный алмаганлыктан алар кешегә психологик басым ясау юлына басалар.

Көннең, төннең теләсә кайсы сәгатендә шалтыратып, бурычың барлыгын искә төшереп тору, алдагы көннәрне куркыныч итеп  кара буяуларда тасвирлап күрсәтү – боларның барысы да бер максат белән эшләнә. Ничек тә бурычны түләргә мәҗбүр итү!

Иң беренче чиратта бурыч җыючы козгыннарның юридик яктан нинди хокукларга ия булуын ачыклап үтик. Алар икәү генә:

1. Бурычы булган кешегә аның графиктан соңлап түли башлавы (яки бөтенләй түләмәве)  турында  хәтеренә төшерү;

2. Судка бирү – әгәр банк гражданинның бурычын коллектор агентлыгына саткан булса.

Алар ничек эш итә?

Коллектор агентлыкларында эш-ләүчеләрнең барысы да закон буенча эш итми. Кеше белән очрашып сөйләшкәндә кызып китеп, куркыту, янаудан тыш, сугып җибәрергә дә күп сорамаучылар да очрый. Шуңа күрә иң беренче кагыйдә – сөйләшкәндә прово-кация тудырмаска кирәк. Хаклы булуны исбатлап тору файдасыз. Иң дөресе – коллектор белән ничек тә азрак аралашу. Исегездә тотыгыз: кеше авызыннан чыккан теләсә нинди мәгълүматны аның үзенә каршы файдаланачаклар! Юллар-ның коллекторлар белән кисеш-мәвен максат итеп куярга! Бу алтын кагыйдәне хәтердә тотарга һәм файдаланырга гына кала. Барлык сөйләшүләрне диктофонга язып бару тагын да яхшырак. Бурычны ничек итеп кайтару турында фәкать банкка барып сөйләшү – иң дөрес юл булыр. Әгәр банкта җыелган штрафларны юкка чыгарырга, процентларны киметергә тәкъдим итмиләр икән, судка мөрәҗәгать итәчәгегез турында белдерегез. Судлар гадәттә заемщикны яклап чыгучан. Нәтиҗәдә, әз-әзләп төп бурычны гына түли алу мөмкинлеге туа.

Бер бурыч урынына – икене


Коллекторның төп максаты – теләсә нинди юллар белән булса да бурычны кайтарту дидек. Алар бер алымнан да чирканмыйлар. Кеше бурычын икенче банктан алып каплыймы? Милкен сатып түлиме? Алтыннарын ломбардка илтеп сатамы? Болары коллекторны борчымый. Кайвакыт алар максат-ларына ирешү өчен җинаять юлына да басалар. Мәсәлән, Генпро-куратура мәгълүматлары буенча, Костромада коллекторлар бурычлы кешегә ялган паспортлар алып килеп, шулар буенча зур булмаган банклардан кредитлар алырга мәҗбүр иткәннәр. Шулай итеп, 30 млн. сумлап җыйганнар. Мондый адымны алар йомшак, куркытуга бирешә торган кешеләргә карата кулланганнар.

Коллекторларның тагын бер пычрак алымы бар – әгәр бурычлы кеше белән уртак тел таба алмасалар, аның данын, яманатын барлык шәһәргә таратырга тыры-шалар. Мәсәлән, Вадим исемле иркәй үзенең тарихын болай дип сөйли: коллектор Вадимның фотосурәтен фотосалонда күпләп эшләтеп алган һәм Вадим яшәгән йортның күрше-тирәләренә берке-теп чыккан. Фото астына: “Бу кешегә бурычка акча бирәсе булмагыз!” дип тә язган. “Бераздан бу коллекторга икенчесе кушылды. Анысы ВКонтакте социаль челтәрендәге минем стенама төрле пычрак сүзләр язып калдыра башлады. Нәтиҗәдә аккаунтны бөтенләй юкка чыгарырга туры килде. Әти-әниләргә дә шалтыратып үзәкләренә үтәрләр иде, бәхеткә алар икенче шәһәрдә яши. Соңыннан барыбер суд булды. Бурычымны түләүдә әти-әниләр ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр”.

“Бервакытта да коллекторларга ишек ачмагыз, –  дип кисәтә байтак бурычы җыелган иркәй Рафаэль. – Торак – кагылгысыз, шуны белеп торыгыз. Мин ачтым да, үкенеп бетә алмыйм. Фатирга кергәч, тәрәзә-ләрдәге москит челтәрләрен ерткалап чыгып киттеләр. Ә икенче көнне телевизор, телефон һәм интернет кабельләренең дә киселгәне билгеле булды. Бу этлекләр барысы да мин “суд карары буенча гына түләячәкмен, ә сезнең карарларыгызны бәдрәфтәге чүп савыты көтә” дигәч эшләнде”.

Тагын бер күңелсез очрак турында бер-ике сүз. Коллектор фатирга килгән, аны хуҗа ишек ачып керткән. Сүз артыннан сүз чыгып, бераздан болар сугышып киткәннәр. Нәтиҗәдә коллектор күз төбенә “фонарь” элеп, хуҗаның кулын сындырып кайтып киткән. Суд булган. Суд коллекторны гаепле дип тапкан, чөнки нәкъ ул кеше фатирына килеп, хуҗаны тукмап кайтып киткән.

Коллекторны йөгәнләүче законнар бармы? 

РФ Президенты коллектор агент-лыкларының эшчәнлеген регламент-лаучы – көйләүче законга кул куйды. Моннан тыш, илдә Гражданлык һәм Җинаять кодекслары барлыгын онытмыйк, шуңа күрә коллекторлар тара-фыннан барлык янауларның законсыз икәнен белеп торырга кирәк. Бу янаулар закон нормаларына каршы килә, аның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Яныйлар икән, озакка сузмыйча Роспотребнадзорга яки хокук саклау органнарына гариза язарга киңәш ителә. Тагын бер тапкыр кабатларга кирәктер – суд приставларыннан башка беркем дә кешенең милкенә кул суза алмый. Приставлар да бу гамәлне суд булганнан соң, башкару кәгазе белән генә башкара ала. Башкару кәгазендә кешенең нинди мал-мөлкәте конфискацияләнәчәге ачык  күрсәтелергә тиеш. Конфискация вакытында коллекторлар приставлар белән янәшә басып торырга мөмкин, әмма аларның бер хокукы да юк.

Шуны да хәтердән чыгармаска кирәк – әгәр коллекторлар бурычлының әти-әнисенә, туган-нарына, якыннарына, балаларына янаса, куркытса, алар берьюлы 2 норматив актның нормаларын бозган булып чыга: Җинаять кодексын һәм банклар эшчәнлеге  турындагы законны. Гадәттә коллекторлар бурычлы кешегә РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенә – мошенниклык кылу турында – таянып яныйлар. Ләкин монда бер нюанс турында онытырга ярамый. Әгәр гражданин банктан кредит алып, аның буенча бер мәртәбә дә түләмәсә, бу кешене мошенник дип җаваплылыкка тарттырырга тырышырга була әле. Әмма кредит буенча бер генә тапкыр түләнсә дә, коллекторлар “сине җинаять җаваплылыгына тарттырачакбыз” дип авыз ачарга хокуклы түгел.

Бүгенге көндә коллекторга зарланып, юристларга, адвокатларга киңәш сорап баручыларга бу белгечләр иң беренче чиратта болай аңлаталар: әгәр кредитны ялган документлар буенча алмасагыз, күрәләтә аны түләүдән баш тартмасагыз,  куркырга кирәкми. Эшсез калган, гаиләсен, балаларын ашатырга акчасы булмаган кеше “күрәләтә бурычын түләмәүче мошенник” була алмый. Коллек-торларның хокукларын регла-ментлаучы барлык Положениеләр 2013 елның 21 декабрендә дөнья күргән 353нче федераль Законда да ачык күрсәтелгән. Мәсәлән, алар бурычлы кешегә эш көннәрендә урындагы вакыт белән 22.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә – 20.00-9.00 сәгать аралыгында шалтыратырга тиеш түгел.

РФ Үзәк  Банкы мәгълүматлары буенча, 2015 елның 1 гыйнварына Русия гражданнарының кредитлар буенча бурычы 667,5 млрд сумга баскан. Чагыштырып карау өчен: 2014 елның 1 гыйнварына бу сан 440,3 млрд. сум булган.


Руфина ТАҖИЕВА
Өмет
№ --- | 08.08.2017
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»