поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.08.2017 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: «Болай гына яздым инде. Әмма уйланырлык нәрсә бар»

Барлык җырчылар арасында иң матур Инстаграм аккаунты, мөгаен, Илсөя Бәдретдинованыкыдыр. Кызыклы, тормышчан текстлар язып, иң күп лайкларны ул җыя. Берничә кызыклы язмасын сезгә дә тәкъдим итәбез.

“Ата черки ана черкидән ике тапкыр азрак яши. Ата черки гел чәчкә нектары белән туклана, ә ана черки гел кан эчә. Хайван канымы, кешенекеие – барыбер аңа. Болай гына яздым инде. Әмма уйланырлык нәрсә бар”.



Паркта кукуруз ашап утырган фотосы астына ул болай дип язган:
“Әгәр дә миңа бәләкәй чакта: “Үскәч, кукурузны 100 сумга алып ашаячаксың дисәләр, билләхи, ышанмас идем! Әти трактор арбасы белән алып кайтып бушатканда беркемгә дә кирәкми иде ул. Ә бүген шундый тәмләп ашадым, белсәгез?!”

“Бәләкәй чакта аш-су тапшыруын караганда “бульон” дигән сүзне ишеттем дә, “Үскәч, бульон ашап караячакмын”, - дип, хыялландым. Бик соң гына мин ул бульонны көн дә ашап үскәнемне аңладым.  Дөресен генә әйткәндә, әби шул бульоннан башка бүтән нәрсә пешерә дә белми иде бугай. Аның урынына, ничек итеп ул бульонны пешерә иде?! Шулпага җилекле зур ит кисәге салып! Ә кайвакыт: әз генә сыер, әз генә тавык, яисә әз генә каз итен кушып. Кайнап чыккач, туртасын әйбәтләп җыеп, шулпа чип-чиста була иде. Тозлап, суган салып, озак итеп кайната иде. Бу сиңа ресторанда бирелә торган, өстендә ике генә түгәрәк өре йөзеп йөри торган бульон түгел! Ә чын, өреле шулпа!”

“Картадан акча салдырганда сандугачлар сайрый торган тавыш куган идем. Бер айга чыдадым: сандугачларны күрә алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Бүген, кофе эчкән саен, карта белән түләгәч, үзем дә сизмәстән: “Уффф, кычкырма әле йөрәгемне ярып син дә”, - дип кычкырып җибәрдем. Официант кыз: “Извините, я не хотела”, - ди. Мин аңа кычкырдым дип уйлады. Һаман уңайсызланып йөрим”.




Илсөя Бәдретдинованың Инстаграм фотолары аның уңган хуҗабикә икәнен дәлилли. Узган ялларда бик тәмле булып күренгән тәбикмәк өеме белән фотога төшеп, рецептын язган.

“1 йомырка, бер зур пакет кефир, әз генә тоз, әз генә сода, ике зур калак шикәр комын һәм 1 калак көнбагыш маен миксер белән яхшылап ботыйм да, әз-әзләп он куша башлыйм. Камыр сыек каймак кебек булырга тиеш. Көйми торган табада, талгын утта пешерәм. Пешерә барам, ак май белән майлый барам. Бик тиз һәм бик тәмле. Нууу, аның янына: мәтрүшкәле чәй, куе каймак, карлыган кайнатмасы һәм башкалар...”
 


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.08.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»