|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда давыл "җилләнеп узган" (ФОТО)Нурлат районында булган көчле җил 20 йортның түбәсенә зур зыян салган, биредә хәзер төзекләндерү эшләре бара, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, 5 августта көчле яшенле яңгыр вакытында Нурлатта җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитте, дип яза Татар-информ. Шуның аркасында Нурлат районында кайбер йортларның түбәләре өлешчә җимерелгән иде. Нурлат һәм Зирекле халкына зур зыян салынган. Урында “Комфорт” җәмгыяте бригадалары төзекләндерү эшләре алып бара. Кичә 12 торак йорт түбәсе төзекләндерелгән,чүп чыгарылган.
--- |
Иң күп укылган
|