|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2017 Мәдәният
Көрәшчеләр турында PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе беренче булып клип төшерде (ВИДЕО)Җырчы Булат Гыйләҗев PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән берлектә көрәшчеләр турында җәйге клип тәкъдим итә. Гөлнур Айзат сүзләренә Риназ Фазлыйәхмәтов иҗат иткән "Бәхет чишмәсе" җырына төшерелгән әлеге клип спорт белән мәхәббәт темасын бергә бәйләп, җәйге табигать матурлыгын тамашачыга экраннар аша тапшыра. Татар эстрадасының танылган җырчылары белән чыгыш ясап, бүгенге көндә Ринат Рахматуллин төркемендә иҗат итүче башкаручының бу әле тәүге клибы. Көрәшчеләр ролендә җырчының якын дуслары Риназ Фазлыйәхмәтов, Дамир Гатыйпов, Эмиль Минһаҗев төшкәннәр. Егетләрнең көч туплап, бәйгеләргә әзерләнү эшен ялга әйләндергән сылуларны “Зазеркалье” бию ансамбле кызлары уйнады. Тренер ярдәмчесен күпләргә таныш автор-башкаручы Нияз Сафиуллин, ә менә тренер ролен Булат Гыйләҗевның әтисе – Фәрхәт Гыйләҗев башкарган. "Әтинең клипларда, гомумән, төшерү процессында катнашканы бөтенләй юк иде. Әмма клипның режиссеры Айдар абый Шәймәрданов аны кызыксындыра алды. Бәяләмәләр буенча да әлеге образ тамашачыларга бик ошаган. Клипта катнашкан барлык дусларга да мин чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Әмма аерым рәхмәтләремне клипның сценаристы һәм режиссеры Айдар Шәймәрдановка, режиссеры һәм операторы Ринас Васиковка белдерәсем килә. Алар, чыннан да, үз эшенең осталары, шуңа да төшерү вакытында да бергә эшләргә күңелле һәм җиңел булды. Рәхәтләнеп искә алырлык шаян мизгелләр күп җыелды”, - дип бүлеште җырчы. Клипның премьерасын GONGTV спорт һәм музыка каналы тәкъдим итә.
--- |
Иң күп укылган
|