поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.08.2017 Могҗиза

“Балдагың газ плитәсе яныннан табылыр”

Күрше авылга кияүгә чыккан Диләрә сеңлем идән юып суын түккәннән соң кулын юганда, бармагында балдагы юклыгын күргән. Өйдә дә эзләгән, су түккән җирдән дә тапмаган. Аның һаман бер җирдә актарынуын күргән күршесе: “Хатын-кыз балдак югалтырга оста инде ул, син дә югалттыңмы әллә?” – дип сораган.

Һәм ык-мык килеп торган яшь киленгә: “Баш яулыгыңны ал да, фәлән әбигә бар, ул төшлек сала, кая югалтканыңны әйтеп бирер”, – дигән. Сеңлем килгәч, ул әби: “Балдагың газ плитәсе яныннан табылачак”, – дигән. Кияү белән газ плитәсен күчереп тә, идәнне куптарып та караганнар, балдак табылмаган. Хәйран вакыт үткәч, идән юарга мунчала алырга дип (ул вакытта идәннәр буяусыз, мунчала белән юа идек, ә мунчаланы әтиебез ясап бирә иде) шүрлеккә үрелсә, “челтер” итеп, нәрсәдер идән буйлап тәгәрәп киткән дә, газ плитәсе янында туктаган. Идән юа торган мунчала искереп, тузып, яңасы кирәк булганчы шулай шүрлектә яткан икән ул.

Мин балдакны кимәгәндә серванттагы чынаякка салып куя идем. Берзаман бераз ябыгып киттем дә, балдак бушады. Эшкә ашыкканда, югалмасын тагын дип (ул көнне эштә кабинет обойлыйсы идем), салып калдырырга уйладым. Яхшы хәтерлим, шул серванттагы чынаякка салып куйдым. Авылга кайтканда балдагымны киим әле дисәм, балдак юк. Авылдан килгәч, барлык чынаяк, тәлинкә, бокалларны берәмтекләп карадым, юк кына бит! Гаилә белән сервантның астын-өскә китердек, юк инде, юк! Шуннан мин дә, теге әбигә күрсәтеп кара әле дип, сеңлемә яулыгымны биреп җибәрдем. Әби: “Өендә эзләсен, табар!” – дигән. Аның өйдә икәнен үзем дә беләм, тик кайда?! Әби һаман сораша: “Минем сүзне ялганга чыгарып ник эзләми ул аны, ник тапмый? Чүпрәкләр арасында бит ул, ник алмый?” – дип, мине битәрли икән.

Эзлим инде, юк бит!

Бер киемне, бер кесәне, чүпрәк-чапракны, иске-москыны калдырмый тагын эзлибез. Юк инде, юк!

Инде көзләр, кышлар үтте, яз җитте. Аш үткәрергә савыт-сабалар кузгаттым. Ак төстәге кәгазь салфеткалар саргая башлаган иде, ташлыйм әле боларны дип тартып алсам, чылтыраган тавыш ишетелде. Карасам, идән буйлап балдак тәгәрәп барды да, бусагага бәрелеп туктады. Салфетка булгач, әби аны чүпрәк дип күргән икән. Ул әби югалган әйберләрнең кайдалыгын төшендә күрә торган булган.

Шулай бервакыт саплы тарак алырга теләдем.

– Тарак өстенә тарак җыеп ни эшлисең? Таракларың бар бит, – диде ирем. Вак кына мәсьәләдә дә ир сүзенә каршы килү юк – тәрбия шундый.
Шул көннән пластмасса таракның дүрт-алтылап теше чәч тараган саен сынып төшә башлады, атна дигәндә сырты гына калды. Ә берничә көннән эре тешле тарагым югалды. Эзләп-эзләп тә таба алмадык. Ирем:
– Хатын-кыз ирләр тарагы белән чәч тарарга тиеш түгел, бар, үзеңә тарак алып кайт, – дигәч, саплы агач тарак алып кайттым. Берәр атнадан күрәм: эре тешле тарагым да яңасы янында – көзге алдында ята. Кая югалып торган ул, аннан кайдан, ничек пәйда булган – бу минем өчен һаман да зур табышмак. Ике тарагым да әле дә саклана, тешләре дә “исән-сау”.


Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.08.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»