поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.08.2017 Язмыш

“Сине үзебездә калдырсак, үләрсең дип курыктык, улым” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Танышым сөйләгән әлеге гыйбрәтле вакыйганы укучыларга да җиткерим дип, кулыма каләм алдым әле.

– Мине Бөгелмә шәһәренең тимер юл вокзалыннан табып алганнар, – дип сүз башлаган иде танышым, мине бик нык әсәрләндереп. – Әнкәй сугыш башланыр алдыннан гына әткәйгә кияүгә чыккан. Әткәйне сугышка алганнар һәм, яралангач, җәрәхәтләре төзәлгәнче дип, өйгә кайтарып җибәргәннәр. Өч айлап өйдә яшәгәннән соң кабат сугышка алганнар. Ә бер айдан аның үлүе турында хәбәр килгән. Мин кырык дүртенче елда туганмын. Әнкәй минем белән үз әнисе янына кайткан. Ә әтисе сугышта икән. Әнкәйнең дүрт кыз, ике ир туганы булган.

Туйганчы ашамагангадыр инде, әнинең сөте булмаган. Әбиләрнең сыеры үлгәнлектән, күрше карчыгыннан кәҗә сөте алып чыгып, миңа шешәдән шуны имезгәннәр. Беркөнне әби әнигә: “Болай яшәп булмый, малай үләр, син аны Бөгелмәгә барып, вокзалда калдыр, шуннан милиция ятим балалар йортына илтеп бирер, ә үзең Ярославльгә торф чыгарырга баручыларга ияреп кит”, – дигән. Әнкәй кечкенә арба тартып, авылдан бик ерак булмаган Бөгелмәгә киткән.

Минем куенга Мансур (исемнәрне үзгәрттем) дип язылган кәгазь тыккан. Мин бер җирдә дә теркәлмәгән булганмын. Шуннан мин утырган арбаны вокзал янында калдырып, үзе читтән күзәтеп торган. Бала елаган тавыш ишетеп, кешеләр милиция чакыртканнар. Милиционер арбаны тартып киткән һәм бер йорт ишегалдына кергән. Әнкәй аның артыннан күзәтеп барган. Бу йортта милиционерның күршеләре яши икән, ә күрше хатыны яңа гына бәбиләгән булган. Ул мине имезә башлаган, милиционер: “Әзрәк тынычлангач, кереп алырмын”, – дигән. Ул яңадан әйләнеп кергәч исә теге хатын: “Бигрәк жәл, туйганчы ашады да, йокыга китте, минем сөтем күп, ике малай бергә үсәрләр әле, игезәкләр итеп яздырырбыз”, – дигән.

Ул елларда бала тугач, кайчан вакытлары була, шунда барып яздырганнар бит. Безне игезәкләр дип теркәгәннәр. Аларның уллары Марат, ә яңа әтием Мөнир, яңа әнием Саимә исемле икән. Яңа әтием сугышка бармаган, сәбәбен белмим, паровозда машинист иде. Үз әнием Маһирә минем турыда кешеләрдән сорашып, хәлемне белешкәч, Ярославльгә киткән.

Бервакыт, Марат белән беренче класста укыганда бер апа безне туктатып, исемнәребезне сорады да, аркаларыбыздан сөеп, икебезгә дә конфет биреп китте. Җиденче классны бетергәнче, шул апа очрап, безгә прәннек йә конфет бирде. Ул минем әни булган икән. Тимер юлга эшкә кергән, үзе белән эшләүче, сугыштан кайткан иргә кияүгә чыккан. Җиденчене бетергәч, без дә Марат белән тимер юл училищесына укырга кердек һәм аны тәмамлагач, машинист ярдәмчесе булып эшли башладык.

Миңа ун яшь тулгач, үз әнием килеп серне ачкан. Мин генә белмәдем. “Мин аны тимер тәгәрмәчле арбада калдырдым, исеме Мансур”, – дигән. Ул арба бар иде әле. Марат белән без аңарга утыртып, сеңлебез Әнисәне тартып йөрдек. Моны төрлечә исбатлап торасы да булмаган: мин әниемә бик охшаганмын.

Серне миңа армиягә китәр алдыннан гына әйттеләр. Әллә ничек булып китте: бер чит хатын ничек минем әнием булсын ди инде?! Үз әнием башыннан үткәннәрне миңа елый-елый сөйләде. “Сине үзебездә калдырсак, үләрсең дип курыктык, улым”, – диде. Марат белән безне армиягә алдылар, анда игезәкләрне аермыйлар икән. Кронштат крепость-шәһәрендә хәрби диңгез флотында хезмәт иттек. Үз әнием белән хат алышып тордык, аның кызы да яза иде.

Язмыштыр, ике әнием дә соңгы көннәренә кадәр минем йортта яшәделәр. Өебезне бик зур итеп салган идек, икесе олы бер бүлмәдә бик тату яшәделәр. Безгә балалар үстерештеләр, хатыным да аларны бик яратты. Үз әнием безнең белән – 15, мине үстергәне 10 ел яшәде. Урыннары оҗмахта булсын.

Тыңлады – Әзһәр ЗӘЙНИ. Әлмәт.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 04.08.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»