поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
03.08.2017 Милләт

Казанда Милли Шура рәисенең беренче урынбасары билгеләнде

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында Милли Шура рәисенең беренче урынбасары булып Ринат Закиров билгеләнде. Аны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тәкъдим итте.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Бөтендөнья татар конгессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлегенең яңа Уставы нигезендә, Милли Шура рәисенең 5 урынбасары булырга тиеш. Ринат Закировтан тыш, Милли Шура рәисе урынбасарлары булып Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов, Казахстан татарлары конгрессы җитәкчесе Тәүфикъ Кәримов, Саратов өлкәсе төбәк милли мәдәни автономиясе рәисе Камил Әбләзов, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина сайланды.

Ринат Зиннур улы Закиров Чистай районы Нарат-Елга авылында 1948 елның 1 августында туган.

“Югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясе” белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган.
Тарих фәннәре докторы, педагогия фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлын Казан химия-технология институты инженеры буларак 1972 елда башлаган.

1972-1980 – Татарстанның комсомол өлкә комитетында пропаганда бүлеге инструкторы, бүлек мөдире урынбасары, пропаганда бүлеге мөдире булып эшләгән.

1980-1988 – Татарстанның партия өлкә комитетында мәдәният бүлеге инструкторы, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдиренең урынбасары вазифасын башкарган.

1988-1991 – В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалы башлыгы.
1991 -  “Казан” милли мәдәният үзәгенең директоры булган.

1996 – Казан шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары.
2002 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.

2004-2009 — өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

2009-2014 — дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2014 елдан бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы.

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.

“Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале, “Россия халыклары мирасына керткән хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

“Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы