поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.08.2017 Әдәбият

"Хисләремне көйгә салып җырлыйм..."(Марсель Шарапов шигырьләре)

Марсель Габдерәүф улы Шарапов 1961 елның 24 нче ноябрендә Арча районының Сарай - Чокырча авылында, биш балалы гаиләдә, 4 нче бала булып дөньяга килә. Гороскоп буенча – Укчы, Үгез елында туган. “Бик “шустрый”, тиктормас булганмын, бөтен олылар минем дус булган. Дүрт тапкыр башны тишкәнмен, ике тапкыр идән астына очканмын. Әти - әни белән гаиләдә җидәү идек, шуңадырмы, иң яраткан саным — 7”, - дип искә ала Марсель Габдерәүф улы балачагын.

   Үсмер чагы да, үзе әйткәнчә, бик бәхетле үтә аның. Әтисе - Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы алдынгы шофер. Кызганыч, 52 яшендә, абыйсы белән Марсель армия хезмәте үткәндә бакыйлыкка күчә. Әнисе колхозда эшләп, бөтен авылга күлмәк тегә. Берүзе балаларын тәрбияләп, башлы-күзле итә. “Мәктәптән соң югары хәрби училищега кермәкче идем, летчик-истребитель буласым килде. “Любоена кер, тик монысына юл юк”, диделәр. Бу минем хыялым гына булып калды; ничә еллар үтсә дә, күктә самолет тавышы ишетсәм, аны күзем белән каршы алып, күздән югалганчы озатып калам. Икенче хыялым КИСИның архитектура бүлегенә 3 көн рәттән имтихан биреп, керә алмаганнан соң, чәлпәрәмә килде. Шуннан соң КМПОда ( 16 нчы завод ) токарь булып 8 ай эшләдем. 2 ел армия хезмәте. Завод, аннан соң ВУЗ — КСХА, механика факультеты. 1988 елдан — баш инженер “Курса” хуҗалыгында. 1994 елдан 2016 елга кадәр – МВД системасында. Бу эшне яратып башкардым. Ике тапкыр «Жырлыйк әле”, 1 тапкыр «Башваткыч» тапшыруында катнаштым. 22 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Бик күп бүләкләр белән бергә “За отличие в службе” медальләрен кадерләп саклыйм. Ә иҗатка килгәндә, чынлап торып бер-ике ай элек яза башладым. Беренче чыгарган җырымны 5 яшьтә көйләп йөргәнмен. Берничә ай элек туган көнемә улым, туганнарым ноутбук бүләк иттеләр. Менә шул ноутбукка утырсам, хәтта ашауны онытам, күңелгә шигырь килә, шуны эшкәртеп урнаштырмый җаным урынында булмый”, - дип сөйли Марсель Шарапов үзе. Арчаның “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе һәм “Ызандашлар” төркеме әгъзасы.

 

ГАЛИҖӘНАП ВАКЫТ

Галиҗәнап вакыт! Кайтар мине

Бер гөнаһсыз бала чагыма -

Сабый җаным уйнап туймады ла

Туган йортта, туган ягымда!

Галиҗәнап вакыт! Зинһар кайтар

Күкрәп үткән үсмер чорыма -

Әйтелмәгән яшерен серем калды

Җандай газиз тәүге ярыма!

Хисләремне көйгә салып җырлыйм,

Ярсып тартып баян күрүген ...

Без аттырган таң яктысын сорый

Картаюны белмәс күңелем!

Галиҗәнап вакыт! Юк, кайтарма,

Калыймчы мин шушы чорымда -

Өр-яңадан күңел чәчәк ата

Яңа туган яшьлек җырымда!

31.05.2017.

БАЯНЫМ

Яшьлек дустым син, баяным,

Гел уйна, һич туктама.

Туктап калсаң мин сулырмын,

Ашыкма әле, ашыкма!

Синең белән яшьнәп үтте

Лачын күк җитез чагым,

Көй-моңнарыңа сарылып,

Бәхеттә йөзгән чорым!

Бу илаһи моңнарыңа

Азмы куңел чорналды?

Бәгырь түрләрен кузгатып,

Күзләр яшькә чыланды!

Кайгы-шатлыклар килгәндә

Булдың, син, юанычым.

Моң-зарларым сина сыйды,

Син - кара карлыгачым!

Тормыш диңгезен кичәбез

Бер дулкында тирбәлеп,

Моң сандыгым, ярый син бар,

Бирәсен дәрт-егәрлек!

Рәхмәт сиңа, тугры дускай,

Биргәнгә яшәу көчен,

Сөеклемнең куңеленә

Очкын салганың өчен!!!

25.07.17

ЙӨРӘК ЯРАМ

Кузгатмаска иде йөрәк ярам

Төзәлергә генә торганда,

Никләр генә түктең кара карам

Өстәлдәге ап-ак кәгазьгә!

Яңарттың бит кабат йөрәк ярам -

Учлап тозлар сиптең син аңа,

Чыдый әле йөрәк, сызласа да,

Тик ярадан кайнар кан тама!

Кузгатмагыз иске яраларны,

Сипмәгез тоз, зинһар, ник кирәк.

Күп кыйналдың – түздең, дисезме,

Булмаса да артта зур терәк,

Күпне күргән, йодрык хәтле йөрәк

Бик озакка чыдар дисезме?!

11.03.2017

АЮ УКАЗЫ

"Зур авыл"дан ерак тугел

Караңгы бер урман бар,

Бер кайгысыз, борчуларсыз

Яшәгән ерткыч - җанвар.

Аучы халкы ерак йөргән

Монда аяк басмаган,

Шүрәле, дию пәрие

Анда казан асмаган!

Убыр, иблис, албасты да

Качып киткәннәр күптән,

Шайтан белән аждаһаны

Җен алган төшеп күктән.

Шулай яшәп яткан мәлдә

Бөтенләй көтмәгәндә,

Кинәт яшен суккан кебек

Гажәеп бер хәл була.

Урман патшасы - аюга

Кунакка төлке килә,

Чәен ала, мәен ала

(балалар өчен - "мәен" урынына - "балын" дип укы. авт.)

Иң матур тунын кия.

Сайрый төлке, боргалана,

"Ламбада" биеп ала,

Ә аюның моны күреп

Күзләре уттай яна!

"Әйдә, төлке, бергә торыйк,

Син дә, мин дә бит ялгыз,

Кучеп кил минем яныма

Өеңне суга агыз!"

Ә хәйләкәр төлкениса

Үз дәрәҗәсен белә,

Алай тиз риза булырга

Ул шыр тиле тугел лә!

Әйтә төлке: - "Син урманда

Берәр кызык яса ", - ди,

"Аннан сиңа хатын булып

Яшәргә мин риза"- ди.

Төне буе уйлый аю,

Уйлый - башы эшләми,

Иртән китә ул аланга

Анда черки тешләми.

Башы аста, арты өстә-

Башта бер уй яңара,

Яңгыратып улый аю...-

Тапты бит! Сөбханалла !!!

Бу тавышка тиз арада

Җыелды урман халкы,

"Нәрсә сөйләр икән бу " - дип

Бер минутка тын калды.

Соңга калган ике куян

Почмакка барып басты,

Тиен, "мине күрмәсен"-дип

Агач артына посты.

Аю ерактан башлады,

Дәрәҗә белеп кенә

"Болай яшәп булмый җирдә,

Үзгәрик әзрәк кенә".

"Буген урманда - "ТРЕВОГА!!!"

Бу әле - башы гына,

"Рокировка кирәк монда -

Яшәргә яхшы була!".

Әйтте аю: - "Син, бүре дус,

Агач башына сикер,

Ә син, тиен, бүген кичкә

Зур тәкә буып китер!"

"Син, арыслан, бөжәк аула,

Алар өстенә сикер,

Әллә бармы үзегездә

Моннан акыллы фикер!"

Тынды урман, барча халык

Телсез калды, әй Алла,

Каршы гына әйтеп кара -

Әҗәлең шундук таба!

Өч көн үтте – бар җанвар ач,

Арыслан бөҗәк тотмый,

Аю өненнән килгән ис

Ашказанын кытыклый.

 

Бүре агачтан егылып

Арт аягын сындырды,

"Тәкә тота" торган тиен

Эзсез китеп югалды,

Аны эзләп әнкә тиен

"Зур авыл"га юл алды!

Хафаланды урман халкы,

"Болай булмый, кит инде,

Чакырыйк әйдә адәмне -

Бүлеп бирер бит инде!"

Каршы төште ябалак -

"Сез!- ди ул - бигрәк ахмак,

Бик кирәк сез кешегә,

Җиткәндер үз эше дә!"

Озак уйлап тормады,

Үз уен әйтеп салды:

"Аю әппәс салган "- ди,

( бала очен: "салган" урынына - "арган" дип укы.авт.)

"Төлкедә ул калган", - ди.

"Әгәр каршылар булмаса

Шушы матур аланда,

Дилбегәне уз кулыма

Җайлап кына мин алам –

Өч көндә тәртип салам,

Һәммәгезне коткарам!

Әй шатланды җанварлар,

Бүре, тиен, куяннар,

Бу тавышка уянып

Торып чыкты бурсыклар!

Бүрекләр өскә очты,

Бүре куянны кочты,

Зур шатлыкны таратырга

Күгәрчен күккә очты!

Әйтте ябалак аюга:

"Өйләнмәсән-өйләнмә,

Булыр булмас сүзләреңне

Безгә бүтән сөйләмә!"

"Төлке апай сине йөртә

Бары үз файдасына,

Ә кирәген беткәч әйтә -

Бар олак, кадал сана!"

"Синен кебек берәү булды

Бер союзны таратты,

Үзе илдән чыгып китте -

Чит илләрне үз итте!"

"Яшәсәң - яшә безнеңчә,

Яшәмәсәң- бигайбә,

Ошамый икән урман - йорт

Үкчәңне күтәр әйдә!"

Уйга калды аю-әппәс,

Инде хәзер нишләргә,

Терсәге бик якын да бит

Мөмкин тугел тешләргә.

Аңлады аю абзыкай

Ахмактан тугел лә ул,

Төлкениса торган якка

Борылып карамый ул!

Моннан ары аю абзый

Указлар чыгармады,

Урман халкына башкача

Инструктаж ясамады.

Өйләнде ул шул ук айда

Матур аю кызына,

Туйда барча ерткыч- җанвар

Өч көн, өч төн тузына!

Ә ябалак - акыллы баш,

Аюга кинәш бирде :

"Төлке куян куа диеп,

Син куян кума ! "- диде!

Ә морале , иптәшкәем,

Гади генә! Төшен син!

Башкаларны өйрәткәнче -

Җиде уйла! Бер кис син!

Җиргә сикереп төшкәнче,

" ХОП ! " диеп кычкырма син !!!

06.03.2017.

ТАТЛЫ ДОГА

Салып ташла хөсет бишмәтеңне,

Көнче пиджәгеңне эл чөйгә,

Бүтән кимә! Атла ихлас көйгә,

Эчтән генә "Әлхәм"не сөйлә!

Корьән белән сугар бар тормышың:

Намаз, дога, кал(е)бең валчыгын,

Шул мизгелдә үтәр бар сырхавың,

Чистарыныр намус капчыгың!

Аең калкыр төпсез күкләреңдә,

Дөньяларың шулчак яктырыр,

Күңелеңдә якты хис уяныр,

Йөрәгеңнән татлы моң саркыр!

Йөзләреңдә мәңге сүнми торган,

Кояш кебек затлы нур балкыр!!!

11.04.2017.

ИМӘН

Исеңдәме, урман аланында,

Безне кавыштырган олы имән,

Еллар сынавына түзә алмый

Горур башкайларын түбән игән!

Көчле имән, затлы имән

Ник башын аска игән?

Әллә безнең саф сөюнең

Күзләре тиде микән?

Тормышымда берәр шатлык туса,

Я күңелем мөлдерәмә тулса,

Бар эшемне ташлап сиңа киләм,

Мәңге яшә, һич бирешмә имән!

Син булганда сөюебез яшәр,

Олпатлыгың - мәңгелеккә дәшәр,

Җил-давылга сынатмыйча яшә!

Уйларымда, җырда, төшләремдә

Бул әле син, имән, гел янәшә!

02.07.17.


Марсель ШАРАПОВ
Матбугат.ру
№ --- | 31.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»