|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2017 Мәдәният
Урал Рәшитов: «Хәниянең сумкасында кәбестә, тушенка йөрткән чакларны да хәтерлим»- Авылда, район үзәгендә яшәгән еллар иде. Җырларым аудио һәм видеотасмаларда тарала, әмма мине танымыйлар, белмиләр. Шәхсән таныш булмасак та, ул вакытта Хәния берничә җырымны башкара иде. Бервакыт, аны эзләп, Казанга кузгалдым. Баксаң, ул да мине эзләгән икән. Видеодан күреп, “Миңа шул егетне табыгыз әле”, – дип күпләргә мөрәҗәгать иткән. Казандагы концертына бардым. Минем җырны башкарганнан соң, сәхнәгә чәчәкләр чыгарырга булдым. "Концерттан соң минем янга керерсең әле", - диде. Аның чакыруы мине гаҗәпкә калдырды. Эстрадабыз примадоннасы авылдан килгән егеткә шулай дип әйтсен әле?! Шундук бергә эшләү хакында килештек. "Бәйрәм" төркемендә композитор да, гитарачы да, афишалар ясаучы да, киемнәр тегүче дә булырга туры килде. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәм дә, Хәния Фәрхи белән берлектә эшләүе бик ошый иде. Беренче елны афишалар ясатып өлгермәделәр дә, бу җаваплылыкны үз өстемә алдым. Фанера, буяу сорадым да, гаражда бикләнеп афишалар ясадым. Рәссам булгач, минем өчен бу авыр булмады. Хәтерлим, ул елны Казан урамнарында иң матур афишалар "Бәйрәм" ансамбленеке иде.
Зоя СОЛОШИНА |
Иң күп укылган
|