поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.07.2017 Дин

"Мөселманча киенүемне өнәп бетермиләр иде, мыскыллы сүзләр дә ишетергә туры килде"

Һәрвакыт яулык бәйләп йөрүче, көләч йөзле, шат күңелле, чибәр Люция туташ белән мин инде күптәннән таныш. Кешеләргә ихластан бары яхшылык кына теләүче Люция Хөсәенова белән мәчеттә — ифтар ашларында еш очраша идек. Аның дингә ничек килүе белән кызыксындым.

“Әбием Маһирә га­рәп телендә дини китаплар укыды. Дингә килүем аның ярдәме белән булды. Кечкенә чакта, әбием дини ашлар үткәргәндә, без тын да алмый тыңлап утыра идек. Шәһәребезнең авиация техникумында укы­ганда спорт белән мавыктым: йөгерү, атта йөрү, йөзү. 1995-1996 елларда мәчеттә Рәшит хәзрәт оештырган “Ислам нигезләре”н өйрәнү курсларына йөрдем. Ул вакытта мәчеттә Светлана апа Борһанова мине татар телендә аралашырга өйрәтте. Бик матур озын яулык бүләк итте. Рәхмәт аңа, озак бәйләдем мин аны.

Элегрәк мөселманча киенүемне бик өнәп бетермиләр иде, үземнең тарафка бик күп мыскыллы сүзләр дә ишетергә туры килде. Ләкин мин беркемгә дә ачу сакламыйм.

1998 елда без Сарапулдан 4 кыз Уфага — Ислам университетына укырга кердек. Тулай торакта яшәдек, сагынып хатлар яздык. Ул вакытта телефоннар юк иде бит. Уфада төзелеп килүче “Лалә” мәчетенә ярдәм итәргә еш бардык. Укуны төгәлләп кайткач, эшкә урнашу җиңел булмады, яулык бәйләгән кешеләрне эшкә аласылары килмәде. Ижауда балалар бакчасында эшләдем. Хәзер Казан шәһәренең Рәсәй Ислам университетының III курсында укыйм, хәләл ризык белән тукландыручы шәхси балалар бакчасында эшлим”, — дип, үзенең тормышын, дингә ничек килүен сөйләде Люция.

Таш белән атканга, аш белән ат, дигән шигарь белән яши ул. 17 яшендә намазга баскан танышым туган шәһәре Сарапулга чираттагы ялында рамазан аенда кайтты. Мәчеткә ифтарларга йөрде. “Башка яулык бәйләп кенә дини булып булмый. Кеше эчке яктан үзгәрергә тиеш”, — ди Люция.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.


---
Яңарыш
№ --- | 31.07.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»