поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.12.2009 Җәмгыять

БЕРЕНЧЕ “ТУКАЙ МАРШРУТЫ” ҮТТЕ (ФОТО)

20 декабрьдә шагыйребез Габдулла Тукайның туган җирләренә I халыкара туристик маршрут булып узды. Маршрутны оештыручы – “Г.Тукайның мирасын саклау һәм үстерү Фонды” һәм аның президенты – Габдулла Тукайның дүртенче буын туганы Риман Солтан улы Гыйлемханов. Әлеге чараны үткәрүдә Бөтендөнья татар конгрессы да ярдәм итте.

“Тукай маршруты” биш тукталыштан торды. Кытай, Үзбәкстан, Казахстан илләреннән, Татарстаннан җыелган 20 студент, Белоруссиядән килгән кунаклар башта Әтнә районы Кормыргуҗа мәктәбендәге Ш.Мәрҗани музеенда булдылар. Әтнә районыннан сәяхәт Г.Тукайның Кушлавычтагы музей-йортында дәвам итте. Биредә яшьләр Тукай заманыннан калган агач йортны һәм келәтне карады.

 

Аннан соң сәфәр кылучылар Арчаның өлкәннәр йортына кереп, гомер көзләрендә яшәүче абый-апаларны Яңа ел белән котладылар. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары – Рамил һәм Равил Хәбибуллиннар (Үзбәкстан), Рифкәт Фәхретдинов (Кытай), Илмир Ямалов, “Җомга көн” этнографик-фольклор ансамбле алар өчен махсус концерт-тамаша күрсәтте. “Тукай маршруты”ның соңгы туристик станциясе – Кырлай мемориаль комплексы булды.

 

Тукай рухы күңелләрен кузгаткан яшьләр юл буе тәэсирләре белән уртаклашып кайттылар. Үзбәкстан татарлары – бертуган Рамил һәм Равил Хәбибуллиннар: “Эх, бу көнне кабат кайтарыр идек! Бүген үзебез генә күңел ачып калмадык, ялгыз әби-бабайларга да шатлык өләштек бит. Өлкәннәр йортына керү белән үз әбиебез искә төште... Без, һишчиксез, сәяхәт фотоларын һәм видеосюжетны Үзбәкстандагы татар үзәгенә җибәрәчәкбез. Бездәге татарлар Габдулла Тукайның туган җирләрен күреп, Татарстанда никадәр тарихи урыннар барлыгын белсеннәр,” – дип, фикерләрен бүлеште.

 

“Тукай маршруты” – 2009 елның җәендә оешкан “Тукай Фонды” үткәргән соңгы сәфәр түгел. Киләчәктә Фонд Россия, Татарстан, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен төрле юнәлештәге халыкара туристик маршрутлар үткәрергә җыена.

 

“Тукай Фонды” президенты Риман Солтан улы бу турыда: “Г.Тукай беренче чиратта татар булган. “Тукай маршруты” да – татарлар белән бәйле урыннарга булачак. Без тарихи һәм гүзәл табигатьле татар җирендә яшибез. Язучыларыбыз, композиторларыбызның күпме кызыклы музейлары бар. Аларны мәктәп укучысы, яшь буын, хәтта бизнесменнар да күрергә тиеш. Икенче “Тукай маршруты”н Татарстанның көнчыгыш районнарына үткәрергә ниятлибез” – диде.

"Круиз" Ш.Мәрҗани музееннан башланды

Үзбәкстаннан Равил белән Рамил монда чәйханә дә таптылар

 

Тукай туган йорт шушы нигездә булган

Гамьле экскурсия

"Монда Кытай татары Рифкат булды..."

 

Сы-ы-ыр!!!

Бәләкәй Апуш янында

Кушлавычта да Тукайга һәйкәл бар 

 

Биредә Габдулла Тукай инде Кырлайда...

Бу - Шәүкәт, Г.Тукай үзе һәм Рифкат

Җиктереп пар ат, Казанга китәбез туп-туры карап!


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»