поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.07.2017 Мәдәният

Горур булып китте...

Кичә шомлы хәбәр килеп иреште. Татар эстрадасының кәк­күге Әлфия Авзалованың кырыгын үткәргән көнне Хә­ния Фәрхи бакыйлыкка күч­кән... Бу хәбәрнең дөреслегенә ышанырга теләмичә, җырчы Илназ Баһка шалтыраттык. Кызганыч, моңсу хәбәрне ире Габделхәй абый Биктаһиров раслаган икән шул.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи туган ягына кайткан булган. Башкортстанның Тәтешле районында җырчының йөрәк өя­нәге кузгалган, хастаханәгә илтеп җиткерә алмаганнар. Гомеренең соңгы көннәрендә җаны туган якларына тартылган, күрәсең.

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров: “Аның туган авылы Салаюа беткән авылларның бер­се иде. Туган авылын гел сагынып сөйләде, тарихын өйрәнәсе иде.

Башкорт авылы саналса да, бөтен кеше гел татарча сөйләште дип искә ала иде”, – дип сөйләде. Аптырашта калуын, фикер туплый алмавын әйтте.

Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов та көтелмәгән хәбәрдән тетрәнеп калган: “Өскә салкын су койган кебек булды бу хәбәр. Без бит аның белән иҗатташлар да, якын дуслар да булдык”, – диде дә, гафу үтенеп, сөйләшүне өзде.

Ул үзен “Татар җыры” фес­тиваленең ветераны дип атады. 15 “Алтын барс” сыны алган җырчыга быел икеләтә бүләк тә ясалды. Фестивальдә аңа “Алтын барс”ның беренче бүләге – алтын брошканы да бүләк иткәннәр иде. Хәния Фә­рхи “Кайтам әле Әлдермешкә”, “Кышкы чия”, “Үпкәләсәң, әйдә, үп­кәлә” кебек җырлары белән халык мәхәб­бәтен яулады. Аның репертуарында 300дән артык җыр бар. Язмыштан узмыш юк, сәхнәне гөрләтер чагында гомере өзел­де. Татарстанның халык артисты Ре­зедә Шәрәфиева әнә шул фикердә:

– Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзе­лүгә ышанасы да килми. Әле бит аның исеме шаулаган, рәхәтләнеп иҗат иткән чагы. Ничек гөрләп сәхнәгә килеп чыкты, шулай калды ул. Яшьләр күпләп сәхнәгә килеп торсалар да, берәү дә аңа күләгә төшерә алмады. Урыны оҗмахта булсын диясе генә кала...

Хәния Фәрхи “Бәйрәм” ансамбле белән үргә менде. Шушы ансамбльдә иң популяр дуэтлар туды. Газинур Фарукшин, Дәниф Шәрәфетдинов белән бергә җыр­лауларын сагынып искә алырга гына кала хәзер.

Иҗаты белән дә, холкы белән дә аерылып торды. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәри­фул­лина әнә шул фикердә:

– Хатын-кыз җырчылар арасында иң популяры булды ул. Без аның белән бер сәхнәдә җыр­ладык, бер чорда күтәрелдек. Хә­теремә аның матур сыйфатлары уелып калды. Кешелекле иде. Мин авариягә эләккәч, берен­челәрдән булып шалтыратып, Зөһрә апа, нинди ярдәм кирәк, тартынма, әйт, дигән иде. Бервакытта да кеше гайбәте сөйләмәде. Һәрвакыт затлы булды. Сәхнәдә дә, тормышта да ихлас иде. Без, коллегалары аны бик хөрмәт иттек. Мәгънәле җыр­чы булды. Олыны – олы, кечене кече итә белде. Гадилеге белән аерылып тора иде. Бик зур югалту бу.

Моннан ике ел элек юбилей гастрольләрен оештырган иде ул. Концерт программасын “Үткән­нәр­дән киләчәккә сезнең белән җыр­лап барам” дип атаган булган. Җыр­чы бер әңгәмәсендә, тормышта да, сәхнәдә дә шул Хәния мин, дигән булган. Ә бер әңгәмәдә: “Горур булып чыгасым килә. Кеше мине матди яктан да, гаилә ягыннан да кызганмасын”, – дигән булган. Горур булып китте. Үзе белән Җыр театры бинасын салу, татарча мюзикл кую хыялларын алып китте. Сүзебез рухына дога булып барып ирешсен, урыны оҗмахта булсын иде.

Хәния Фәрхине белән хушлашу шимбә көнне, 29 июльдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.07.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»