28.07.2017 Җәмгыять
Интернетта ниләр язалар (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)
Бер егет яза: “Менә дигән кыз белән таныштым. Матур, акыллы, һәрьяклап килгән. Ремаркны укый, классик музыка тыңлый, искиткеч юмор хисенә ия. Мине дусларым белән ара-тирә сыра эчүем өчен дә битәрләми. Очрашуга килми калсам да үпкәләми, көнләшеп җанга тими.
Төннәрен сөешеп туймыйбыз. Өйләнешү турында сүз кузгатырга дип ниятләгән идем инде. Беркөнне машинада барганда: “Карале, нишләп йөргән кызың юк синең?” — дип тыныч кына сорап куймасынмы! Ә мин без аның белән йөрибез дип уйлый идем...”
Ә без яшь чакларда айлы кичтә клубтан егет озатып кайтуны, капка төбендәге утыргычта сөйләшеп утыруны “йөрибез” дип уйлый идек тагын.
Бакчачы яза: “Дачадагы суыткычымның лампочкасы янып чыкты. Алып карасам, 1967 елда ясалган булган. Ә хәзер 2017 ел. Менә ичмасам сыйфат!”
Ә хәзерге җитештерүчеләр СССРдагы бабалары кебек дивана түгел. 50 ел эшләрлек товар җитештерсәләр бөлгенлеккә төшәләр бит алар! Ә болай янып чыга тора лампочкаларыбыз, алыштыра торабыз. Теге егетләр ясый торалар. Товар әйләнеше, мин сиңа әйтим.
Студент кыз яза: “Беркөнне кичен өйгә кайтып барганда берәү сумкамны талап алды. Акча, телефон кесәмдә иде. Сумкамда бары экзаменга әзерләнгән конспектларым гына. Ә иртәгә экзамен! Теге явызны ничек куып тотканмындыр! Чытырдатып якасына ябыштым да: “Хайван, бир дәфтәрләремне! Минем бит аларны укыйсым, экзамен тапшырасым бар! Бир, юкса күзеңне чокып чыгарам, хәшәрәт, биииир!” — дип кычкырдым һәм битен тырнап алырга да өлгердем. Тегенең куркуыннан күзе акаеп чыкты, хәтта сөрлегеп абынып егылды һәм сумкамны җибәрде. Берничә метр үрмәләп барып, миннән кача ук башлады. Ә экзаменны бирдем, ниһаять...”
Бичара талаучы... Кадерле нәрсәсенә кагылгач нәфис затның да ерткыч җанварга әйләнәсен белеп бетермәгән шул.
Автобус пассажиры яза: “Ике кызчык сөйләшеп баралар. Берсе икенчесенә: “И-и, син әле өченче класста гына, анда рәхәт ул! Менә безнең дүртенчедә ничек интеккәнне күрсәң!” — ди.
Болар янәшәсендә баручы үсмер кыз бик эшлекле генә: “Җитегез әле тугызынчы класска, белерсез!” — дип куйды. Мин дә дәшми кала алмадым: “Мәктәптә рәхәт кенә бит ул, менә институтта чыннан да бик авыр”, — дидем, чөнки үземнең сессия вакытында “койрыкларым” белән чиләнгән чагым иде. Талчыгуы йөзенә чыккан бер апа: “Укыган чакларыгызның кадерен белегез, михнәт чигеп эшләп йөри башлагач исегезгә төшәчәк!” — диде. Апаның янәшәсендә утыручы 5-6 яшьләр тирәсендәге оныгы бәхәскә нокта куйды: “Чын тәмуг — бакчада! Чөнки анда көндез йоклаталар!”
Их, тирги-кыстый көндез йоклатсыннар иде әле дип көлештек. Бары тик битен тирән җыерчыклар каплаган әби генә, гомернең кайсы чоры авыр икәнне белсә дә, берни дә дәшмәде...
Интернетта Раушания ШӘЯХМӘТОВА актарынды.