поиск новостей
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
27.07.2017 Мәдәният

Хәния Фәрхинең КАЙДА һәм КАЙЧАН җирләнәчәге билгеле булды

Бүген, 27 июльдә, татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алырга дип Казанның Мәрҗани мәчетенә җыелган халык, дога кылып өстәл артыннан таралышкан мәлдә, Татарстанның халык һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булуы турында күңелсез хәбәр билгеле булды.

“Бүген ул безнең арабызда булырга тиеш иде, әмма ире Габделхәй аның Башкортстанга – әнисе янына кайтып киткәнлеген әйтте”, - диде искә алу чарасын оештырган Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге.

“Безнең артистлар үзара аралаша торган интернет-чат бар, хәбәрне ишеткәч ышанмыйча шунда кердем, әйе, дөрес икән. Бик авыр хәбәр. Хәния апа бик эмоциональ кеше иде, йөрәктер”, - диде Хәния Фәрхи белән якыннан аралашып яшәгән шагыйрә Ләйлә Дәүләтова “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул үзенең Хәния Фәрхи белән бер ай элек Санкт-Петербургта концерт куйганын, бергә самолетта кайтуын искә төшерде. “Хәния апага багышлап язган бик озын бер шигырем бар. “Сиңа гашыйк булыр идем, әгәр син ир-ат булсаң...” дигән юллары бар аның. Хәния апа чын хатын-кыз иде. Сәхнә артында елап торса да, сәхнәгә елмаеп чыга иде һәм чын күңелдән елмая иде”, - диде Ләйлә.

“Моннан бер атна элек телефоннан сөйләштек. Әни янына авылга кайтып киләм. Килгәч бер күрешербез әле, сөйләшәсе сүз бар, диде. Башка берни дә белмим. Коточкыч хәбәр”, - диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.

“Әлфия апа Авзаловадан соң бу зур югалту, - диде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин. - Татар сәхнәсен тоткан, татар эстрадасында үз мәктәбен булдырган зур җырчы иде”.

Җырчы Салават Фәтхетдинов: “Бүген берни дә әйтә алмыйм. Иртәгә...” – диде Салават бик борчулы тавыш белән.

Хәния Фәрхи 29 июль көнне Казанда җирләнәчәк. Бу хакта җырчының хәләл җефете Габделхәй Биктаһиров хәбәр итте.

Татарстанның халык артистын соңгы юлга озату шимбә көнне, 29 июльдә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.


---
Матбугат.ру
№ --- | 27.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы