Мин дэ жилэк жыеп карыйм эле) #жилэклежэй #жиржилэге #клубника #дилянигматуллина
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2017 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллина дөрес итеп җиләк җыю серен чиште (ФОТО)Адым саен диңгез буенда арт шәрифләрен кыздырып ятучы артистларны гына сөйләргә димәгән. Үз туган җиребездә дә менә дигән ял итеп була. Әле файдалырак та: эше дә эшләнә, акчасы да янга кала. Кичә, мәсәлән, бакчада карлыган җыючы Салават Зәкиевич турында язган идек. Ә бүген - тырышып җиләк җыючы Дилә Нигъмәтуллина турында сөйләрбез. Күрәсез: чиләген дә тутырып куйган. Менә шулай җиләкне дөрес җыю өчен Инстаграмда кечкенә серне дә чишкән җырчы. "Жилэкне арыганчы жыймыйлар, эээз генэ житеп бетмэскэ тиеш . Тагын барасы килсен очен))" - ди ул (үзгәртмичә бирдек - ред.) Ә сезнең якларда ничек җыялар?
--- |
Иң күп укылган
|