|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2017 Әдәбият
Үтерелгән мәхәббәт кайтавазы (ХИКӘЯ)Рәмзия Рөстәмовна, яңа гына шәһәр базарыннан кайтып, сатып алган азык-төлеген урнаштырырга җыенган иде, әмма, өс киемнәрен салырга да өлгермәде, кемдер ишек звоногына басты. Эшен ташлап, ишеккә таба юнәлде ул. Ишек артында гадәттә аз сөйләшүче, оялчан күрше кызы басып тора иде. Күрше кызын рәхмәтле карашы белән елмаеп озатып калганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна, кулындагы хатны төшермичә, бүлмәгә узды, күзлеген киеп, диван чатына барып утырды. Хат республика прокуратурасыннан килгән иде. Берникадәр вакытка аптырашта калып, саклык белән конвертны ачты. Прокурорның махсус бланкында язылган кыска һәм коры хат иде ул: «Хөрмәтле Рәмзия Рөстәмовна, иртәгә сәгать унга, ике якны да кызыксындырган мәсьәлә турында сөйләшер өчен, республика прокуратурасына килүегезне көтеп калабыз. Килә алмасагыз, кайда һәм кайчан сезнең белән очрашып булачагын хәбәр итегез». Хатка республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Рәхмәтуллин имзасы куелган иде. – Ике якны да кызыксындырган мәсьәлә… – дип уйга калды Рәмзия Рөстәмовна. – Прокурор ярдәмчесе нәрсәне күз алдында тоткан икән? Ул бит инде җитмеш яшендә. Күптән пенсиядә. Прокуратура белән нинди уртак мәнфәгатьләре була ала? Идәндәге ризык тутырылган пакетларын һәм төшке аш вакыты якынлашуын онытып, Рәмзия Рөстәмовна тормышында хәтеренә уелып калган һәр вакыйганы исенә төшерә башлады. Алар күп түгел, әмма берсе дә прокуратура эшенә бәйләнмәгән иде. Әйе, шулай. Ләкин милиция, суд та бар бит әле… Кинәт йөрәгенә пычак кадалган сыман хис итте ул үзен. Фаразы турында уйламаска тырышты ул, әмма фикерләре, ихтыярына һәм теләгенә каршы, үткәнгә кайтара иде аны. Авыр, газаплы, йөрәк әрнеткеч үткәнгә. Нияз Саттаров белән алар кырыгынчы еллар азагында танышты. Рәмзия кияүгә чыгу һәм гаилә кору турында уйламый иде әле, әмма бөдрә, коңгырт-сары чәчле, күк төсле зәңгәр күзле, озын буйлы, укымышлы, интеллигент егет кабул итү имтиханнары вакытында ук аның йөрәген яулап алды. Ул чакта алар урам аша чыкканда аздан гына йөзгә-йөз бәрелми калды. Бу бик авыр һәм болганчык еллар иде. Күптән түгел генә җиңү белән тәмамланган сугыш дәүләт куәтен һәм совет рухы көчен раслады. Илнең үз каһарманнары пәйда булды. Аларны хөрмәтләделәр, алар турында җырлар җырладылар. Әмма сугыш шулай ук, аерым гражданнар һәм катламнарның бүленүенә ишарәләп, җәмгыятьнең кайбер кимчелек һәм җитешсезлекләрен дә ачып салды. Сатлыкҗанлык, дошман ягына авышу, дәүләт эчендәге шпионлык һәм диверсия шушы кимчелекләрнең мисалы булып торды. Сугышка кадәр башланган репрессияләр «яңа сулыш ала», «чистартуның» очы-кырые күренми башлый… Мәхәббәт диңгезендә йөзгән ир белән хатын моңа әһәмият бирмәде. Рәмзия пединститутта укый, Нияз мәктәптән соң фортепиано классы буенча музыка училищесын тәмамлап, консерваториядә белем алуын дәвам итә иде. Катлаулы, кайчак яшьләрнең уен-көлкеләре белән чуарланган тормышлары сәясәт һәм бер-берсен алыштырып тора торган вакыйгалар турында уйланырга вакыт калдырмый иде. Аннан соң көндәлек тормыш мәшәкатьләре, ашау турында кайгырту тирә-юньдә булган хәлләрне төбеннән анализларга, бәяләргә ирек бирми иде. Барсы да үз чираты белән, утны-суны кичкән,«бар нәрсәне белгән, күргән һәм дөрес кылган» тәҗрибәле дәүләт җитәкчеләре тарафыннан төзелгән төсле бара иде. Әйе, яшьләрнең ишеген бәла какканчы, шулай тоела иде. Ул вакытта алар шәһәрнең иске өлешендә урнашкан, Ниязга бердәнбер варис буларак әнисе үлеменнән соң калган кечкенә генә агач йортта гомер итәләр иде. Ниязның юлдан язган, таза гәүдәле, кара тутлы йөзле һәм елгыр җанлы коңгырт-кара күзле Фиргат атлы дусты бар иде. Ул Нияздан өч яшькә олы булса да, аның белән яшьтәше сыман аралашты. Фиргат, Нияз кебек үк, консерваториядә укый, саксофонда уйный иде. Гаҗәеп музыкаль пар тәшкил иткән пианист һәм саксофонист дуэт белән Кальеның «Амополо»сын башкарганда тамашачылар таң кала иде. Ике дус еш кына зур булмаган джаз-оркестр составында, һәрчак осталыкларын камилләштереп һәм җитәр-җитмәс студент стипендиясен тулыландырып, бәйрәм кичәләрендә һәм концертларда чыгыш ясыйлар иде. Укудан соң Фиргат ир белән хатынга әледән-әле кергәләп чыга иде. Дуслар, бүлмә уртасындагы кечкенә, акча булган вакытта шәраб һәм җиләкҗимеш куела торган өстәл артына утырып, кызу гәп коралар иде. Асылда алар сәнгать, музыка, совет һәм чит ил артист-музыкантлары турында сөйләшә иде. Рәмзия, гадәттә, син кирәкмәгән җиргә кысылма дигәндәй, эченнән генә кайбер фикерләр белән ризалашып, кайберләренә кискен каршы чыгып, тыныч кына утыра иде. Егетләрнең сүз көрәштерүләре, кайчак хәтта көчле бәхәсләре дә дусларча кул кысышу белән тәмамланганга гына аны канәгатьләндерә иде. Тик соңгы вакытта ул Фиргатнең сүзләре еш кына ниндидер кара сәяси төсләргә буяла башлавын сизә иде. Аларда, әйтерсең, көнбатыш мәдәниятен, яшәү рәвешен мактау һәм үз дәүләтеңне, аның тәртипләрен, җитәкчеләрен тәнкыйтьләү яңгырый иде. Рәмзияне иң борчыганы: яшь музыкантның укып бетергәч берәр зур үсеш алган илгә китү, анда, үз сүзләре белән әйткәндә,«чынчынлап музыка сәнгате белән туганлашу» теләге. Нияз кайчакта, аңа каршы төшеп, уйларыннан баш тарттырырга тырыша иде, әмма, йорт хуҗасы статусын һәм дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калыр өчен, ешрак тыңлап кына утыра иде. Бервакыт, икәү генә калгач, кәефләре күтәренке чакка туры китереп, Рәмзия күңелен «тырнаган» уйларын Ниязга сөйләргә булды. Ире, елмаеп, Рәмзиянең чәчләреннән сыйпады да, тынычландыргандай: – Ул хыялыйның буш сүзләренә игътибар итмә. Тынычланыр әле… – диде. Әмма барысы да күпкә катлаулырак булып чыкты. Ул көнне Нияз өйгә озак кайтмыйча торды. Рәмзия, бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөргәләп, вакыты-вакыты белән тәрәзәгә күз салып, сабыр гына ирен көтте. Төнге уникеләр тирәсендә ишек шакыдылар. Рәмзия ачуга, бүлмәгә әйбәт киенгән дүрт ир килеп керде. Алар, үзләрен дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре дип таныштырып, берни аңлатмый һәм рөхсәт тә сорамый тентүгә кереште. Җылы мичкә аркасы белән сөялгән килеш Рәмзия күпмедер вакытка телсез һәм хәрәкәтсез калды. Үзләрен хуҗалар сыман тоткан чакырылмаган кунаклар арасында ачык төстәге плащ, яхшы үтүкләнгән чалбар һәм ялтыратып чистартылган аяк киеме кигән озын буйлы, мәһабәт бер ир-ат аерылып тора иде. Аның җирән төстәге кыска итеп кистерелгән чәче йөзенең аклыгын һәм ябыклыгын тагын да арттырып күрсәтә, ә шундый ук җирән төстәге мыегы һәм нурсыз, ниндидер салкынлык бөркелгән зәңгәрсу күзләре генә игътибарны үзенә җәлеп итә иде. Ул тентүдә катнашмады, тик, нидер уйлап, Рәмзиягә берәр сорау бирергә җыенып, бүлмә буенча йөри иде. Чынлап та, җирән чәчле озак көттермәде, уйларында баткан Рәмзия янына килеп, гаҗәпләндерерлек тыныч һәм әкрен тавыш белән: Тентү вакытында йортта шик тудыра торган әйберләр табылмады, әмма икенче көнне үк Рәмзия артыннан махсус машинада ике милиционер килде. Алар аны, шыксыз бина янына алып килеп, тикшерүче бүлмәсенә озатты. Рәмзия каршысында тентү вакытында булган җирән чәчле ир-атны күреп гаҗәпләнде. Бу юлы ул тагын да җыйнаграк һәм элегант күренә иде. Нәкъ үзенә туры китереп тектерелгән кара костюм-чалбар. Ап-ак күлмәк. Галстук. Яхшылап таралган һәм чигә ягында туры итеп киселгән шул ук кыска җирән чәч. Ул Рәмзиягә күптән белгән танышы сыман елмайды һәм, озын өстәл янында куелган бер урындыкка ишарәләп: Ул сөйләгәндә туп-туры Рәмзиянең күзләренә карый иде. Йомшак тон һәм елмаюына да карамастан, күзләреннән кичәге кебек үк салкынлык бөркелә иде. Аларга карау җирәнгеч һәм куркыныч, ләкин карамаска да мөмкин түгел, чөнки ул күзләрдә ниндидер сихерле һәм үзенә җәлеп итүче көч яшеренгән иде. Көтмәгән кунакларның пәйда булуына куркынган Рәмзия бер көн элек, күрәсең, моны сизмәгәндер. – Беләсезме, – дип, уйланып, бераз таркау гына бүлмә уртасына төбәлеп, сүзен дәвам итте тикшерүче, – миңа, дөресен генә әйткәндә, сезнең кичә иратлар арасындагы дуслык, концертлар, балык тоту, пляжлар турында фикер йөртүегез ошады… – Бераз кашларын күтәрде. – Пляжлар турында соңрак сөйләшербез әле… Шулай итеп, мин, ир-атлар арасындагы һәм гомумән дуслыкта тулы хокуклык юк, дип әйтергә батырчылык итәм. Моның сәбәбе гади генә: бер-берсенә охшаган, бертөрле дуслар юк һәм була да алмый. Икесенең берсе һәрчак йә көчлерәк, йә акыллырак, йә матуррак. Шулай бит? Һәм көчлерәге, акыллырагы, билгеле ки, көчсезрәкне, физик яктан яисә акыл ягыннан зәгыйфьрәкне үзенә буйсындырырга омтылачак; матуррагы – икенчесенең хатынын яисә кәләшен үзенеке итәргә тырышачак. Ә хәзер күз алдына китерегез, олырак, тәҗрибәлерәк, үтә оста телле Әхмәтов үзенең иң якын дустында кунакта хакимиятне, үзе яши торган илне яманлый башлый, Ватанын сатып, чит илгә качу нияте турында сөйли. Сезнеңчә, бу очракта аның дусты нишләячәк? Бу сүзләрне ишеткәч, тикшерүче астыртын гына көлеп куйды. Кучер бераз дәшми торды, көрсенеп куйды, аннары, Рәмзиядән күзен дә алмыйча, җитди кыяфәт белән: – Сез ирегезгә ышанасызмы? – дип сорады. Ул фоторәсемне Рәмзиянең каршысына куйды. Аңа карагач, Рәмзия сискәнеп китте. Йөзе мәетнеке сыман агарынды…
--- |
Иң күп укылган
|