|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2009 Фаҗига
МИДХӘТ МИНШИН ВАФАТ...
Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы һәм журналист Мидхәт Миншин 1936 елның 26 нчы сентябрендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1959 елда, укуын тәмамлап, Буада район газетасында хезмәт юлын башлый. Ә 1960 елның 16 февраленнән башлап Татарстан радиосында эшли. 1995 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Мидхәт Миншин бик күп шигырьләр, җырлар, “Васыять”, “Башаклар җыры” дигән китаплар авторы. Ул Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәш вакытында, “Өметләр һәм борчылулар” дигән публицистик чыгышлары белән халкыбызның олы ихтирамын казана.
Матбугат.ру Мидхәт абый якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
|
Иң күп укылган
|