поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.07.2017 Тарих

“Син мине танымассың да инде...”

Татарстандагы Бөек Ватан сугышы мемориаль музее мөдире Михаил Черепанов җитәкчелек иткән “Хәрби дан клубы” ассоциациясенең укыту-эзләү лагере курсантлары Ленинград өлкәсендә чираттагы эзләнүләрдә булып кайтты. Курсантлар бу юлы 28 кызылармеецның җәсәден тапканнар. Унысының медальо­ны сакланган, ләкин бары берсен генә танып укый алганнар. Икенчесенең исем-фамилиясен котелогындагы язудан укыйлар.

Күршебез Бәдриҗиһан апа ялгызы яшәде. Ишегалды тутырып сарыклар асрады. Балалары аны үзләренә торырга дәшсә дә, Бәд­риҗиһан апа гына озак еллар тарткалашты. Күзе начар күрә башлагач кына, өен сатып, кызы Сафия, кияве Габдулла янына күченде. Оныклары бик карады үзен. Люция апалар күзенә операция ясатты, йөрәгенә электростимулятор куйдырды. Безнең урамга аннан соң да килеп йөрде әле ул. Күрше карчыклары – әни, Сәгыйдә апа, Бәд­риҗиһан апа, Асия апалар бик дус булды, бер генә көн күрешмичә, хәл бе­лешмичә калмыйлар иде. Хәзер берсе дә юк инде... Урамга чык­саң, бушлык... Бәдриҗиһан апа­ның нигезен ташлап китәргә теләмәвенең тагын бер сәбәбе: ире Җамалның фронттан кайтуын көтте. Аның яу кырында үлеп калуына  ышанмады. “Каберен күрмичә мәңге дә ышанмаячакмын”, – диде. Олыгайган көндә дә матурлыгын җуймады Бәд­ри­җиһан апа: талчыбыктай неч­кә, төз гәүдәле, горур кыяфәтле һәм бик уңган иде. Аның җил-җил атлап печән өюләре... Күрше-тирә, ничек барына да өлгерә, әллә җеннәре булыша инде, дип әйтә иде. Сугыш ачысы күр­гән, ялгыз көе балалар үс­тергән, тормышны үзе тарткан тол хатын башкача яши дә алмыйдыр.

Сугыш тәмамлангач та, кайтмый Җамалы. Берсендә Бәдри­җиһан апаларга бер ир-ат килеп керә. “Ирең батырларча сугышты, Белоруссия җирендә һәлак булды, аны үз кулларым белән җирләдем, дип сөйли. Ә үзенең яшь хатынга күзе төшә. Фашистлар синең иреңне үтерде, минем гаиләмне юк итте, әйдә, кушылыйк”, – ди. Өметен өзмичә, Хәер­бигә берничә тапкыр килә. Бәдриҗиһан апа гына сү­зендә нык тора: “Җамал кайтып керсә, ни диярмен, аның күзләренә ничек карармын?..”

Бәдриҗиһан апа 2004 елда 88 яшендә вафат булды. Аның кичерешләре, сагышы, юксынуы балаларына да күчкән. Быел оныгы Рөстәмгә Белоруссиядәге Туганнар каберлегенә барып, бабасы кабере янында дога кылырга да насыйп була. Шуның өчен дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый. “Әнинең хыялын тормышка ашыра алдым”, – дип сөенә.

Рөстәм Насыйбуллин Лаеш районында мәктәп балаларын дзюдо һәм самбо серләренә өй­рәтә. Җае чыкканда ярышларга йөриләр. Узган ел Калининград шәһәренә барып чыккач, Рөстәм Белоруссиядән килгән тренерга күптәнге хыялын сөйли. “Могилев өлкәсенең Бобруйск районындагы Доманово авылында туганнар каберлегендә бабам җирләнгән. Шуны күреп кайтасы иде”, – ди. Тегесе исә Рөстәмне Әф­ганстанда үлеп калган милиция капитаны В. Юртов истә­ле­генә узасы халыкара ярышка чакыра. Ә Лида шәһәреннән Җамал абзый җир­ләнгән Доманово авылына 320 чакрым ти­рәсе. Барып җит­мәслек ара тү­гел. Гомер буе көт­кәнне кулдан ычкындырырга ярыймы соң?

Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы, тумышы белән Хәерби егете Азат Гайнетдинов ярдәме белән юлга чыга Рөстәм. Үзе белән Татарстан гербын, флагын, бабасының фотосурәтен, “Сугышчан батырлыгы өчен” медале боерыгы күчермәләрен (әлеге медаль Җамал Мифтаховка үзе үлгәннән соң бирелә, кызганыч, ул әле дә туган якларга кайтып җитмәгән), күч­тәнәчкә чәкчәк алып бара. Элек туганнар каберлеген Доманово авылы җирлеге карап торган. Хәзер анда өч-дүрт йорт кына сак­ланып калган инде. Күрше Брожский авылындагы урта мәктәптә сугыш истәлекләре туп­ланган музей бар икән. Рөс­тәм абый бүләк-күчтә­нәч­ләрен шул музейга тапшыра. “Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә елдан артык вакыт узды. Туганнар каберлеген онытмыйлар, кадерләп саклыйлар. Чиста, пөхтә, тере чәчәкләр утыртып чыкканнар”, – ди Рөстәм абый.

Лида шәһәреннән Бобруйск районына шактый мәшәкатьле юл узып килеп җитәләр, машиналары берничә мәртәбә ватыла. Доманово авылы кешеләре кабер­лек­ләрнең инде югалуын әйтә. Авылдан ерак түгел генә концлагерь булган икән. Фашистлар патроннарны кызганып, башта чокыр казытканнар, аннары хәлсез солдатларны шун­да төр­теп төшереп, тереләй күмгәннәр. Бу урыннарда җир селкенеп, кычкыру, ыңгырашу авазлары яң­гырап торган. Авылдагы хатын-кызлар төнлә солдатларны казып, коткармакчы була. Тик фашистлар ирек бирми, ут ачалар. Рөстәм баба­сының конц­лагерьда түгел, гос­питальдә үлүен  әйткәч кенә, аны туганнар каберлеге янына алып китәләр. “Көн кичкә авышты. Эңгер-меңгер вакыт булгангамы, бик нык дулкынлану аркасындамы, язуларны укый алмый башладым. Каберлекләр дә,  исем­лек­ләр дә берничә иде”, – ди ул. “Әнә украиннар, руслар, белоруслар янында татар фамилиясе дә кү­ренә”, – дип чакыра аны озата килүчеләр. Анда кызылармеец Мифтахов Җамали (документларда исеме төрлечә күрсә­телгән) Мифтахович, 1909 елгы дип язылган икән. Рөстәм абый тыела алмыйча  елап җибәрә. 

Җамал абзый 1944 елның 30 июнендә һәлак була. Бу вакытта Бобруйск районында бик авыр сугышлар бара. Архив мәгъ­лүмат­ларында язылганча, Доманово авылыннан шул көннәрдә кичү оештыралар. Өч тәүлек эчендә җиде дивизияне:  бу – 66 мең кеше дигән сүз, 1500 корал һәм минометны, җиде мең атны, мең­нәрчә йөкне, йөз­ләрчә машинаны күчерәләр. Шунда Җа­мал бик каты яралана. Штабка кайтып җиткән солдатны госпи­тальгә салалар. Аның гомере шунда өзелә.

Сугышка киткәндә дүрт баласы кала. Бишенчесе – күптән көтелгән улы әтисе фронтка киткәч туа. Баланы бер тапкыр күрмәсә дә, аның авырып ятканын ерактан тоя. “Улыбызны сакла, аның белән нидер булыр кебек”, – дип яза бер хатында. Чыннан да, бала зәгыйфь булып туа, ике яшендә үлә. Авылга фронттан хатлар сирәк килә. Ә берсендә: “Син мине танымассың да инде, – ди. – Уң колагым өзел­де, яңак сөягем яньчелде”. Шул көнне үк өеннән җавап хаты китә: “Без сине көтәбез, исән кайт кына...” Хәер, Җамал да шул сүз­ләрне юллый: “Сугыш бетүгә таба бара, мин бик тырышып сугышам, исән кайтырмын, көтегез!”


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.07.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»