поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
21.07.2017 Җәмгыять

«Ул өйдәге бөтен нәрсәне кырып бетерде, пычак белән үз тәнен яралады, миңа нәрсә эшләргә?!»

Әгәр төшенке­леккә ­бирелеп, аннан чыгу юлын ­күрмисең икән, ­«ышаныч телефоны» яр­дәмгә килергә мөмкин. Телефонның теге башында кем өмет чаткысы уята соң? Язмабыз әнә шул хакта.

Республика наркология диспансерының кабул итү бүлеге башлыгы Анатолий Сидимировка да еш кына «ышаныч телефоны» аша юлланган сорауларга җавап бирергә туры килә.

– Бездә кабул итү бүлеге «ышаныч телефоны» вазифасын башкара. – ди ул. – Анда тәүлек дәвамында, график буенча берсен-берсе алыштырып, шәфкать туташлары һәм табиблар кизү тора.

ӘГӘР УЛЫҢ ЭЧӘ БАШЛАСА…

Бүген телефон аппараты янында – 11 еллык эш стажы булган шәфкать туташы Елена Десятинова.
– Сорауларның төрлесе була, – ди ул. – Хәтта тартуны ничек ташларга дип тә сорыйлар. Әмма безгә күбесенчә: «Улым (әтием, абыем һ.б.) эчә, ярдәм итегез!» – дигәнрәк сорау белән мөрәҗәгать итәләр.
«Ышаныч телефоны»на шалтыратучыларны, беренче чиратта, наркотик белән мавыга башлаган туган­нарын хастаханәгә урнаш­тыру мөмкинлеге кызыксындыра.
– Һәркемгә кулай вариант табарга тырышабыз, – ди Елена. – Бездә, дәүләт гарантиясе кысаларында, бушлай медицина ярдәме алырга мөмкин, әмма пациент наркологта учетта торырга тиеш. Икенче вариант та бар – аноним дәвалану.
Елена сүзләренчә, кешеләр күбесенчә оператив җавап көтә, чөнки «ышаныч телефоны» номерын соңгы чиккә җиткәч җыя.
Шушы көннәрдә генә бер ханым шалтыратты: «Ул өйдәге бөтен нәрсәне кырып бетерде, пычак белән үз тәнен яралады. Миңа куркыныч! Нәрсә эшләргә?!».
Мондый очракларда Елена шунда ук «ашыгыч ярдәм» машинасы һәм полицейскийларны чакырырга киңәш итә.

БАРЫСЫ ДА ЯХШЫ БУЛАЧАК...

Елена үзенә шалтыратучыларның күбесен тавышыннан ук таный. Моңа шатланмый мөмкин дә түгел: димәк, аның киңәшләренең ярдәме тигән.
– Безнең бусаганы атлап кергәч, хәтта иң холыксыз кешеләр дә йомшара, – ди ул. – Әйтерсең лә барысы да яхшы булачагына ышана башлыйлар...
Әгәр шундый хәлгә юлык­кансыз икән, һич икеләнмичә, (843) 272-33-13 номерын җыегыз һәм сезгә дә ярдәм итми калмаячак­лар. Сүз белән генә түгел, эш белән дә.

---
Шәһри Казан
№ --- | 21.07.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы