поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
21.07.2017 Җәмгыять

Җәйнең үз яме, кышның үз тәме

Җәен урман-кырларга җиләк-җимеш, үлән, гөмбә җыярга кузгалганчы, башта әле үз бакчаңда үскән нигъмәтләрдән авыз итә башлыйсың. Май аендагы кузгалакны, рәвәҗне, яшел суган кыягын тәмләүне, алардан төрле сумсалар, бәлешләр пешерүне әйтеп тә тормыйм инде. Бу яшел тәмлүшкәләр барысы да янбакчада гына үсә.

Озын кыштан соң табигый ки, яңа гына түтәлдән өзгән әлеге витамин хәзинәсе бигрәк тансык тоела. Соңрак, җәй уртасына таба, аларга инде әллә ни ис китми, чөнки яңадан-яңа бүтән төрле нигъмәтләр җитешеп килә ич. Әнә, ындыр башында иске җиләклектән күчереп, сирәкләп утырткан виктория пешеп маташа. Бусы – июнь урталарында.

Әле җир җиләге өлгергәнче үк, халык урманга чабыша башлый - каен җиләге пешкән! Аңардан соң күп тә үтми, җир җиләге пешә башлый. Алтының-көмешең бер читтә торсын, бүген шушы авыр тәлгәшләрдән дә кадерлерәк әйбер юк. Җыючыда искиткеч комсыз дәрт кузгала.

Җиләк күп тә, эре дә! Үкчәгә басып йөрүче бүтән җиләкчеләр генә килеп чыга күрмәсен, тизрәк, тизрәк җыярга кирәк! Яшь нарат үсентеләре үскән баскыч-баскыч террасалардан өскә үрмәләп менсәң, яңадан яңа уйлыклар табыла. Ничек җый¬маска ди инде, йә? Җиләк вакыты бер генә дип юкка гына әйтмиләр ич, ун-унбиш көннән бетә ул...

Беренче җиләкләр кипте¬релә. Аннары эреле-ваклы савытларга кайнатма тутырыла башлый. Бозылмасын дип, һәр кайнатманы кайнарлап, стериль итеп калай капкачлар белән ябарга кирәк. Бу банкаларның беразы хуҗага калса, калганнары күчтәнәчкә таралып бетә, әлбәттә.

Август аенда алма пешкәч тә тик утырып булмый. Аны башта бәрәңге пешергәндәй итеп бераз гына суда пешереп алырга да, аннан соң гына шикәр кушып, джем хәленә җиткәнче кайнатырга. Ипигә ягып ашарга да, сумса пешерергә бик тәмле була ул. Кыш көне алма бәлеше салырга дип “коры” эчлек тә әзерләргә була. Аны табада сусыз гына пешереп, бер-ике генә кашык шикәр кушып, кайнар килеш стериль банкага ябасың да, эше беткән. Кыш буе рәхәтләнеп алма бәлеше ашыйсың.

Август ахырында елга буена төшсәң, анда – галәмәт! Кара бөрлегән куакларын кара-кучкыл җимешләр сырып алган. Безнең якта кара бөрлегәннең чиләкләп җыярлык булып уңганын күргән юк, чөнки зур елгалар, иркен болынлыклар юк. Ә менә яңгырлы елны алар да уңарга мөмкин. Аның кайнатмасы артык тәмле була, сентябрьдә үк ашалып бетә.

Бәрәңгене халык хәзер күп утыртмый, чөнки мал-туар юк, ике-өч кешелек гаиләгә егерме биш-утыз чиләк бәрәңге җитеп ашкан. Ындырның яртысыннан күбрәк җире бүтән төрле яшелчәгә кала – кишере-суганы да, кызыл чөгендер дә, кәбестә дә, кабак та, ташкабак та, хәтта кавын-карбыз да шунда үсә. Әле тагын кыяр да бар бит. Ындыр аркылысына бер-ике буразна төртсәң, ашап бетермәслек күп була.

Күпләргә кавын белән карбызның бездә үсеп җитешүе кызык тоеладыр. 2010 елгы коточкыч коры җәйне уңган кебек үк шәп булмаса да (ул елны кавын-карбызга эсселек бик килеште ахрысы, кибеттәге төсле галәмәт дәү карбызлар, сап-сары эре кавыннар үскән иде!) быел да ярыйсы гына күренәләр. Бәлки уртача зурлыктагы бал кебек карбызлардан авыз итәргә насыйп булыр. Ә кавыннарны, әле өзеп куйгач та, сентябрь уртасына хәтле ашарга була.

Кайберәүләр баланны, шомыртны җимешкә санамый. Бигрәк тә хәзерге муллык заманында. Бу болын, әрәмә нигъмәтләренең үз тәме, үз сые бар. Кышка кереп, организм тәм-том тансык¬лый башлагач, балан йә шомырт (икесендә ике тәм!) сыгынтысы кушылган җимеш суы эчәсе килеп китә. Менә шунда туңдыргычтан түмәрләнгән – нәкъ шулай, тәлгәшләре башта юылып, саркытылып, аннары тыгыз итеп бәйләнеп, түмәргә охшатып бәйләнгән баланны аласың да, туң килеш җимешен чүпләп, күп сулы кәстрүлгә салып, утка куясың. Талгын гына утта дерелдәп кенә утыра булачак балан суың. Бу җимешнең әле тагын бәлеше дә бик тәмле була. Әрҗәләргә салып балконга куйсаң, кыш буена балан суы эчеп, кирәксә, аңардан дерелдәп торган кайнатма-желе ясап, алма белән кушып бәлешкә эчлек итеп тә салырга була.

Нишләптер соңгы елларда шомырт бик сирәк уңа. Быел ничек булыр инде. Бала вакыттагы телне бәйли торган тәмне искә төшереп, шомыртны иттарткычтан үткәреп, шикәр кушып куйсаң да, беразын киптереп, кышын җимеш суына кушсаң да яхшы була. Эч киткәннән дә менә дигән дәва, беләсездер.

Тагын бер тәмлекәйне дистә еллап күргән юк – урман чикләвеген. Менә шушы искиткеч тәмле, файдалы табигать бүләген соңгы егерме еллар эчендә күргән булмады дисәм, алдашырмынмы икән?! Экология бозыламы, әллә инде чикләвекнең үз үсү циклларын белеп бетермибезме?

...Менә инде җыясы уңыш җыелган, пешереп, каклап куелган. Кәбестә тозлыйсы да, мунча ягып, коймак, бәлеш, пәрәмәчләр пешереп, тәмле кайнатмалар белән чәй эчеп, җылы өйдә утырасы гына калды. Ә! Каз өмәләре онытылган икән әле! Җәйнең үз яме, кышның үз тәме бит!

(Кыскартылып бирелә), Зөләйха КЫДАШЕВА, Башкортостан.

Редакция искәрмәсе: бу мәкалә үткән елда язылган иде. Ә быел урман чикләвеге күп булырга ошаган. Хәтта шәһәргә якын урманлыкларда да чикләвек өлгереп утыра. Өстәге фото быел Козелки авылы янында төшерелде.

Зөләйха КЫДАШЕВА
Бердәмлек
№ --- | 21.07.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы