поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.07.2017 Җәмгыять

40 елдан соң күрештеләр

1977 елда Зур Рбишча урта мәктәбен тәмамлаган укучылар төркеме бу вакыйгага кырык ел тулу уңаеннан Уразавылның “Идел” кафесында җыелдылар, шушы түгәрәк даталы бәйрәмгә үзләренең яраткан укытучыларын да чакырдылар. Хөрмәтле кунаклар арасында аларны 1967 елда беренче кабат колач җәеп каршы алган педагогик хезмәт ветераннары Кадрия апа Закирова, Марат ага һәм Сайра апа Фаттаховлар һәм хәзер Мәскәүдә яшәүче, инде 36 ел дәвамында авылга кайтып йөрмәгән Фәридә апа Булгакова да бар иде.

Мул иттереп корылган табын артында бергәләшеп Советлар чорына туры килгән уку елларын, матур яшьлекләрен һәм хәтерләренә сеңеп калган төрле кызыклы вакыйгаларны искә алып утырдылар. Мәктәпне тәмамлагач, олы тормыш юллары кемне кайларга алып китүе, гаилә корып яшәүләре һәм нинди дәрәҗәләргә ирешүләре турында да сөйләделәр. Укытучы апалары мәктәп бусагасын сабыйлар буларак атлап кергән һәм үзләренең канат асларында белем алып, бүген инде әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да булып өлгергән укучыларының тормышлары белән бик теләп таныштылар. Мәскәүдә яшәүче Мансур Гөбәйдуллин яраткан укытучылары исеменә җылы сүзләр әйтте, шушы очрашу мөмкинлеген булдырган авылда яшәүче сыйныфташлары Хамит Рәхимов белән Абдулбәр Сабировка зур рәхмәт белдерде.

Аннары Мәскәүдән махсус кайтткан Таһир Шакиров, Фаиз Жаронов, Мансур Сабиров, Сәяр Камалетдинов, Орехово-Зуевода яшәүче Хания Шәрәфетдинова-Фаттахова һәм авылда төпләнеп гаилә корган Галия Мөхәммәтҗанова да уку елларын барлап үттеләр. Алар үзләренең остазлары белән бергәләп беренче директорлары Исмаил ага Сафиуллинны җылы искә алдылар.

- Исәннәрмесез, мөхтәрәм кардәш-ләрем, газиз укучыларым! Кырык ел! Әйтергә генә җиңел, төрле хәлләр булгандыр. Уку, армия сафлары, гаиләләр корып балалар үстерү, кайгы-шатлыклар, карт әти-әниләрне хөрмәтләп ярдәм итүләр. Сәламәтлекне какшата торган авыр нужа да кугансыз. Рбишча бай, матур диләр, бу бит сезнең ише ир-егетләрнең армый-талмый куйган хезмәт нәтиҗәсе. Сез тормыш-та сынатмадыгыз, авырлыклар каршында югалып калмадыгыз, тормыш рулен нык тоттыгыз.

1967 ел, 1 класс, ике бүлмәсе таш һәм икесе агачтан булган иске мәктәп. Сез, 32 бала, дүрт рәттә утырдыгыз. Шунда мич ягып сезне 7 ел укыттык... Бүген арагызда Әмир, Равил һәм тагын берничә малай күптән юк инде, аларның рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын.

1974 елда ике як Рбишча авылларында яңа мәктәпләр салынды, ул чактагы директор Мөбин абый зур көч куйды моның өчен мин сезнең белән үк Зур Рбишчага күчтем, аннары кире Кече Рбишчага кайтып эшләргә туры килде, - дип үтте хатирәләр буйлап Кадрия апа Закирова һәм үзен олылап очрашу кичәсенә чакырган өчен рәхмәт белдерде.

Сайра апа Фаттахова да үзенең педагогик хезмәткә беренче адымнар ясаган чаклары турында сөйләде. “Мин Рбишчага 18 яшьлек укытучы кыз буларак килдем, укыт-кан еллар дәверендә сезнең иң зур һәм иң тату класс, укытучыларыгыз-га һәм әти-әниләрегезгә карата олы ихтирамлы булуыгызны бүгенгедәй хәтеремдә нык саклыйм. Безне исегездән чыгармыйча, менә шундый матур очрашу кичәсе оештыруыгыз өчен мең рәхмәт сезгә”, - диде Сайра Хамзиновна. Аның хәләле Марат ага да үзенең Рбишчада мәктәп тәмамлавы, студент елларында шунда яшәп укырга йөрүе һәм биредә үк 8 ел белем бирүе турында сөйләп үтте. “Хәтеремә сеңеп калганнардан иң мөһиме - директор Исмаил аганың 28 яшь һәм акыллы белгечтән матур педагогик коллектив туплавы”, - диде ул.

Мәскәүдән килгән кунак, Фәридә апа Булгакова да үзенең укытучы булып эшләгән елларын искә алды. “Сезне олы тормышка озаткач күп тә үтми Мәскәүгә киттем һәм кырык елга якын кайта алмау сәбәпле, берегезне дә очратып сөйләшү мөмкинлеге булмады. Әмма Алла-һы Тәгалә бер туй мәҗлесендә укучым Хамит Рәхимов белән күрешүне насыйп итте. Озак еллар үтүгә дә карамастан ул мине таныды һәм шул уңайдан очрашу кичәсе оештыру һәм уку елларын искә алып аралашуны тәкъдим иткәч, ниһаять, яраткан укучыларымны күрәсем бар икән, дип, чын күңелдән куандым”, - диде Фәридә Фаттаховна.

Кичә сәбәпчеләре булган егетләр арасыннан Таһир Шакиров, үзенең моңлы тавышы белән абый һәм апалары хөрмәтенә берничә матур җыр башкарды.

Якты хатирәләр белән сугарылган бу очрашу әлеге классташлар өчен онытылмас бер күңелле вакыйга булып торыр.


Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 21.07.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»