|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2017 Шоу-бизнес
Асаф Вәлиев Мөнир Рахмаев җырчының “кызганыч пародия”се дигән сузгә комментарий бирдеИнстаграмда Асаф Вәлиевның берничә аккаунты бар. Берсен үзе алып барса, калганы – фейк, кемдер аның исеменнән утыра, фанатлары белән рәхәтләнеп аралаша. Асаф әфәнденең үзенә бу бөтенләй дә ошамый. Янәсе, ялган аккаунтның аны коллегалары, дуслары белән дошманлаштыруы ихтимал. - Кем эшсез интегәдер инде?! Күрәсең, берәр блогер, минем исем белән язылучылар җыеп, соңыннан ул аккаунтны башка максат белән кулланмакчыдыр. Ә бит ул фейклар минем лексиконны сакламый, образны үзгәртә. Аннары, ничек инде мин Мөнир Рахмаевны “кызганыч пародия” дип атыйм?! Мөнирнең эшләпәсенә каршы бер сүзем дә юк. Заманында беренче булып киеп чыксам да, хәзер күпләр кия. Моның бернәрсәсе дә юк.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|