|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2017 Шоу-бизнес
Илсаф зур шатлыгы белән уртаклашты (ФОТО)Җырчы Илсафның гаиләсендә шатлыклы вакыйга: оныклары туган! Бу хакта "яңа пешеп чыккан Илсаф бабай" үзе Инстаграм аша хәбәр итә, үзгәртмичә бирәбез: "Зур шатлыгым белэн уртаклашам! Кызыбыз Энже кияуебез Руслан кыз бала алып кайттылар.Эти Энисе белэн бергэ,Бэхетле, , итэгэтле, иманлы булып усэгэ, озын гомерле булырга насый ит ходаем!!" - дип язган ул. Хәтерләсәгез, Илсаф кызы Энҗене узган ел кияүгә бирде. Туйны 130лап кунак җыеп, Казанда гөрләтеп уздырдылар. Кияү - Руслан исемле, Казан егете, һөнәре буенча төзүче. Энҗегә - 25 яшь, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшли, белеме буенча икътисадчы.
--- |
Иң күп укылган
|