|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2017 Әдәбият
"Яшь көенчә калды күңел..." (Мәгефүр Закиров шигырьләре)Закиров Мәгефүр Миневакыйф улы Кукмара районы Балыклы авылында 1970 нче елның 1 нче октябрендә 5 нче бала булып дөньяга килә. “Гаиләдә без 5 бала: ике апам, ике абыем бик тату булып үстек. Кызганычка каршы, бер абыем юк инде. Авыл тормышын яратып,бар эшне дә эшләп үстем. Хәзерге вакытта авылым Балыклыда, төп йортта гаиләм белән яшим. Тормыш иптәшем Марсилә белән ике ул үстерәбез”, - ди ул үзе. Язуга килгәндә, балачактан иҗатка тартылган, мәктәптә укыганда әдәби түгәрәкләргә йөргән.Тик иҗат дөньясына кереп китә алмый ул. Янил һөнәри училищесында укып, тракторчы-машинист белгечлеге ала. Өч ел тирәсе шул һөнәре буенча эшләгәннән соң, хезмәт юлын терлекчелеккә багышлый. Әмма шигъри хисләрне күңел сандыгында бикләп тотып буламыни, шигырьләр яза башлый.“Әнием шигъри җанлы зат иде. Моңлы тавышы белән гел көйләп йөрде. Балачакта шигырьләр язганда киңәшләре белән ярдәм итә иде. Шигърияткә кереп китүем, кулыма каләм алуымның сәбәбе дә: әниемне югалтканнан соңгы хәсрәтле кичерешләрем..."- ди ул үзе. Мәгефүрнең 3 шигыренә көй язылган. “Ызандашлар” төркеме әгъзасы. Уйларым Киләчәгем көтсен әле мине: Үткәннәргә уйлар юл ала, Мин бит әле яңа җиргә туган, Мин бит әле сабый бер бала. Күпме таулар мин менмәгән, Күпме юллар минем үтмәгән, Гүя һаман кулда тотам кебек, Тормыш йомгакларын сүтмәгән. Тормыш дәрьясына кердем генә Аркылыга -, буйга йөзмәгән, Тормыш үзе миннән җавап көтә, Сораулары аның меңләгән. Минем әле җирдә яшәр чагым, Күпме хыял чынга ашмаган, Күпме эшем тора өелеп - Берсен башлап, берсен ташлаган. Уйлаганым, хыялларым булып, Өметләргә кереп югала, Чәчләремә көмеш йөгерсә дә, Мин бүген дә сабый бер бала. Бишек Кая чаба вакыт дигәннәре, Булмыймы соң аны туктатып?! Бишекләргә салып тирбәтермен, Әгәр булса аны йоклатып. Вакыт белән бергә чабабыз шул, Калышмаска иде ничек тә, Үзем менеп ятар идем әле Өй түренә, җылы бишеккә. Рәхәтләнеп изрәп йоклар идем Кайтсам әгәр сабый чагыма, Туктар иде, йоклар иде вакыт, Килеп ул да минем яныма. Юк шул инде, безнең вакыт узган, Мизгелгә дә туктап тормаган, Бар син вакыт, ә мин ул бишекне Эзләп табыйм эле... чормадан. Шул ук бишек... һаман җырлый әле Бишек җырын, халкым моңнарын. Кулларымда тоеп җылысын Күңел белән җырын тыңладым. Менә шунда туктадымы вакыт Әллә миңа шулай тоелды, Бишек белән бергә хатирәләр Кочагыма кереп сыенды! Яшьлегемә кайтам Үткән гомер кире кайтмый бит ул, Ник сагына кеше яшьлеген? Яшьлек дигән сихри ул илнең, Күптән яптым мин дә "ишеген"... Тормышымның бер мизгеле булып, Калган инде, калган ул ерак. Тик нигә соң гомер үткән саен, Сагындыра яшьлек ныг(ы)рак?! Йөрәк калды минем яшьлегемдә, Яшь көенчә калды күңел дә... Яшьлек дигән әкият иленә Төшләремдә кайтам бүген дә! Тормышымнан мин бик канәгать, Үзгәртергә берни теләмим, Тик шулай да... көндә яшьлегемә Уйларымда кайтып киләм мин!!! Яран гөле Бүген, әнкәй, сине төштә күрдем, Яран гөле иде кулында. "Килче, балам, тыңла, балам,"- дидең, Алларыма гөлне куйдың да. "Бер чәчәге аның - синең гаиләң, Калганнары - дуслар, туганнар. Ялгыз чәчәк озак яши алмас, Гөлдәй булыр бергә булганнар! Аңла,балам, бергә бердәм булып, Яшәүләргә берни җитмәсен. Арагызга дошман сүзе кереп, Чүп үләне булып үсмәсен. Куанычы уртак бәхет булсын, Авырлыгын бергә үтегез. Тормыш юлын һәркем сокланырдай, Шау чәчәкле гөлдәй итегез!" Таң алдыннан китеп югалсаң да, Югалса да, әнкәй, гөлең дә, Зур ышаныч белән әйтә алам, Сүзең калыр күңел түрендә! Сорамагыз... "Бәхетлеме?" дип миннән сорамагыз, Бәхетне бит булмый аңлатып, Йөрәк белән була аны тоеп, Күңел белән сөеп-яратып. Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны, Юктыр аның кече-олысы. Нәни генә булып тоелса да, Гомерләргә җитә җылысы. Сатып алып булмый бәхетләрне, Алып булмый көнгә, айлыкка, Ике йөрәк бергә тибә икән, Әйләнә ул иң зур байлыкка. Канатлары булмаса да аның Алып менә күккә, биеккә. Үзең белән үзең сөйләштерә, Җырлата да, аннан биетә. Шундый чакта очрап урамнарда, Минем арттан карап калсагыз, Җүләр дисәгез дә үпкәләмим Бәхетемне шуннан аңларсыз. Саклый алсам шушы байлыгымны Ходаема булып рәхмәтле, Мәхәббәтем белән бәхетле мин Яратуым белән бәхетле!
Мәгефүр ЗАКИРОВ |
Иң күп укылган
|