поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.12.2009 Шоу-бизнес

ИЛЬВИНА: “МИН ҺӘРВАКЫТ ӨЧ ЭШТӘ”

Ул җырчы да, укытучы да, өстәвенә, дизайнер булырга әзерләнә. Талантлы кеше бар нәрсәдә дә талантлы дигән сүзләр Ильвинага бик рас килә. Сәхнәгә яңа аяк баскан җырчы булса да, аны дәррәү алкышлар белән каршы алалар. Иҗатының башында ук уңыш казанды ул. Быел икенче тапкыр мәртәбәле “Татар җыры” фестивале лауреатлары исемлегендә ул.

– Ильвина, үзең белән якыннан таныштыр әле?

 

– Мин Казанда туып-үстем. Гаиләдә бер кыз мин. Урта мәктәпне алтын медальгә һәм Казанның 22 нче музыка мәктәбен кызыл аттестатка тәмамладым. Өч яшемнән бирле сәхнәдә җырлыйм. Гүзәл Маликова җитәкчелегендәге балалар ансамбленә йөрдем. Әнием – укытучы, әтием – милиционер. Әни журналист булуымны, әти исә юрист булуымны теләгән иде. Ә минем анда да, монда да барасым килмәде. Җырчы булуны сайладым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Салават Зәкиевич җитәкчелегендәге эстрада актеры бүлегенә укырга кердем. Бер елдан соң Казан химик технология университетында читтән торып, кием буенча дизайнерлык һөнәрен үзләштерә башладым. Балачакта курчаклар белән уйнамасам да, курчакларга күлмәкләр тегәргә яраттым. Бераздан үземә дә тегә башладым. Төннәр буе йокламыйча кием тегеп, сәйлән белән чигеп утырырга ярата идем.

 

– Әйе, синең оста тегүче икәнеңне беләбез. Сәхнә киемнәреңне дә үзең иҗат итәсеңме?

 

– Сәхнә киемнәремне үзем текмим. Эскизларын гына ясыйм. Ике тегүчем бар, алар белән бергә киемнәремне иҗат итәбез. “Барс-Медиа” уздырган кастингка килгәндә исә үзем теккән костюмнан чыгыш ясадым. Бәлки шуның белән дә жюриның игътибарын җәлеп иткәнмендер.

 

– Зур сәхнәдә беренче чыгышларың Салават концертында башланды. Салават җыр театрында эшләү сиңа нинди тәҗрибә бирде?

 

– Салават Фәтхетдиновта эшләү минем өчен бик зур мәктәп булды. Мин бит татарча җырламый идем. Һәрвакыт җырлыйсым килде, ләкин укытучы таба алмадым. Укырга керүгә үк Салават Зәкиевич мине үзендә җырларга чакырды. Аның концертларында бер ел буе инглизчә җырладым. 16 яшемдә минем беренче зур гастрольләрем булды. Салават Зәкиевич кырыс кеше, бик күп эшли, өстәвенә минем укытучы да, минем исә зур сәхнәдә тәҗрибәм аз, шуңа “Салават” җыр-театрында эшләү – бик җиңелләрдән бирелмәде. Бер ел узгач, мин “Барс-Медиа” белән эшли башладым.

 

– Син “Йолдызлар фабрикасы” аша килдең. Кастингта җиңү синең өметләреңне акладымы?

 

– Әйе, хәзер контракт төзеп, ике ел буе инде иҗатымны “Барс-Медиа” компанияләр группасы ярдәме белән дәвам итәм. Аллага шөкер, минем бөтен теләкләремне чынга ашырып киләләр. Менә тиздән “Моңнар ява” дигән исем астында беренче альбомым дөнья күрәчәк. Ул башка альбомнардан аерылып торачак. Бөтенләй башка төрле форматта эшләнгән. Дизайны үзенчәлекле. 18 җырым керәчәк анда.

 

– Бик матур исем...

 

– Бик озак эзләнгән исем ул. Бөтен җырларым да моңсу, салмак. Шуларга туры килерлек матур исем кирәк иде. Шул вакытта “Моңнар ява” җыры (Л.Аланлы сүзләре, Гөлгенә Кәлимуллина көе – ред.) кулга керде. Шулхәтле күңелгә ятышлы, минем хисләремә аваздаш, моңлы, тирән хисле җыр. Аеруча кадерле ул миңа. Ул көннәрдә минем тавышым беткән иде. Бик каты авариягә эләгеп, чак исән калдым бит мин!

 

– Абау, кайчан булды бу хәл?

 

– Июнь аенда. Машинам капланып дүрт тапкыр әйләнде һәм елгага төште. Аллаһы Тәгалә саклаган инде мине. Күкрәгем белән бик каты бәрелдем. Күпмедер вакыт тавышсыз йөрдем. Аллага шөкер, каты җәрәхәтләр булмады. Һәлакәт урынына бик күп кеше җыелган иде. Кешеләр шаккаттылар инде минем исән калуыма. Машинамны ремонтлау мөмкин түгел иде. Авариядән соң дүрт көн узгач, көчкә сөйләшеп йөргән хәлдә шул җырны яздырдым. Аны, әлбәттә, кичектереп тә була иде, ләкин мин аны нәкъ шул көнне яздырасым килде. Миңа калса бик уңышлы җыр килеп чыкты. Бу һәлакәт тормышымны үзгәртте. Ярты ел дәвам иткән кара полоса әнә шулай тәмамланды. Тормышның һәр секундының кадерен белә башладым. Һәлакәттән соң тормышымда уңай үзгәрешләр башланды. Кем әйтмешли, бер тиен чыкмыйча, ике тиен керми, авыр чорны сабыр гына үткәреп җибәрә белергә кирәк икән.

 

– Татар эстрадасында түбән тембрлы хатын-кыз җырчылар берничә генә. Син дә алар рәтендә. Укытучыларың тавыш мөмкинлекләреңә нинди бәя бирәләр?

 

– Элек мин үз тавышымны бөтенләй тыңлый алмый идем. Бик ямьсез булып тоела иде. Музыка мәктәбендә дә мин эстрада-джаз бүлегенә йөрдем. Мин үзем дә түбән тавышлы җырчыларга өстенлек бирәм. “Нәп-нәзек үзең, каян чыга бу кадәр калын тавыш синнән”, – дип аптырап сорыйлар иде.

 

– Сәхнәдәге образыңнан салкын чибәрлек бөркелә. Җырларың моңлы, салмак булуы шундый образ таләп итәме?

 

– Минем күз карашларым шундый. Мине белмәүчеләр мине тәкәббер, үземне әллә кемгә куя торган кеше дип беләләр. Биш минут минем белән аралашкан яңа танышлар: “И-и, син бигрәк гади икәнсең, тыштан алай күренмисең!” – диләр. Белмим, үзенә күрә бер саклану реакциясе микән ул? Бәлки бала чакта модель мәктәбенә йөрүнең дә эзе калгандыр. Анда үзеңне салкын канлы, һавалы итеп тотарга кирәк бит. Күзләрем әниемнекенә ошаган. Әнием усал булмаса да, аның бер карап куюы җитә миңа.

 

– Татар халык җырларын җырлыйсыңмы?

 

– Җырлыйм, әлбәттә. Татар көйләренең мелизматикасына ирешүдә укытучым Римма Ибраһимова күп көч куйды. Мин тугыз ел буе баянда да уйнадым. “Яңа сулыш” концертларында халык җырлары белән чыгыш ясадым. Халык көйләре күңелемә бик якын.

 

– “Татар җыры” фестивалендә “җанлы” концертта ясаган чыгышыңнан тәэсирләрең әле дә сакланадыр?

 

– Миңа иң ошаган концерт булды ул. Курку да, каушау да булмады ул көнне. Рәхәтләнеп җырларга әзер мин “җанлы” концертларда. Һәрвакыт “җанлы” музыка коралларына бик теләп җырлар идем. Ләкин миңа калса, фонограммага күнеккән тамашачы оркестрны әлегә авыррак кабул итә кебек.

 

– Балачагыңда вакытың бик тыгыз булган. Түгәрәкләргә йөрү бала өчен зур эш бит инде ул. Уйнарга вакытың да калмагандыр?

 

– Юк, минем һәрвакыт буш вакыт бар иде. Бәхетле һәм файдалы балачагым өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Ике музыка мәктәбендә укыдым, бию, кул-эшләре түгәрәкләренә, модель мәктәбенә йөрдем. Мин урамда йөрергә, яшьтәшләрем белән уйнарга яратмадым. Аралашкан дусларым һәрвакыт үземнән олыраклар булды, ә иң якын дусларым – егетләр. Әти-әни миңа беркайчан да минем үз теләгемнән баш тартырга мәҗбүр итмәде. Әлбәттә, нәрсә начар, нәрсә яхшы икәнен белә идем. Әни мине артист итәр өчен үзен дә, вакытын да, акчасын да кызганмады. Минем һәрвакыт конкурсларга йөрүемне тәэмин иттеләр. Костюм тектерү, җыр яздыру, музыка мәктәбендә уку, конкурста катнашу, юл чыгымнары өчен түлисең – барысын санасаң, бик күп җыела. Әнием үзенә юньләп кием дә ала алмады. Әни җырчы булырга теләгән. Ул үзенең хыялының чынга ашуын миндә күрә. Әти-әнинең тырышлыгы ярдәмендә минем беренче адымнарым ныклы булды.

 

– Акча эшләвең дә иртә башлангандыр алайса?

 

– 11 яшемнән акча эшләдем инде мин. Ә инде рәсми рәвештә 11 нче сыйныфта укыганда акча таба башладым. Кич белән ресторанда җырлый идем. Көн саен төнге унике-берләрдә кайтып, иртән алтыда торып дәрес әзерләп, мәктәпкә китә идем. Җырчы булу теләге, авырлыкларны җиңәргә булышты. Минем буш вакытым эшләгәнемнән күбрәк кала. Вакытны дөрес бүлүдән тора барысы да.

 

– Укытучы да булып эшлисең. Балалар белән эшләү ошыймы? Укучыларың нинди?

 

– Үзем укыган музыка мәктәбендә укытучы булып эшлим, балаларны бик яратам. Укучыларымның ата-аналары да балаларының артист булуын тели, әмма матди яктан чынлап торып чыгымнар тотарга әзер түгелләр. Кызыксынулары, теләкләре зур түгел. Укучыларымның төрлесе бар. Дүртенче ел укытам, быел бигрәк әллә нинди сыйныф җыелды. Балалар арасында тәрбиясезләре күп, яхшы белән начарны аермыйлар, олыларны олы дип белмиләр. Бүгенге көндә ата-аналар үзләре балаларыннан куркалар. Балаларны контрольдә тоту бик авыр.

 

– Ир-егетләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?

 

– Ир-егетләрнең акыллы булуы, тормышта барлык киртәләрне җиңеп чыга белүе кирәк. Шуңа өстәп, булачак ирем исә минем әти-әниемне хөрмәт итәргә тиеш. Әлбәттә, хатын-кыз иң зур хөрмәткә лаек. Минемчә, әгәр егет кеше әнисен бик хөрмәт итә, кадерли икән, аның хатын-кызларга карата да мөнәсәбәте шундый булачак. Хатын-кызга авыр сумка күтәртмәү генә түгел, гомумән, хатын-кызны кимсетү, рәнҗетү булмаска тиеш.

 

– Шәһәр баласы булсаң да, татарча бик матур сөйләшәсең. Сезнең гаиләдә татар телендә сөйләшү катгый таләпме әллә?

 

– Мин китаплар укырга яраттым. Җәйге каникуллар исә әби-бабай янында Спас районының Тукай авылында үтә иде. Бабай баянда уйный, әби җырлый. Кичләрен җырлап, биеп, күңел ача идек. Алар әле дә җыр-моңсыз бер көнне дә үткәрмиләр. Кичен хәл белешергә шалтыратсаң, телефон трубкасыннан һәрвакыт баян тавышы, җыр ишетелеп тора. 45 ел буе бергә тату, әле дә егет белән кыз сыман яшәп ятучы әби-бабай гаиләсе – минем өчен үрнәк гаилә.

 

– Тамашачыларыңа әйтер сүзләрең бардыр...

 

– Барысына да күңел тынычлыгы, бәхет, мәхәббәт телим. Җырларымны тыңлаучыларга, мине аңлаучыларга бик зур рәхмәт. Беренче көннән үк мине яхшы кабул иттеләр. Аралар өзелмәсен иде, тамашачылар белән очрашуларны көтеп калам.


Айгөл ҖӘЛӘЛОВА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»