|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2017 Фаҗига
Татарстанда җиләккә барган 80 яшьлек бабай хатынын машина белән изгән18 июль көнне Яӊа Чишмә районында күӊелләрне тетрәндерерлек аяныч хәл була. Үтәш авылында бергә гомер иткән олы яшьтәге пар УАЗ- «Патриот» машинасында җиләккә юнәләләр. Авылдан ерак булмаган тарлавык янында 80 яшьлек бабай әбине машинасыннан төшерә һәм бераздан борылып куям дип, артка чигенә. Әби кеше җиргә иелеп, җиләк алмакчы булдымы икән, анысы ачык түгел, әмма артка чигергән машина аны изеп китә. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында җан бирә. Бу турыда Яӊа Чишмә районы сайты хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|