|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2017 Криминал
"Малаеңда бозым бар, тиз арада кирәкле чара күрмәсәң, үләчәк"Полициягә Казанның Яңа Савин районында яшәүче 79 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Ул билгесез затлар алдау юлы белән аның 520 мең сум акчасын урлавы хакында хәбәр итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан бүлеге матбугат хезмәте җиткерә. Җинаять 30 июнь көнне була. Пенсионер әбигә урамда таныш булмаган славян йөзле хатын килеп, “малаеңда бозым бар, тиз арада кирәкле чара күрмәсәң, үлә ала”, ди. Ә аннан соң “чистарыну йоласы” үткәрергә тәкъдим итә. Пенсионер ханым ризалаша. Өендәге 20 мең сум һәм банк хисабыннан 500 мең сум акчасын алып, билгеләнгән вакытка ялган “дәвалаучы” белән очрашуга килә, дип яза "Татар-информ".
--- |
Иң күп укылган
|