|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2017 Ана теле
Ана теле: Мөнәсәбәтлеккә мөнәсәбәтең нинди?– Бигрәк тәмле телле бу бала, – диде күрше апабыз Казаннан кайткан биш яшьлек кызыбыз белән сөйләшкәч. Диккать иттем: ул аның “Бирәле”, дигәненә эреп киткән икән. Оныклары гел “Бир” дә “Бир” ди. Аерма әлләни зур да түгел кебек. Менә нинди тылсымлы икән бу кып-кыска “әле” сүзе! Уйлый калсаң, сүз дә түгел бит әле ул. Лексика фәне дә аны ярдәмлекләр рәтендә йөртә, мөнәсәбәтлек (модаль), ди. Дөресен әйткәндә, фән әле бу категорияне тиешенчә өйрәнмәгән, уку йортлары да аларга җитәрлек игътибар бирми. Шуңа күрә аларны сөйләмдә куллану тәҗрибәбез бик аз барланган. Шуны искә алып, без “Ана теле” сәхифәсен ачып җибәргән беренче язмаларда ук мөнәсәбәтлекләр турында мәгълүмат биргәләгән идек, икән, микән, мәллә, мыни /-мени ише берәмлекләрнең иҗек, сүз кебек үк телнең төп берәмлекләре икәнен дәллилләргә омтылган идек. Чынында да, сөйләмне үтемле, тәэсирле итү алардан башка мөмкин дә түгел – һәркайсыбызда бит яшәү барышында теге-бу нәрсәгә, күренешкә, хәлгә, вакыйгага карата төрледән-төрле мөнәсәбәте (хуплавы, ризасызлыгы, нәфрәте, сөенүе, борчылуы. өметләнүе, ашыгуы, кызыгуы, көнләшүе, кызгануы һ.б.) туып тора, шул хәләтне белдерү өчен ул телдән үзенә кирәкле тамыр сүзләргә өстәп, бүтән чараларны да табып тора (әле, әллә, әйе, ярый, ләбаса/-лабаса, түгел, чү, икән, өчен, бәлки, белән һ.б). Фәндә андый берәмлекләр гадәттә модаль категориясендә карала. Морфология белгече, филология фәннәре докторы Фәһимә Хисамова: “Тикшеренүчеләр шулай ук икән, имеш, микән кебек сүзләрне дә субъектив-модальлекне белдерә торган сүзләргә кертеп карыйлар (Татар грамматикасы, 2002, 344–350)”, дигән (Татар теле морфологиясе, Югары уку йортлары өчен дәреслек, Казан: Татар.кит.нәшр,. 2015, 320 б.)”. Бүтән берәмлекләр белән кушылганда, синтезланганда да әле әһәмиятен югалтмый. Карале, әйтәле, күрәле, тыңлаәле, киләле... берәмлекләре тамыр сүзләрдән кай ягы белән кайтыш!? Бик нечкәләп тикшергәндә генә тезмә икәнлекләре тоемланыр – тамыр сүзгә, яисә үзе сыман берәр мөнәсәбәтлеккә ялганып, мөстәкыйль мәгънәле берәмлеккә әйләнгән. “Туктале”не күзәтик. Җырдагы “Сагынырсың “туктале” мөстәкыйль мәгънәле берәмлек түгелмени – анда тукта мәгънәсе дә, әле мәгънәсе дә инде шәйләнми; кисәтү мәгънәсе салынган бербөтен сүз бит! Басым сүзнең азагына төшкәнгә – әле мөнәсәбәтлегенең эчке мәгънә төсмере өстенлек итә кебек. Ә бит сөйләм барышында әле кайвакыт иң нечкә мәгънә яки хис төсмерен басым ясап белгертү өчен дә әйтелә. Тукта әле җил, исмә әле җил, өзмә гөлнең чәчәген... Күрәсез, тоясыз: бу төр категориянең ясалышы, кулланылышы татар теленә генә хас – бик үзенчәлекле. Үткән язмаларыбызның берсендә татар теленең асыл өлеше – иҗеккә “мәдхия укыганда” мөнәсәбәтлек+иҗек рәвешендә ясалган берәмлекләрне күзәткән идек. Әле китерелгән мисаллар мөнәсәбәтлек+мөнәсәбәтлек бәйләнешен ачыклады. Татар тел фәнендә соңгы гасырда сүзясалышы дигән мөстәкыйль бер тармак аерылып чыкты, төрле алымнар белән сүз ясалышын , аларны куллану үзенчәлекләрен өйрәнә башладылар. Гамәли сөйләмиятне үзләштерер өчен хәзер кирәкле хезмәтләр бар да бит, кызыксынучылар, өйрәнергә атлыгучылар гына күзгә күренеп артмый. Ә бит көндәлек тормышта телнең бу берәмлекләре белән өзлексез эш ителгәнгә, төрле “сөртенү”ләр, хаталар, сораулар килеп чыгып кына тора. Менә “Ана теле” сәхифәсендәге бер язма уңаеннан интернетчыбыз Банат авторның “төшенәсез булыр” тезмәсен “дөрес түгел”, ди. Хөрмәтле кардәш, язманы игътибар белән укыганыгызга зур рәхмәт; тәнкыйть уйландырды. Хата ук булмаса да гыйбарә, чыннан да, кытыршырак. Бу, әлеге дә баягы, мөнәсәбәтлек, ягьни ярдәмче өстәмә (булу) белән ясалган тезмә. Бу очракта әле генә әйткән иҗек алымы урынлырак шикелле: “төшәнәсездер”. Мөнәсәбәтле сүзне бер иҗек алыштырды да куйды! Татар иҗегенең шундый мөмкинлеге бихисаптыр. Нишләмәк кирәк, без аларны үзләштереп кенә бетермибез. Күнегелгән бер берәмлеккә ябышабыз да ятабыз. Арада булырга, булу үтә актив, хәтта “агрессив” актив кулланылучы берәмлекләр рәтендә. Күрдегез ки, миңа да “ябышканнар”. Гадәттә сөйләмемдә аеруча “агрессивлана” башлаган берәмлекне кәгазь кисәгенә язып, өстенә кара белән калын итеп аркылы сызып, өстәл лампасы читенә элеп куям. “Булу” күптән инде шундыйлар рәтендә. Тик котылып булмый (Менә тагын булу). Туганнан ук күнеккәнгә күрә тел очында гына тора. Банат әйткәнчә, “үз туксаным туксан” – бер күнегелгән кимчелектән котылу җиңел түгел. Аннары без бит – Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуары”н “татыган” буын. “Ул сине бик ярата булыр”, дигәне мәңгегә хәтергә уелып калган. Бу кәсәфәттән котылу өчен шәхсән үземә дә үрнәк мисаллар кирәккәнгә (кирәк булганга дип язган идем дә, шөкер, төзәттем), тагын берничәне китерик әле: Әйтик, “кирәге булмаган эш” (Татар радиосыннан) тезмәсенең синонимнарын барлыйк. Мөнәсәбәтлек белән ясалган тезмәләр: Кирәк түгел эш”, “Кирәге юк эш”. Иҗекләр белән ясалган тезмәләр: “Кирәкмәгән эш”. “Кирәксез эш”, “Кирәкмәс эш”. Үрнәк мисаллардан Хәсән Туфанның бер гыйбарәсе искә төште: “Шундыйлыкка сине кем өйрәтә?”. Бер мөнәсәбәтлектән вә өч иҗектән торган мөстәкыйль сүз барлыкка килгән. Әйе, телебез шундый бай ки, эзләнсәң, төпченсәң, кирәгеңне тапмый калмыйсың. Җ. Сөләйманның “Болгар җиле” ораториясеннән мисал: Сугыша да белгән (болгар халкы), кирәксә. Ә безнең тел очында кирәк булса утыра. Әле кирәккәндә дигәне дә ярап куя ала. Шуңа тартым иҗат табышлары очрап тора. Гакыйл Сәгыйрев бер шигырендә: Бу көнгәчә сөю дигән утның кайнарлыгын белми яшәдем... ди. (Бүтәннәр бит кадәр, чаклы, хәтле, ди). Иҗек рәвешле мөнәсәбәтлек күбрәк хис төсмерләрен бирергә сәләтле. Тикторганнан моңсуланып, ди Фирая Зыятдинова. Әлбәттә инде, барлык мөнәсәбәтлекне дә иҗек белән алыштырып булмый, моңа ихтыяҗ да юк. Шул ук вакытта эзләнү дә комачауламый. Әйтик, өчен ярдәмлеген күпме урынсыз кулланабыз. Игътибар иткәнегез бар микән: ”өчен” җырларыбызны “баскан” икән. Әнә соңгы җырларның берсендә “...сагышларны таратыр өчен килегез Кукмарага”, диелә. Чын татар таратырга ди түгелме соң?! Таллар бөгелгән өчен дә (бөгелгәнгә / үзәк өзелә икән; Менә бу һәм алдагы мисалларда өченнең кайда урынлы, кайда урынсыз икәнен, нинди синоним белән алыштырып буласын уйланыгыз әле: Мин җырламыйм җырларымны / ил матур булган өчен, мин җырлыймын... күктәге нурлар өчен; эш сөюче алдыңгы дуслар өчен; юлда югалсын өчен; халкым җырласын өчен; Айга түгел, елга түгел / сөям гомерлек өчен; Яңгырларың өчен яратам, Тукайларың, Илһамнарың өчен яратам; Зинһар өчен кермә төшләремә; Урынлы куллану мисалларына күбрәк диккать итегез. Шөкер, алар да бар. Мәсәлән, җырда ук: Янбикә, синең өчен үзем үләрмен; Уңышлы синонимнар табылып тора. Менә соңгы җырларның берсе: “Син дип, мин дип җан атсак та, әлләнинди язмыш булды...”. Үрнәк өлгеләрне теләсә кайсы сөйләм төреннән табып була: Өчен нәкъ үз урынында кулланылган: Бәхет өчен шул да җитәр... (Ф.Зыятдинова). (Бәхеткә ирешү өченнең кыска варианты).Чакыруыгызга бик зур рәхмәт (Манзара. 8 июль, 2017). Заманында студентларга дәрес биргәндә өченне алыштыра торган синоним мөнәсәбәтлекләрдән шуңа, шуңарга, шуңа күрә, шул сәбәплене тәкъдим итә идем. Инде барланган күзәтүдән дә мөнәсәбәтлекләр белән эш итүдә уйланырга нигез булырлык кайбер нәтиҗә- тезисларны гомумиләштерергә мөмкин. – Мөнәсәбәтлекнең сүзләрнеке кебек үк бихисап мәгънә төсмере, хис нечкәлекләре барлыгын истә тотарга кирәк. Димәк ки, нәкъ шушы очракка тиешле мәгънә яисә хис төсмерен эзләп табарга кирәк. Урынлы- урынсыз икәнен тоемлау сәләтең булырга тиеш. Мәсәлән, китәле бер очракта кисәтү мәгънәсен белдерсә (синонимы якын килмә, орынма), икенче очракта гаҗәпләнеп соклану, горурлану хисен белдерә (синонимы: булмас, китаннан); Урысның “Вы знаете” штампы, тәрҗемә ителеп, бездә дә “әрсезләнгәннән-әрсезләнә” бара. Бигрәк тә татар теле укытучылары, галим, җурналист, түрәләр сүзне “Ә беләсезме..., хәтта ә сез беләсезме?!.. дип башлый. Уңышсыз тәрҗемәләрнең калыпка әйләнүе татар теленең кәсәфәтенә әйләнде инде. Татар калыбы – урысчадан хаталы тәрҗемә. Ленин бит “Укырга, укырга, укырга!” димәгән. Ә “Өйрәнергә, өйрәнергә, өйрәнергә!” дигән. Ә без тутый кош кебек шул ялгыш “кәлҗемәне” чәйнәпме чәйнибез! Ә бит аларны урынлы куллану мисаллары да бар: Инде килеп минем авылым турында... (Әтнә ягы агае); Минем бабам да өзелгән фикерен менә инде дип яисә шуннанарыгысоң дип бәйләп җибәрә иде (һәм индедән кай ягы ким?!); Безнең язмаларга карата фикер белдерүләр дә фәнни күрсәтмәләргә ихтыяҗ сизелә. Мансур Сәгъдиев калыпланган гыйбарәләрне анализлаганда Һ.Такташның “...үзе бер дә усал түгел кебек, шикелле” юлын ничек бәяләргә дип урынлы сорау бирә. Бер язмабыздан соң китерелгән фикерләрдә хәйран тамаша; яман яхшы (яман кызык) кебек оксюморан рәвешле мөнәсәбәтлекләргә тискәре караш сизелгән иде. Кызык: бу хакта интернетчы әңгәмәдәшләребез нинди фикердә икән? Бу без әле генә искәрткән мисал ул шәхси калыпмы, әллә шагыйрьнең иҗади табышымы? Менә Әхмәт Исхакта: Үкенә төсле тоела; Тик ялгышмыйк – “белән”нең саф татарча мәгънәләре дә бар, Патша башы белән балта тотып эшли (Гариф Гобәй); Җаныем нигә хәтерең калды / уйнап әйткән сүз белән (сүздән) (җыр); “Аңлатмалы сүзлек”не дә карап алыгыз). – Мөнәсәбәтлекне куллануда очрый торган тагын кайбер кытыршылыклар: – Мәгънә төгәллегенә ирешәм дип, арттырып җибәрү, чаманы тоемламау: Бары тик рекламадан соң... (Манзара, Яңа гасыр-Планета, 6 июль, 2017); Башын аска (түбән) иеп; Соңгы тәүлек эчендә 20 көнлек яңгыр яуган (Матбугат.ру, 6 июль, 2017); Без бурычлы инде синең алда (Сиңа урынына) (Манзара, СМС, 7 июль, 2017). – Мәгънә ялгышлыклары килеп чыга. Генә урынсыз кулланганда икесе генә кебек хата барлыкка килә. Дөрес әйтү берни тормый: нибары икесе. Уңай мисалларны тоя белү генә сорала. Безгә шул тискәресе күбрәк тешкә тиеп, чырай сыттыра. Әнә бит Болгар радиосының иң тәҗрибәле җурналистларының берсе ...бугына...ди (Гафу итегез); Мөнәсәбәтлекләрне сөйләмдә куллануның барыбызга да кагылган мондый сабаклары аз түгелдер, күзәтик әле, уртаклашыйк. Әңгәмәне дәвам иттерербез. Гомумән дә, телебезнең асыл хәсияте саналган мөнәсәбәтлекләрне күбрәк, урынлы куллансак икән; калып-штампларыннан Аллаһы сакласын! Хаталарга юл куюларны кисәтеп торучылар, тәнкыйть итүчеләр күбрәк булсын иде. Рәхмәт аларга! Хәстәрен халык үзе күргәндә генә газиз телебез яшәр! Илдар Низамов,
--- |
Иң күп укылган
|