|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2017 Фаҗига
Татарстан көрәшчесе һәлак булды. Сөйгәне белән…Куркыныч авариядә тагын бер көрәшче егет һәлак булды. Үзе генә түгел, сөйгәне дә бакыйлыкка күчте. Арча районы Шушмабаш авылында Айрат Абдуллинны җирләделәр. Бу турыда Татпресса.ру сайтында хәбәр бар иде: «17 июля, на автодороге Казань – Малмыж 41-летний водитель «Лады Приоры», ехавший со стороны столицы Татарстана, лоб в лоб столкнулся с «ВАЗом-2114». В результате аварии водитель «Приоры», 24-летний юноша, управлявший «четырнадцатой», и его 21-летняя пассажирка погибли на месте. На место аварии выезжала следственно-оперативная группа. Выясняются обстоятельства случившегося.» Ә инде соңрак татар көрәшчеләре тупланган социаль төркемдә Раил дигән көрәшче егет мондый сүзләре язды: «Көрәшче дустыбыз Айрат Абдуллин безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды, урыны җәннәттә булсын».
«Шушмабаш авылының 24 яшьлек егете Айрат Абдуллин 16 июль көнне Арча Сабантуенда үз үлчәү авырлыгында икенче батыр булып калды. Киләчәккә матур планнар белән яшәгән егетне җир куенына иңдерделәр… Аның яратып йөргән кызы — 21 яшьлек Илзирә дә бу якты дөньяда юк инде…
--- |
Иң күп укылган
|