|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2017 Фаҗига
Әгерҗе районында дүрт кеше батып үлгәнУзган ялларда Красный борда Кама һәм Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында дүрт кеше баткан. Аларның барысы да – Удмуртиядән килүчеләр. 15 июльдә, шимбә көнне, 1979 елгы бер ир-егет Кама елгасына су коенырга керә. Шаһитләр сүзләре буенча ул ярдан йөз метр кергәч күздән югала. Коткаручылар 75 мең квадрат метрда эзләнү эшләре алып баралар. Беренче көнне нәтиҗә булмый. 38 яшьлек ир-егетнең мәетен икенче көнне генә табалар, дип яза район газетасы.
--- |
Иң күп укылган
|