поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.07.2017 Җәмгыять

Лилия Сәлахетдинова «чикләрне сөртте» — коляскада Санкт-Петербургны әйләнеп кайтты (ФОТО)

Физик мөмкинлекләре чикле дин кардәшләребезнең, батырланып, рухын җыеп, сәяхәткә чыгып китүе, коляскага утырган килеш чикләрне үтүе мине гел кызыксындырып килде. «Чикләрне үтүе» сүзе урынына «чикләрне сөртүе» дигән гыйбарәне куллану дөресрәк тә булыр.

Чөнки физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне күпчелек халык күбрәк өйләрендә ятучылар гына итеп күз алдына китерә. Дөресен генә әйткәндә, минем үземдә дә мондый фикерләр тугалый иде.

Бу фикерләремнең үзгәрүенә апрель аенда «Ярдәм» мәчетенә Малайзиядән дин кардәшләремнең экскурсиягә килүе сәбәпче булды. Анда коляскага утырган мөслимәләр дә бар иде. Моннан соң мин бу мәсьәләне зуррак итеп күтәреп чыгарга ният иткән идем.

Ул арада безнең Лилиябез (Лилия Сәлахетдинова) коляскалы килеш Санкт-Петербургны әйләнеп кайтты. Аның сәяхәтнамәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Хәерле тәүлек вакытлары, дусларым!

Ниһаять, бу постны язарга да вакыт килеп җитте бугай…

ТӘҮГЕ СӘЯХӘТ

Нишләп зууур хәрефләр белән яздым һәм нәкъ шулай атавыма мине белгән кешеләр аптырап калмас. Чөнки күптән түгел, чыннан да, тәүге, зур сәяхәтем булды. Ул да булса Санкт- Питербург каласына очкычта очып барып кайту

Бу сәяхәт, эчтәлегеннән алда, бер хыялымны чынга ашырды, куркуымны таратты. Хыял ул очкычта очу әмма көчле шик бар иде: очышны гомумән күтәрә алам яисә юк. Сер бирмәскә тырышып, билетларны кулга төшердек, апам белән Аллага тапшырып, юлга кузгалдык.



Ә күктә… анда чиксезлек… Күңелдә рәхәтлек һәм җиңеллек! Әйтеп бетергесез хисләр ташкыны һәм аста калган болытлар агымы…

Барып урнашкач, каланың үзенчәлекләрен ассызыклау, мөмкинлекләре чикле язмышташларымның хәрәкәтләнү алымнарын өйрәнү, хезмәтем сәбәпле, гадәткә кергәнчә, мине ташламады.

Шунысы сөендерә: шәһәр эчендәге транспортларда йөрү уңайсыз булса да, чакырган таксиларга коляска һәрчак яхшы кереп урнашты, диспетчерлар үз эшләренең осталары: тыңлый, ә иң мөһиме — ишетә беләләр.

Биналарның һәммәсен (кафелардан кала) пандуслар белән тәэмин иткәннәр, уңайлы мохит программасын дүртле билгесенә үтәп киләләр икән дип әйтер идем. Казандагы төсле: «Безнең бинада пандус бар, ясадык ич әнә, йөрегез», — сүзе алыр өчен генә куелган тимер кисәкләрен гомумән күрмәдем



Төрле күңел ачу чараларына гарипләр һәм аларның ярдәмчеләре бушлай яисә шактый сизелерлек ташлама белән керә ала. Эрмитажга бушлай керә алу ул инде зур сөенеч!

Шулай ук Фин диңгезе култыгын күрү, диңгез һавасын иснәп карау үзе ни тора!

Болгар музей тыюлыгына метеорда йөзеп барып кайтканнан соң, күп вакыт су юлы белән йөрергә курка идем. Бу куркуымны да җиңергә булдым, теплоходта төнге Питерның Нева елгасында, искиткеч күперләр күтәрелешен күзәттем. Метеорга утырмыйм дигән сүзем бар, әмма мине теплоход әсир итте.

Казанга кайту өчен бер очкычтан икенче очкычка күчеп утырырга кирәк булу, Рәсәебезнең башкаласы Мәскәү каласын да карарга мөмкинлек бирде. Ә бу калада дусларым күп, шуларның берсе балачакта авылда бергә уйнап үскән дус кызым. Билгеле, Мәскәүнең яңа мәчетенә керү, Кирмән буйларында йөрү, дус кызым һәм аның дуслары әзерләгән татар табыны, барысы-барысы да озак вакытка күңелдә ямьле хәтирә булып калып, еллар аша да искә төшәчәк.



rs: бу сәяхәтем өчен, иң беренче чиратта, әлбәттә, Аллаһка, кире кызларын ышанып чыгарып җибәргән әти-әниемә, янәшәмдә булган апама, финанс якны каплау өчен хезмәт хакы белән тәэмин иткән җитәкчеләремә рәхмәтлемен!

ХЫЯЛЛАРНЫ ЧЫНГА АШЫРЫП ЯШИК!

Сезне яратып, сагынып Казанга кайткан дустыгыз Лилия».

tatar-islam.com


---
Матбугат.ру
№ --- | 18.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»