поиск новостей
  • 07.02 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры, 19.00, 12+
  • 07.02 "Гомер буе сине көтәм" Тинчурин театры, 18:30, 16+
  • 07.02 "Суперкияү" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 08.02 "Хуш, авылым" Камал театры, 12.00, 16+
  • 08.02 "Нәни куллар" Камал театры, 14.00, 6+
  • 08.02 "Гөргери кияүләре" Камал театры, 18.00, 12+
  • 08.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 09.02 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 18.00, 16+
  • 09.02 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 07 Февраль
  • Илсөяр Иксанова - шагыйрә
  • Рузил Мөхетдинов - программист
  • Фәрит Салихов - журналист
  • Мәгъсүм Гәрәев - язучы
  • Галим Мөхәмитшин (1911-1956) - язучы
  • Марат Мөлеков (1930-1997) - җәмәгать эшлеклесе
  • Мортаза Рәхимов (1934-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Ирина Шәрипова - модель
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
  • Казанда, Горки бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,9 кв.метр) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • Казанның Яңа Савин районыннан, АРТ-Сити яки ДРКБ тирәсендәге торак комплекслардан бер-ике бүлмәле квартира снимать итәсе иде. Вариантлар булса, түбәндәге номерга языгыз әле, зинһар. Без посредников, хуҗадан кирәк иде. 89272497983
Архив
 
18.07.2017 Криминал

Татарстан туристларын Абхазиядә талаганнар: «Ике сәгаттән соң кайтсак, ишек бикле, калган 30 мең акчабыздан җилләр искән»

Абхазиядә туристларга җинаятчеләр һөҗүм итүе киң яңгырау тапты.

Бу илгә ял итәргә бару елдан-ел куркыныч була бара. Безгә шушы төбәктә ял итеп кайткан Илдар З. шалтыратты. Ул әле генә гаиләсе белән Абхазиядән кайтып төшкән. Газетабыз аша шушы Кавказ республикасына баручыларны кисәтәсе килгән аның.

Илдар ике баласы һәм хатыны белән Гагра шәһәренең уртасында шәхси йортта яшәгән, дип яза Шәһри Чаллы.

-Диңгездән ерак түгел, уңайлы урында башта бик ошады. Без кергән шәхси йорт хуҗалары ике аерым бүлмә бирделәр, кулга ачкыч тоттырдылар. Курыкмыйча үзегез бикләп йөрегез, дип тә әйттеләр.

Илдар әйтүенчә Абхазиядә бөтен җирдә алдыйлар, ашханәгә керсәң дә, экскурсиягә барсаң да, маршрут таксиена утырсаң да акчаның артыгын алып калалар, ә базарда әйтеп тә торасы юк, ди.

-Кайтырга өч көн кала ишекләрне бикләп диңгез буена киттек,-ди Илдар.- Ике сәгаттән соң кайтсак, ишек бикле, әммә бүлмәбез пыр-тузган, калган 30 мең акчабыздан җилләр искән.Ярый, паспортлар, башка документлар хатынның сумкасында иделәр.Ул аны һәрвакыт үзе белән йөртә. Караклар кергән дисәң, ишек бикле. Хуҗалар берни белмибез, бер кемне дә күрмәдек, дип тик торалар. Милициягә әйтәбез дигәч, безгә: “барып йөрмәгез, барыбер ярдәм итмәячәкләр”, диделәр.

Иладарларның бу соңгы акчалары була, алар аны күчтәнәчләр һәм юлга азык-төлек алырга дип калдырганнар. Чит җирдә бер тиенсез калган кешене күз алдына китерегез әле? Ярый, кире кайтырга поездга билетны алдан ук алып куйган булалар. Әммә әле чикне үтеп Адлерга вокзалга барып җитәргә кирәк бит әле.

Илдар ярый үзе белән виза карточкасын алган була, анда бертиен дә акча булмаса да шул ярдәм итә. Тиз генә Чаллыга туганнарына шалтыратып хәлне аңлата да, акча салырга куша. Ә акчаны Сочига барып алырга кирәк, Абхазиядә банкоматлар инде өч ел элек эшләми башлаган.

-Хуҗалардан кире кайтарам, дип теләнеп көчкә юлга акча алып Сочига барып җибәргән 10 мең акчаны барып алдым. Болай килгән ял итүчеләрнең әйберләрен, акчаларын урлау Гаграда киң таралган икән. Без танышкан Мәскәү кешеләрненең дә тәрәзәдән кереп кыйммәтле әйберләрен: алтын алка һәм йөзекләрен, яшереп куйган 15 мең сум акчаларын урлаганнар. Һәм тагы менә шундый урлашулар турында күп ишеттек.

Илдар Абхазиягә киләчәктә аягымны да атламыйм, ди.

Укучыларыбызга шуны әйтәсе килә: кайда ялга барганыгызны белеп барыгыз. Абхазия матур булса да, андагы күңелсез күренешләр булырга мөмкин икәнлеген исегездән чыгармагыз!


---
Матбугат.ру
№ --- | 17.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы