|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.07.2017 Криминал
Бурычка баткан хатын аура чистартам дип, 2,8 млн сум акчасынннан колак какканАураңны чистартам дип, беркатлы кешеләрнең “акчасын чистартучы” ялган савыктыручылар тозагына эләгүчеләр саны һаман кимеми, шикелле. Чыгышы белән Башкортстаннан, Ямал-Ненец автоном округында вакытлыча яшәүче бер ханым да, үзенең тормышын яхшыртырга теләп, “Мәскәү шәһәре дәвалаучыларының халыкара ассоциациясе” экстрасенсларына мөрәҗәгать итә. Әлеге оешма турында ул телетапшырудан ишетеп кала. Ханым мошенникларның, уңай нәтиҗә вәгъдә итәбез, дигән күндерүләренә алданып, 2017 елның 27 февраленнән 17 маена кадәр аларның банк исәбенә “дәвалау сеанслары өчен” берничә тапкыр акча күчерә. Кредитка һәм бурычка баткан хатын башкача түләрлек акчасы калмагач кына үзенең мошенниклар корбаны булганлыгын, 2,8 миллион сум акчасыннан колак какканлыгын аңлый. Экстрасенсларны җавапка тарттыру өчен ул хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Эчке эшләр министрлыгы төбәк идәрәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әле тикшерү эшләре бара.
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|