поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.07.2017 Җәмгыять

Балалар нигә үлә?

Мондый сорауларны йә табибларга, йә Аллаһы Тәгаләгә бирергә мөмкин, — ди Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписының баш шәфкать туташы Ләйсән Камалова. – Ә без монда бары тик ярдәм итүчеләр, сабыйларның газапларын җиңеләйтергә тырышучылар гына.

Бәләкәчләрнең язмышларын үзебез аша үткәреп, аларга ничек авыр булганын аңлыйбыз. Әмма бу безнең өчен  эш кенә түгел, күңелебез омтылган изге вазыйфа да. Шул вазыйфаны үзеңдә тоюдан, шәфкатьлелектән һәм аңлый белүдән башка монда эшләп булмас иде. Монда яткан балалар үзебезнекеләргә әвереләләр, — ди Ләйсән Маратовна һәм безне йолдызлы күк картасы янына алып килә, анда һәрбер йолдыз инде бу җирдән киткән баланың исемен йөртә. Һәм ул баланың соңгы көннәре шушы Фәрештәләр йортында үткән. Шуңа монда алалрның һәркайсын хәтерлиләр һәм яраталар.

Фәрештәләр йорты – бала ахыргача әти-әнисе янәшәсендә үз-үзе булып, шат күңелле һәм борчуларсыз кала алырлык урын, авыртулардан азат йорт.



…Бу йортка фәрештәләр җыела. Кемдер – арбада, кемдер – әтисе йә әнисенең кулында, бик сирәкләре генә үз аякларында. Кайбер фәрештәләр бирегә вакытлыча, үзләренә һәм якыннарына беркадәр социаль ял, тәнәфес алу өчен, ә кайберләре, башка дөньяга күчкәнче, дарулар, рецептлар, подгузниклар һәм чиратларга бәйле бюрократик тоткарлыклардан арынып торган якын һәм кадерле кешеләре янында лаеклы рәвештә яшәп калырга килә. Биредә, йомшак елмаюлар һәм җан җылысы, яхшы тәрбия һәм матур интерьер эчендә, барысы да, гәрчә бик яратсаң һәм аерылырга теләмәсәң дә, үлемне тоткарлап булмавы белән килешкәннәр, хәтта  кеше – синең бердәнбер балаң булган очракта да.



Әниләр биредә елмая һәм балаларына төрлечә ярдәм итә. Алардан яктылык сирпелә, бу беренче карашка көтелмәгәнчә тоела, чөнки без хосписта бит.

— Без монда җиңеллек алабыз, — диләр алар. – Монда без авыруның үзе һәм аны әле алда көтәчәк вакыйгалар белән берүзебез генә калмаячагыбызны тоябыз. Безне ташламаячаклар.



Бассейнда йөзеп һәм уйнап туйгач – монда түшәктәге авыруларны сак кына суга күчерү өчен махсус күтәргеч тә бар – фәрештәләр төшке ашны ашый. Төштән соң кемгәдер – массаж, кемнеңдер – озак ятканнан соң хасил булган җәрәхәтләрен эшкәртү, кемгәдер – уен бүлмәсендә уйнау. Ә 15 яшьлек Павликның бүген ни өчендер гел йокысы килә.



— Күрәсең, һава торышыннандыр, урамда көн болытлы, — дип аңлата әнисе һәм йокыга изрәгән улын үбеп, өстенә плед яба: — Минем иң татлы ир-егетем бит ул…

— Дөньяда онкологик сызланулардан да көчлерәк һәм чыдап булмастай авырту юк, диләр. Һәм ул авыртуның әйләнеп кайтуыннан куркудан да көчле курку юк. Әмма “теориядә” моны күз алдына да китереп булмый. Монда, хосписта да, мөмкин түгел бу. Чөнки биредә авырту юк. Кайчакта булмас та кебек тоела. Авырту да, чир үзе дә. Соңгы өметләр алдаучан, чөнки хоспис – бу паллиатив ярдәм – бөтен зарури медицина процедуралары һәм авыртуны тулысынча басу. Онкологик авырулар өчен генә түгел, ДЦП һәм неврологиянең авыр формалары өчен дә.



Мөгаен, әти-әниләренең тормышы балалары киткәннән соң да дәвам итсен өчен яшидер дә бу Фәрештәләр йорты – бала ахыргача әти-әнисе янәшәсендә үз-үзе булып, шат күңелле һәм борчуларсыз кала алырлык урын, авыртулардан азат йорт. Һәр әти, һәр әни үзләренең дә, әйләнә- тирәдәгеләрнең дә аларның балалары соңгы көненәчә бәхетле калсын һәм бер генә мизгел дә сызланудан газапланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәнен белә. Ахырдан минем баламның тормышы яхшы булды, дип әйтергә мөмкин булсын. Бу – бернинди әҗер-таләпсез ярдәм итәргә һәм бу ярдәмгә күңелен салырга теләгән кешеләрдән тора.



    Хоспис – авыртулардан азат йорт – бик күп битараф булмаган кешеләрнең ярдәме белән барлыкка килгән. Бу йортта даими рәвештә 35 көчле авыру бала яши һәм 100гә якын балага хосписның “Стационар на дому” хезмәте өйләренә барып ярдәм күрсәтә. Хоспис карамагындагы балаларның авырулары төрле: бу онкология дә, ДЦПның авыр формалары да, неврология дә.

protatarstan.ru


---
Матбугат.ру
№ --- | 17.07.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»